Шәһри Казан

Алучысы булса, сатучысы табыла

«Кәҗә белән Сарык китсен бездән, аларны асрап ни файда бар», - ди хатын иренә Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкиятендә. Шагыйрьнең юраганнары юш килде, ахры, авылларыбызда кәҗәләргә, сарыкларга чут бетеп бара. Йон эрләп, оекбаш бәйләп утырасы килми, тиресе очсыз, ите майлы, ашарга авыр, ниндидер исе дә бар... Шәхси хуҗалыкларда сарык...

Реклама

- Ияләнгән гадәт, сарыкларны бетергән юк инде, - ди йорт хуҗасы Сәрия Зәйниева. - Башка хуҗалыкларда асрыйлар дип белмим, күршеләр белән безнең сарыклар менә шулай ишле.
- Сатасыздыр инде, бу тиклем сарык белән ни эшләргә кирәк?
- Нигәдер безнең якларда сарык сатып алырга теләүчеләр юк. Корбанлыкка гына сораучылар булгалый. Кайбер районнарда сарыкларны җыеп китәләр бугай, безгә килеп җитә алмыйлар, күрәсең. Куяннарны да элек-электән тотабыз. Аңа бер күнегеп китсәң, бик үрчемле һәм мәшәкатьсез ул. Кышка биш ана бер ата куян калдырабыз. Бүгенге көнгә инде өчесе балалады, җәмгысы 33 нәни куяныбыз бар. Көзгә аларның саны 60-70кә җитә.
- Тагын шул бер үк сорау: ни эшләтеп бетерәсез?
- Бала-чагалы кешедән ни артсын? Оныкларга, балаларга бирәбез. Бәйрәмнәргә шашлык әзерлибез, кыздырабыз. Мөгезле эре терлекне үстереп сатабыз, ә менә мондый вак терлекне керем өчен асрамыйбыз шул. Алучысы булса, сатучысы табылыр иде инде аның.
Сарыкларның авыл көтүләрендә кимүен бер кеше дә инкарь итә алмас. Керем алу юнәлеше буларак, республикада сарыкчылык тармагы буенча эшләр кай тирәдә икән дип белешер өчен, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип ХАҖИПОВка мөрәҗәгать иттек. «Соңгы берничә елда сарыкчылык алга таба юнәлеш ала, үсеш күзәтелә, - диде ул. - Моңа этәргеч булып түбәндәге сәбәпләр тора. Беренчедән, өч-дүрт ел элек, шәхси хуҗалыклардагы сарыкларның нәселен яхшыртуны күздә тотып, ярты бәясенә яхшы нәселле тәкәләр бирелде (авыл көтүләрендә йөргән зур тәкәләрне хәтерлисездер. - З.Х.). Гаилә фермаларында сарык асраучыларга да уңайлы шартлар тудырыла. Бу акчалата субсидияләр, җиһазларны ярты бәясенә бирү. Нәселле сарык сатып алганда да 1 килограммына 30 сумнан акчалата ярдәм күрсәтелә. Ә сарык итенә ихтыяҗ зур. Кафелар, рестораннар бик теләп алалар. Бу юнәлешне үз итеп, уңышлы гына эшләп килгән фермерлар бар». Министрлыктан алынган җавапка өстәп шуны әйтергә була: сарыкларны табыш өчен асрыйсың икән, аның баш саны ким дигәндә 300 булырга тиеш, диләр белгечләр. Сарыкларның шәхси хуҗалыкларда кимеп, фермерларда артуы шуның белән аңлатыла торгандыр. Соңгы елларда корбан чалучылар саны бик күп, кемнәрдер моны үзенә кәсеп итеп тә ала. Берәүләр сарыклар үстереп сатса, икенчеләре алыпсатар булып та шактый гына табыш ала.


Кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар
- Болыннардагы 800 төрдәге үләннең сарык - 400 төрен, ат - 90, мөгезле эре терлек 150сен ашый.
- Сарык эчәгенең озынлыгы сарыкның үзеннән 30 тапкыр озынрак. Бу аларның көтүлекләрдә йөрергә җайлашканлыгын күрсәтә.
- Сарык итендә холестерин бик аз. Дуңгыз итенең 100 граммында 74-126 мг холестерин булса, сыер итендә ул - 75 мг, ә сарык итендә 20 мг гына.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: