16+

Татарстаннан Донбасска утызынчы гуманитар ярдәм колоннасы китте

11 апреля 2025, 17:35
839
0
0
Уку өчен 4 минут

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Тугыз зур фура төзелеш материаллары, гигиена әйберләре һәм балалар ризыгы, көнкүреш техникасы, бәрәңге һәм эчә торган су алып бара.

Татарстаннан Донбасска утызынчы гуманитар ярдәм колоннасы китте

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Тугыз зур фура төзелеш материаллары, гигиена әйберләре һәм балалар ризыгы, көнкүреш техникасы, бәрәңге һәм эчә торган су алып бара.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы – 150 тонна. Бу гуманитар колоннаның 30 нчы тапкыр җибәрелүе, чираттагы гуманитар акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Йөкләрне «Бәхетле»  складыннан төяп җибәрделәр. Волонтерлар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

«Бердәм Россия» сәяси партиясе махсус операция башланганнан бирле  гуманитар йөкләр формалаштыруда актив катнаша, СВОда катнашучыларга, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәтә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бүген без медикаментлар, азык-төлек, кием-салым һәм хәтта җиңел машина җибәрәбез, – бу 150 тонна ярдәм партия активы, депутатлар корпусы, муниципалитетлар, яшь гвардиячеләр, республиканың мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләре инициативасы белән җыйналган».  

Парламент җитәкчесе партия активына, яшь гвардиячеләргә чираттагы гуманитар йөкне туплаганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук ярдәм күрсәтүдә битараф булмаган татарстанлыларга рәхмәт әйтте.
«2022 елдан башлап, «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча гына да Донбасска 2900 мең тонна гуманитар йөк җибәрелде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Бөек Җиңүнең 80 еллыгында үзебезнең гражданлык һәм кешелек бурычыбызны лаеклы үтибез. Без башкаларның бәла-казасын тоя һәм уртаклаша беләбез. Мөмкин кадәр ярдәм итәрбез». 

Бу сәфәрдә гуманитар колоннаны Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, Теләче, Алексеевск, Балтач, Чистай районнары башлыклары, шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм ТР Студентлар лигасы командасы озатып бара. 

Яңа төбәкләргә сәфәр барышында патриотик акцияләр уздыру планлаштырыла. Данияр Максудов әйтүенчә, планда – Рубежное шәһәре мэры белән очрашу һәм кайбер җитештерү мәсьәләләре турында фикер алышу.  «Киләчәктә без шәһәрне торгызуда һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Данияр Максудов».

Чираттагы гуманитар йөкне Луганск Халык Республикасы гражданнары соравы буенча җыйдылар. Партиялеләр барлык кирәкле әйберләр исемлеген Татарстан Республикасы вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан алалар.

Гуманитар колоннаны формалаштыруга республика районнары халкы сизелерлек өлеш кертте. Алексеевск муниципаль районы самбо дәресләре өчен форма комплектлары әзерләгән,  бер фура төзелеш материаллары җибәрә. Сарман муниципаль районы Лисичанск госпитальләре һәм хастаханәләре өчен эчә торган су төялгән фура җибәрә, Балтач муниципаль районы халкы Лисичанскига 20 тонна яшелчә, Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты ике шәһәр өчен  туалет кәгазе төялгән фура, ә Теләче муниципаль районы Рубежноега  10ар тонна кирпеч һәм төзелеш материаллары җибәрә.

Тулы бер фура – 20 тонна төзелеш өчен кораллар, материаллар һәм комплектлау детальләре – торак йортларны һәм предприятиеләрне торгызу өчен иң кирәкле әйберләр җыелган, шулай ук өлкәннәр өчен зур партия памперслар да алып баралар. Буа муниципаль районы 8,5 тонна бәрәңге җибәрә, Мамадыш муниципаль районы 3 тонна су, 3 тонна яшелчә һәм 2 тонна азык-төлек җыйган. Чистайдан яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен хуҗалык товарлары, төзелеш инструментлары һәм материаллары, автомобильләрне ремонтлау өчен комплектлау әйберләре һәм 2 тонна бәрәңге китә. Лениногорск муниципаль районы 2 тонна су, Аксубай муниципаль районы 2 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе әзерләгән.

Рубежноеның «Бердәм Россия» гуманитар үзәгенең халык мөрәҗәгатьләре буенча килгән үтенечен  РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон һәм «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлеге үтәде, алар китапханәләр һәм балалар бакчалары өчен балалар китапларын җибәрәләр. 

Рубежное шәһәрендәге «Бердәм Россия» гуманитар үзәге өчен кием һәм кирәкле товарларны РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев тапшыра. 

Гуманитар колоннаны формалаштыруга Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев та зур өлеш кертте. Лисичанскийның автотранспорт предприятиеләре өчен депутат трослар һәм автобуслар өчен зарядка-җибәрү җайланмалары алып бара.  

Шулай ук йөк составында яңа көнкүреш техникасы – кер юу машиналары, суыткычлар, телевизорлар, микродулкынлы мичләр, Лисичанский балалар бакчалары һәм мәктәпләре өчен интерактив панельләр һәм сугышчылар соравы буенча Урал һәм Уазик техникасы өчен 17 тәгәрмәч җибәрелә.  Бу йөкне формалаштыруга һәм җибәрүгә Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү фонды башлыгы Геннадий Глушков, Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрәпов, ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов, «Дивар» компаниясе башлыгы Гайнан Габделгазизов һәм Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин үз өлешләрен керттеләр.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең  Татарстан бүлекчәсе активистлары окоп шәмнәре, гигиена чаралары, азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, өлкәннәр өчен подгузниклар, юрганнар, антисептиклар һәм кием-салым алып баралар. Йөк Луганскийдагы госпиталь һәм берничә бүлекчә сугышчыларына билгеләнгән. Шулай ук яшь гвардиячеләр СВО катнашучыларына хәрби бурычларны үтәү өчен Нива автомобилен тапшырачаклар. Алар белән бергә ТР Студентлар лигасы да сугышчыларга гуманитар ярдәм җибәрә. 

Шулай ук продуктларны, гигиена предметларын һәм көнкүреш химиясен «Россия Почтасы» АҖ филиалы – «Татарстан Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе җибәрә.

Партиянең гуманитар үзәгендә мастер-класслар әзерләүдә һәм истәлекле чаралар уздыруда Татарстан профсоюзлары ярдәм итте. Алар тактик беләзекләр үрү өчен паракорд, шулай ук окоп шәмнәре ясау өчен парафин һәм стеарин җибәрәләр. Рубежноеда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм концлагерь тоткыннары өчен ТР Профсоюзлар федерациясе юрганнар һәм пледлар белән бүләк комплектлары әзерләгән. Күп балалы гаиләләр һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары өчен чәй сервизлары сатып алынган, шулай ук Ниваны  ремонтлауда ярдәм күрсәтелгән. 

Бу «Бердәм Россия» эгидасы астында җыелган гуманитар колоннаның утызынчы җибәрелүе.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading