Мал асраучы авыл халкы кесәсендәге акчасын барлый башлады, терлекләр өчен ашлык әзерләп куясы бар. Югыйсә көшелендә вакытта хәстәрләп куймасаң, кышын малларда «муканит» чире килеп чыгуы бар. Быел уңыш әзрәк булгач, бу «авыру»ның таралуы да ихтимал бит. Тагын нинди авыру инде бу дип хафага төшмәгез, җор телле авыл халкы, малларга ашатырга...
Басу-кырларда эшнең гөрләгән чагы: комбайннар ура-суга, машиналар ташый, ындырларда эш кайный. Көннәр дә, ниһаять, матурланып китте. Урып-җыюның уртасына да якынлашып киләбез инде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна башына биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда ашлыкның 49 проценты җыеп алынган, 787,5 мең га суктырылган. Барлыгы 1537,0 мең тонна ашлык җыелган. Әлегә төбәк азык-төлек фондын формалаштыру гына теләгәнчә түгел, эшләр акрын бара. Бу турыда ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә әйттеләр. Авыл хуҗалыгы берләшмәләренә бу эшне озакка сузмаска куштылар. «Моны мәҗбүри рәвештә үтәү зарур», - диде Президент Рөстәм Миңнеханов та. Ул шулай ук бу мәсьәләгә битараф караучы холдинглар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре бернинди программада катнашмаячак дип тә кисәтте.
Авыл халкын борчыган мәсьәләләрнең берсе дә - хәзер шул малларга кышка ашатырга ашлык хәстәрләп калдыру. Уңыш азрак булгач, аның бәясе күтәреләсе билгеле иде. Шәһәр халкы кибеттәге икмәк бәяләре артачак дип кайгырса (ипи бәяләре якынча 15 процентка артыр дип фаразлыйлар быел), авыл халкын иң элек малларга ашатасы ашлыкның ничә сумнан сатылачагы борчый. Ашлыкны кайдан, кемнән алырга - башларында шундый уйлар бөтерелә. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел 3 нче класслы бодайның 1 тоннасы 8 меңнән, арыш 6,2 меңнән сатып алыначак, дип хәбәр иткән иде. Районнарда ашлыкны күпмедән сатарга җыеналар, халык аны кайдан ала, урып-җыю эшләре бүгенге көндә ничек бара? Игенчеләрдән, ашлыкны сатучы һәм алучылардан сораштырып карыйк әле.
Ашлык алучылар:
Рәхимә Низамова, Балтач, Арбор: «Ашлыкны инде күптәннән белешәбез. Менә әлегәчә таба алган юк. Күптән түгел генә алыпсатарлар Самарадан алган бодайны сатып йөрделәр. Килосын 8 сумнан сата башлаганнар иде, алучы күп булгач, авылны чыкканчы аның бәясе 10 сумга кадәр менде. Ашлык табу быел бер проблемага әйләнде әле ул, колхозда эшләүчебез дә юк. Сөтне күмәк хуҗалык аша җибәрәбез бит инде. Колхоз һич югы сыер асраучыларга булса да ашлыкны арзанрак бәядән сатса, әйбәт булыр иде. Хәер, кем белгән, урып-җыю дәвам итә бит әле. Амбарлар тулгач, безгә дә өлеш чыгар, бәлки...»
Фәрит Хисмәтуллин, Апас, Әҗем: «Ашлыкны алмаган әле, алырга җыенам гына. Урып-җыю әле тәмамланмаган бит. Без фермерлардан алабыз инде. Быел бодайны - 9 сумнан, ә арпаны 8 сумнан сатарга җыеналар. Агрофирмаларда бераз кыйммәтрәк булыр инде ул.
Гөлсем Каюмова, Мамадыш: «Ашлык алучылар бар инде, безнең генә өлгерә алган юк. Халык арасында төрле бәяләр ишетелә. Берәүләр, мәсәлән, арышны фермерлардан килосын 7 сумнан сатып алганнар, бодай 12 сум буласы, имеш. Шул ук вакытта, быел уңыш аз булгач, арпаны 20 сумнан сатарга җыенучылар да бар диләр. Кем кайдан һәм күпмегә таба ала инде...»
Ашлык сатучылар:
Шәйдулла Сәлахов, «АК БАРС АГРО» ҖЧҖ җитәкчесе, Арча: «Быелгы ел өчен уңыш әйбәт булды, Аллага шөкер, без бик тә канәгать. Әлегә урып-җыю эшенең якынча 70 процентын төгәлләдек. Арыш бик әйбәт булды: гектарыннан 45 центнер чыкты, арпаны 25-26 центнер белән төгәлләдек. Борчак та, кукуруз уңышы да куандырды. Хезмәткәрләргә, укытучыларга, пенсионерларга - барысына да ашлык бирдек инде, алты сумнан һәммәсенә дә. Шулай ук пай җирләре өчен дә ашлык бирелде. Халык та, без дә бик канәгать: бер-беребезне аңлашып, ярдәм итешеп яшибез. Арыш 6 сум 2 тиеннән сатылыр дип торабыз, ә бодай турында әлегә төгәл генә әйтеп булмый».
Зиннәтулла Хәйруллин, «Савали» ҖЧҖ агрофирмасы җитәкчесе, Киров, Малмыж: «Ел коры булды быел, шуңа күрә уңыш та азрак. Гектарыннан 25 центнер чыга. Урып-җыю эшенең әлегә 60 проценты төгәлләнгән. Ашлык бәясенең килограммы 8-9 сум булыр дип торабыз».
Минталип Миңнеханов, крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе, Тукай: «Уңышны елына күрә начар димәс идем. Яхшы орлык, төрле препаратлар куллану да үз нәтиҗәсен бирде. 50 га җирдә безнең ясалма сугару системасы эшли. Аннан уңыш гектарыннан 45 центнер чыкты. Башка урыннардан гектарыннан 23-24 центнер булды. Уртача алганда, быел гектарыннан 30 центнер ашлык җыеп алдык. Халыкка сатар өчен 150-200 тонна әзерләп куйдык. Бәяләр якынча 6,5 сумнан 8 сумга кадәр булыр дип уйлыйбыз. Бу ашлыкның сыйфатына бәйле».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар