Язмыш адәм баласын кайларда гына йөртми дә, нинди генә юллардан уздырмый.
Очраклы гына танышып киткән Фәнүзә апа Сафиуллинаның да тормыш сукмаклары шактый үзенчәлекле. Көләч йөзле, мөлаем тавышлы бу апа бер күрүдә үзенә ихтирам уятты.
“Арадан берсе – синең булачак хатының”
Әтисе Җәүдәт - Уфа, әнисе Гайникамал Оренбург төбәгеннән була. Илленче еллар ахырында әтисе Таҗикстан якларына эшкә китә, ә әнисе шунда туганнарына кунакка дип килгән була. “Аларның танышу тарихы да үзенә бер кызыклы. Әтием ягынан бабам төш күргән дә улына әйткән: анда арык булыр, аның аркылы бер күпер бар, шунда бар, кызлар күрерсең, арадан берсе – синең булачак хатының, дигән. Чынлап та, әтием барган, күргән кызларны, арада иң сөйкемлесе – әниең иде, ди. Шулай итеп, озакламый гаилә корып җибәрәләр. Без биш бала шунда кышлакта үстек. Әти бар эшкә оста иде, электрик үзе. Әни май заводында сепарат аертты. Аннан әти дөге үстерә иде, бер өлешен күмәк хуҗалыкка тапшыра, калганы - үзебезгә, бу гаиләгә зур файда. Без беренче сыйныфны кышлакта үзбәк классында укыдык, анда үзбәкләр күп иде. Аннан рус телендә белем бирүче класс ачылды, 4не шунда төгәлләдек. Сигез чакрымдагы бистә мәктәбенә йөрергә әтиебез велосипедлар алып бирде. Телевизор да безнең өйдә беренчеләрдән булды авылда. Үзебез дә бөтен эшне эшләп, тырышлык белән үстек. Ул мәктәп елларында ук мамык җыюларны әйтмим дә инде. 8нче класстан соң мин училищеда укыдым. Анда да мамык җыярга җибәрәләр иде. Норманы ике тапкыр арттырып үтәгәнне хәтерлим, грамота, акчалата бүләк алдым шунда”, дип Фәнүзә апа балачак, яшьлек елларын искә алды.
“Җан тартмаса, кан тарта”
“Әти безнең фронтовик иде. III Белоруссия фронтында танкист булган. Шулкадәр йөрәгенә сеңгән ул сугыш, безгә шундый иттереп сөйли иде, каз тәннәре чыга иде хәтта. Әтинең портретын танк янәшәсендә итеп ясадым... Әнинең бик моңлы итеп татар җырларын җырлап йөргәне әле дә истә. Без инде хәзер бишебез биш җирдә. Игезәк сыңарым Люзия Ташкентта, энеләребездән Флүр Таҗикстанда, менә ул әти-әниебезнең каберләрен карап, чистартып тора. Рәхмәт аңа. Фәнүс Алабугада, Фәрит Себер якларында. Мин үзем 40 елдан артык тимер юлда эшләдем. Ирем вафат. Бер кыз үстердек. Менә оныгым Тимурның биредә, Казанда укыйсы килде. Казан белән язмышыбыз шулай бәйләнде. Җан тартмаса, кан тарта, диләр бит, күңел тартылды. Мин болай да ел саен Россиягә килә идем, электән тартылу бар иде. Хәзер алтынчы ел инде татар җырларын тыңлап, татарча сөйләшкәнгә сокланып биредә яшибез. Кызым эшкә урнашты. Оныгым КФУда укый, әз генә буш вакыты булдымы, эш табып эшләп ала, шөкер, үзебезгә охшаган, тырыш. Укуына түләү кыйммәт инде, ике йөз мең елга. Шулай бергәләп тырышабыз. Мин дә үз шөгылем белән өлешемне кертергә тырышам”, - ди ул елмаеп.
Ә шөгыле аның шактый үзенчәлекле. Ул бәйләгән курчакларны күрсәң, алар яныннан тиз генә китәм димә. “Соң, болар бит таныш йөзләр.. Артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, аннан соң әкият, мультфильм геройлары... Әнә, оныгы әбисе алып биргән курчакка ничек сокланып тора. Әбекәй дә шат: кибеттәге җансыз таш курчаклар түгел инде, күңелгә рәхәтлек биреп үзенә тартып тора, йомшак, матур болар, ди тукталып кызчыгын сөендергән ханым.
“Бер курчакка 3-4 көн китә”
Узып барган җирдән мин дә шул курчакларга мөкиббән китеп карап торган идем. Шунда сөйләшеп киткән идек оста куллы ханым белән. “Мин бу җир асты кичүләрендә генә утырмыйм. Ярминкәләрдә дә катнашам. Ветеран оешмалары район, шәһәр күргәзмәләре оештыра, аннан ике ел рәттән Алабугада Спас ярминкәсендә булдым. Рәхмәт хатлары, грамоталар да шактый җыелды инде”, - дигән иде шөгыленең кеше күңеленә дә сихәт бирүенә сөенеп. Фәнүзә апа. “Мәктәптә укыганда бик тә рәсемнәр ясарга ярата идем. Күрәм, Дүшәнбе телевидениесеннән балалар ясаган рәсемнәрне күрсәтәләр. Кара әле, мин дә болай ясый беләм бит, җибәрим әле дим, Пушкинны да ясыйм, Ленинны да, Чкалов, Маресьев... Минем рәсемнәрне дә күрсәтә башладылар, сөенеч инде. Сигезенче класстан соң шул юнәлештә бармакчы идем, килеп чыкмады. Тимер юлчылар училищесына кердем дә шул өлкәдә эшләдем. Ул чакта эш урынында стена газеталары чыгару бар иде бит, бик оста эшләп куя идем шуларны, яратып карый иделәр. Аннан гаилә белән Үзбәкстанга күчендек, Бекабад шәһәренә, эшемне шунда дәвам иттем. Минем дә гаиләм булды. Кызым тугач, бәйләү белән мавыга башладым. Менә шулай тора-бара курчаклар бәйләүгә өйрәнеп киттем, үзем рәсемнәрен табам, эскизларын ясыйм да, шуларга охшатып бәйләп куям. Бер курчакка 3-4 көн китә, йөзләре озаграк ясала, шулай да китереп чыгарганчы тырышам”, ди ул.
Бәйләм курчакларын бигрәк тә артистларга бүләк итәргә ярата ул. Инде әллә ничәсенең концертында булып, артистларның нәкъ үзләренә охшаган курчаклар белән сөендергән. Аңа хәзер: “Син артистларга җептән һәйкәл куясың, ә алар моны бик ярата”, - дип, шаяртучылар да бар икән. Балаларга әти-әниләре әкият геройларын заказ биреп ясата, хәтта укытучыларының портретларын җибәреп, аларны ясатып бүләк итәләр, ди. Иң истә калган эшләрегездән кайсын әйтә аласыз, дигәч: “Татарстан егете Россия Герое Дамир Исламовны интернеттан карап эшләдем, сеңлесе килеп алды. Андый ир-атларга хөрмәтем зур”, - ди Фәнүзә апа.
Менә шундый тынгы белмәс, эшсез тормас һәм шуның белән кешеләр күңеленә яктылык, яхшылык сирпеп торучы язмышына рәхмәтле булган мөлаем ханым ул.
Надия Шәйхетдинова, Казан.
Комментарийлар