16+

Алло, алло, центральный? Безнең сыер тора алмый...

Менә шулай ду кубып «центральный»га шалтыратырлык сәбәп чыгып тора бит әле. ТР сыерлары арасында туберкулез авыруы таралган - ветеринария табибларын шактый борчуга сала торган мәсьәлә бу.

Алло, алло, центральный? Безнең сыер тора алмый...

Менә шулай ду кубып «центральный»га шалтыратырлык сәбәп чыгып тора бит әле. ТР сыерлары арасында туберкулез авыруы таралган - ветеринария табибларын шактый борчуга сала торган мәсьәлә бу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы, ТРның Дәүләт баш ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов коллегия утырышында таныштырганча, соңгы вакытта бу авыру буенча хәл кисәк кенә начарланган, районнарның күбесендә терлекләрдә үпкә чире белән авыручы сыерлар теркәлгән.
2013 елның беренче ярты еллыгында туберкулез очраклары - биш, ә быелның 1 гыйнварына исә ун хуҗалыкта табылган. Чирмешән, Норлат, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында хәл бер дә яхшы түгел.
Бу исә шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларындагы сыерларның авыру йоктыру ихтималын да арттыра. Терлекләрнең авырулары исемлегендә лейкоз да бар, аны да бетерү бурычы тора. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та әлеге проблемага зур игътибар юнәлтте. «Терлекләрнең туберкулез белән авыруын ахыргача бетерергә теләр идем», - диде ул. Аның әйтүе буенча, туберкулез ул - ветеринарларның эшләренә җаваплы карамауларының нәтиҗәсе булып тора: алар, вакытында чарасын күрмичә, авыру таралуга юл куйган. Татарстанда мондый хәл булырга тиеш түгел, дип ассызыклады министр.
Шушы беренче проблеманың сәбәбен аңлаткан икенче мөһим мәсьәлә ул - бүгенге көндә белемле ветеринарларның булмавы: хуҗалыкларда аларга кытлык бик зур. Төгәлрәк әйтсәк, хәзер 451 буш урын бар, узган еллар белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, ветеринарлар бөтенләй дә булмаган хуҗалыклар исә 25 процентка арткан. Андыйлар - 113. Монда, билгеле, теләсә нинди авыру чәчәк атарга мөмкин. Баулы, Ютазы һәм Менделеевск районнары аеруча зур борчу тудыра. Баш ветеринария инспекторы сүзләре буенча, 2013 ел нәтиҗәләренә караганда, яшь белгечләрнең дә нибары 15 проценты гына авылга кайткан. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган 170 яшь белгечнең бүген бары тик 26сы (!) гына авыл җирендә эшли.
Ветеринария белгечләре җитми, димәк, терлекләргә тиешле карау, тәрбия юк дигән сүз. Шуның нәтиҗәсе буларак, авырулар тарала, хезмәт җитештерүчәнлеге түбәнәя.

Ветеринарлар авылга ник кайтмый соң һәм аларны җәлеп итү өчен нишләргә кирәк?! Әлеге сорауга җавап эзләп, белгечләргә мөрәҗәгать иттек.
Алмаз Хисаметдинов, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе: «Ветеринария белгечләрен җәлеп итү өчен, беренчедән, хезмәт хакын күтәрергә кирәк (бүгенге көндә аның уртачасы 14205 сумга тигез). Икенчедән, яшьләрне кызыксындыру чараларын булдыру мөһим, дәүләт ярдәмен арттырырга кирәк. Авылга эшләргә кайтучы яшь медицина белгечләренә - табибларга бүген, мәсәлән, ярдәм буларак 1 млн сум түлиләр. Ни өчен ветеринария белгечләренә дә бирмәскә?! Дөрес, бүген авылга кайтучыларга, ярдәм буларак, 100 мең сум түләнә, әмма моңа кызыгып кына анда эшләргә атлыгып торучылар юк. Өченчедән, эшләү шартларын яхшыртасы бар. Кайбер хуҗалыкларда ветеринарларга хәтта киемнәрен алмаштырыр өчен дә урын, бүлмәләр юк бит».
Марсель Гарипов, Әтнә районының Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе: «Бездә белгечләр җитәрлек үзе, кытлык юк. Ә яшьләрне авылга, мал табибы булырга ничек җәлеп итәргә, дигәндә, әлбәттә, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Әнә бит нефть һәм газ оешмаларына бер кешене дә чакырып, үгетләп кайтармыйлар. Анда урнашу өчен, кешеләр чират тора, бер кеше эштән китә калса, аның урынына алуны сорап, унлап гариза керә. Ә без эшләгән кешегә дә, китмә инде, эшлә, дип ялынырга тиеш. Ветеринария белгечләренең хезмәтләре бер дә җиңел түгел. Ферма исен иснәп йөргән өчен генә дә аларга бер утыз мең түләргә буладыр».
Рафыйк Галләмов, Әлки районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе: «Бүгенге көндә районыбызда ветеринария белгечләре белән тәэмин ителеш 80 процентны тәшкил итә, тик соңгы бер-ике елда яшьләр генә күренми. Шуңа күрә без быел, бөтен студентларны җыеп, форум үткәрергә булдык. 8 февральдә узачак ул. Безнең районнан булган барлык студентларны җыеп сөйләшергә, районда эшләүчеләргә күрсәтелә торган ярдәм турында аңлатырга җыенабыз. Үзебезнең район студентлары дусларын да алып кайта ала, бәлки, аларда да биредә эшләргә калу теләге туар. Мондый зур форум әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Ә яшь ветеринария белгечләренә бездә ярдәм төрле яклап күрсәтелә: бердән, белгечләргә, кайткач та, ярдәм буларак 100 мең сум бирәбез, икенчедән, 3 ел дәвамында хезмәт хакына 5 мең сум өстәп түлибез, өченчедән, авыл җирендә эшләүче белгечләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләми. Шулай ук торак мәсьәләсен хәл итәргә дә булышабыз, аларга, гаиләдәге кеше санына карап, акча бүлеп бирелә».

Ә Сез нишләп авылга кайтмадыгыз?
Гөлия, 4 ел элек укып бетергән, Мамадыш: «Беренчедән, анда безне теләгән хезмәт хакы көтеп тормый, икенчедән, эшли торган шартлар бер дә кызыга торган түгел: салкын, пычрак... Мондагы хезмәт хакын без шәһәрдә дә рәхәтләнеп ала алабыз, күпкә җиңелрәк һәм чистарак эш өчен дә».
Рамил, Кама Тамагы, укуны тәмамлаганына 10 ел: «Акчасы юк, шуңа күрә кайтмадым. Хәзерге көндә исә яшь белгечләргә мөмкинлекләр күбрәк. Аларга акчалата ярдәм каралган, йорт та төзергә булышалар. Без укуны тәмамлаган вакытта шундый шартлар һәм хезмәт хакы 25-30 мең булса, авылга эшләргә кайткан да булыр идем, мөгаен. Авылда ветеринар булып эшләгән кешеләрне дә беләм. Хезмәт хакы 15 мең сум чамасы, диләр, әмма иртә таңнан кичке тугызга-унга кадәр эшләргә кирәк. Кыскасы, өйгә йокларга гына кайтасың. Юк инде акчасы, юк. Яхшы түләсәләр, бөтен кеше кайтыр иде ул».
Энҗе, Лаеш, узган елны укып бетергән: «Уку чорында шәһәр тормышына шулкадәр ияләнеп бетәбез, авылга бер генә дә кайтасы килми шул. Аннары кияүгә чыгу мәсьәләсен дә кайгыртасы бар, авылга кайтып йә утырып калырсың тагын».

Эш тәкъдим итәләр...
Балтач порталында «Ветеринария табибларын эшкә чакырабыз, түләү югары» дигән бер белдерү куелган иде. Шунда бирелгән номер буенча шалтыратып, мал табибы булып эшкә урнашып карадык, эшләү шартлары һәм хезмәт хакы турында белештек. Кыскасы, мал табибы хезмәте өчен 15 мең сум вәгъдә итәләр. Билгеле, бу керемгә дә карый әле. Шуңа өстәп, әле машинага (монысы үзеңнеке булса яхшы) бензин салалар, ватыла калса, запчастен алырга да ярдәм итәләр, телефонның акчасын да тулыландырачаклар. Ә менә тору урынын әзерләп торучы юк...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading