16+

Әнинеке барыбер тәмлерәк була иде...

Без 90 нчы ел балалары. Баллы ризыкларны сайланып ашарлык чор түгел иде.

Әнинеке барыбер тәмлерәк була иде...

Без 90 нчы ел балалары. Баллы ризыкларны сайланып ашарлык чор түгел иде.

Хәтерлим, бер елны кыш көне әтине Нурлаттан трактор белән салам ташырга җибәрделәр. Шунда командировкага барган өчен ничәдер сум акча бирәләр иде. Әти ул акчага безгә шоколад, яисә лимонад алып кайта. Караңгыдан чыгып киткән әти буранлы көннәрдә төнлә генә кайтып керә. Аның кайтканын көтеп ятабыз да, көтеп җиткезә алмагач, йокыга китәбез. Ә иртән өстәлдә моңа кадәр үзебезнең кибеттә күрмәгән шоколад көтә. Ул вакытта авыл кибетендә әллә ни булмагандыр да инде. 

Кибеттә сайланыр әйбер булмагач, баллы ризыкларны әни үзе пешерә  иде. Менә бу 3 сум 50 тиенлек таба да миңа аннан күчте. Дөресрәге сорап алдым. Балачагым тәмен татыйсым килде. 

Безнең якта ызба диләр. Арткы ызбада (залга шул бүлмә аша керә идек) зур мич тора иде. Газ 90 нчы еллар башында ук кертелсә дә, ул мичне сүтмәгәннәр никтер. Шул мичнең төтен юллары тыгылмасын дип, елга берничә тапкыр ягалар иде. Мичне җыйгач, әни шуның җылысында безе пешерә. Аның тәмлелеге! Тышы кетердәп тора. Эче мамык кебек. Артык баллы да түгел. Мин йоклаганчы мич авызын әллә ничә барып карыйм. Янәсе, әзер түгелме әле? Аптырагач, әни берәрне алып бирә. Әле кипмәгән булса да, минем өчен тәмле тоелган, күрәсең. Хәзер дә безены яратам. Кондитерлардан, төрле кибетләрдән алганым бар. Барыбер иске мич авызында әнием ясаган кебек түгел. 

Ә тагын әни чикләвек пешерә иде. Никтер ул аны ифтар ашлары, мәҗлесләргә генә пешерә иде. Берсендә зуууур табак белән өеп ясады. Безгә кунакка килгән бабайның апасы Зур әби белән төне буе шуны ябыштырдылар. 

Хәзер уйлыйм да, әни ничек барысына да өлгерде икән дим... 8 сәгать эшендә эшли, өйдә маллар, тавык-чебеш, балалар. Керне машина юа да, аны кул белән сыгып, чайкатасы. Без кул арасына кергәнче идәнен, табак-савытын юасы. Мунчага суны, утынны ташып ягасы. Хәзер бөтен әйбер бар. Эшне техника башкара. Нинди генә ризыклар юк. Пешерәсе дә түгел. Хәтта барып алырга да кирәкми, рестораннан ук китереп бирәләр. Әмма әнинеке барыбер тәмлерәк була иде...

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading