16+

"Соңгы эшләремне төгәлләргә кул җитми. Бер-бер артлы ике инфаркт кичердем"

Бөркет! Агачтан ясаган эше генә түгел, үзе дә! Кыяларны иңләр гайрәте бүген дә куәтендә. Ләкин гомер көзләренә кергәч, үзе әйтмешли, кабат кыяларны иңләвенә икеләнә дә... 

"Соңгы эшләремне төгәлләргә кул җитми. Бер-бер артлы ике инфаркт кичердем"

Бөркет! Агачтан ясаган эше генә түгел, үзе дә! Кыяларны иңләр гайрәте бүген дә куәтендә. Ләкин гомер көзләренә кергәч, үзе әйтмешли, кабат кыяларны иңләвенә икеләнә дә... 

Спас районы Чәчәкле авылы халкы аларның йорт-җирен ярымшаяртып музей дип атый.

Борынгы замандагы әби патшаның сараен хәтерләтә аларның йорты. Зурлыгы да, эчендәге затлы җиһазлары да, зәвык ягы да. Вакыт тәгәрмәче кирегә әйләнгән дә Екатерина II идарә иткән чор Мәсгүт ага йортына килеп береккән, диярсең. Алтынга манылгандай затлы ишек яңаклары, тәхеткә тиңләшкән урындык-өстәлләр, көзгеләр... Иң гаҗәбе дә бизәкләрдә үткән гасырлар үрнәге. Югары зәвыкка ия останың тарихка күз салуы бик күркәм. 

Ә мин канатларын югары күтәреп, күк йөзенә ымсынган бөркет сыннарына гашыйк булдым. Кирәк бит, һәр сырын тере күзәнәк диярсең. Кузгалып китәр кебек... Көчле тырнаклары эләктергән бөтерчек еланны иреккә җибәрсә җилкәмә үк килеп ябышасы хак – күңелем белән сизәм. Гаяр үзе!.. Карашлары үтәли тишә. Чын сәнгать әсәре шундый була ул менә! 

– Соңгы эшләремне төгәлләргә кул җитми. Авырып киттем дә, бик авырдан тернәкләндем... Бер-бер арты ике инфаркт та кичердем. Яшь чакта бу эшләрнең берсе дә кулыма тимәде, тормыш көтелде. Хәрби хезмәттән кайтуга өй салдым, өйләндем, аннары читкә кителде. Әнине дә калдырмадык. Туган ягын ташлап киткән зимагурлар дип уйламагыз. Юлсызлык җанга тиде, – ди Мәсгүт абый Кыямов. 

Туып-үскән авылының исеме бигрәк матур – Йолдыз!.. Чәчәкледән 3 кенә чакрым, турыдан исә тагын да якынрак. Нәселләре данлыклы балта осталары, әтисе Мирсәет ага тимерче.

 – Әтидән 7 яшемдә калдым, тимерчелектә агуланып үлде ул. Элек бит ташкүмер ягалар иде, зыяны тигәндерме? Өч бала үстек. Гөлфия апаны 4нче сыйныфта укыганда машина таптады. Әнинең күргәннәре... Ничекләр түзгәндер... Наил энемнең дә үлеме фаҗигале – 25 яшендә 13нче каттан егылып төште, – дип сөйли Мәсгүт ага.

Әтисез үссә дә, үзен белгәннән бирле кулы агач эшенә ятып торган осталыгы гомергә ипи ашата. Ульяновск шәһәрендә яшәгәндә күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән баҗаена ул килешеп йорт җиткерә. Туксанынчы еллар. Авиация заводында эшләгән мәле. Акчага кытлык кичергәндә, алып кайткан беренче “шабаш”ы юлны ача! Китә заказлар...

– Марат улым үсеп җиткәч, икәү эшләдек. Нигезеннән керешеп, ачкыч белән ачып керерлек итеп тапшыра идек. Розалиянең әнисе рөхсәт биргәч, көч барында аның ишегалдына үзебезгә дип тагын бер йорт җиткердек тә, өлгерткәч, күченеп тә кайттык, – ди Мәсгүт абый. 

Авылда исә шәхси эшмәкәрлеккә керешә. 15әр гектар урман кишәрлеге сатып ала да, бер бригада егетләр туплап, урман кисәргә тотына. Бакча башына үз куллары белән пилорама ясап куя. Соңрак аның да заводта эшләнгәнен 150 мең сумлыгын кайтарта. Капка төбендә техникасы да ишәя. Берсе дә тик тормый, һәрберсенә эш бүлененә.

– Күпчелек каен агачы белән эш иттек. Борыслар ярып, аларны Ульяновск шәһәрендәге йорт җиһазлары ясаучы фабрикага ташыдык. Бер йөк машинасыннан 70 мең сум акча керә иде. Ә кискән агачларның ботакларын эшчеләргә бушлай өләштек, – ди Мәсгүт абый. 

Мине сокландырган бөркетнең дә, һәм тагын әле озак еллар дәвамында Мәсгүт ага кулында гүзәллеккә әвереләсе сәнгать әсәрләренең чималы, бүген бакча башында аунап яткан шул урман агачының калдыклары икән. Урман бизнеслары күптән тукталган. Машиналарның да байтагы сатылган. Эш бармаудан түгел.

– Яшермим сеңлем, эшен дә җиң сызганып эшләдек, эшләгәч акчасын да таба белдек, гөрләтеп яшәдек тә. Җитмеш ягын үткәч, урман юлын өздем. Марат улым Лаешта эшли, урманчы! Казанда үз йорты белән тора, ике бала үстерәләр. Кызым Биектауда, ул да ике кыз үстерә. Розалия апаң белән кайткан кунакларны каршы алып, сыйлап озатабыз, – ди Мәсгүт абый.

Тимер эше дә үз аңа. Авылдашларына ясаган 18 мунча миче дә гел мактала. Хәер, Мәсгүт абый ясаган әйберләр тимердән булсынмы, агачтанмы, ил күләмендәге күргәзмәләргә куярлык. Кешелекне ямгә төреп яшәве өчен Чәчәкленең йөзек кашы дияр идем мине аны. Асылташы!..

Спас районы.   

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading