16+

Аракы кирәкме? Димәк, сезгә башка якка!

Байлар Сабасына чираттагы сәфәремдә игътибарымны кызык исемле бер кибет җәлеп итте. «Хәрәм» дип аталган әлеге сату ноктасы бер яктан куркытса, икенче яктан кызыксыну уятты. Ул узган елны ук эшли башлаган икән инде.

Аракы кирәкме? Димәк, сезгә башка якка!

Байлар Сабасына чираттагы сәфәремдә игътибарымны кызык исемле бер кибет җәлеп итте. «Хәрәм» дип аталган әлеге сату ноктасы бер яктан куркытса, икенче яктан кызыксыну уятты. Ул узган елны ук эшли башлаган икән инде.

К ибеттә бары исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке генә саталар, шуңа да бина ишек төбендә үк «18 яше тулмаганнарга керү тыела» дигән элмә такта тора. Шундый кибет ачу башкарма хакимият тәкъдиме булган.

- Бу идеяне без инде ике ел уебызда йөрттек. Кибетнең кайсысына керсәң дә, иң алгы рәттә алкоголь, тәмәке тезелеп тора. Ә ипи, сөт кебек иң кирәкле ризыклар эчке якта. Димәк, килеп керүгә, күз матур савытларга салынган аракы, шәраб, сырага төшә. Кибет ачуның беренче максаты - яшьләрне спиртлы эчемлекләрдән ерак тоту иде. Бу проблеманы без ике ел рәттән оештырылган авыл җыенында да күтәреп чыктык. Район халкы да мондый кибет ачарга ике куллап ризалык бирде, - ди Саба районы башкарма хакимияте җитәкчесе Равил Гасыймов.
Хәзер, «Хәрәм»нән ­башка, Сабаның бер кибетендә дә исерткеч эчемлек сатылмый.

- Мин моны районыбызда аракыга каршы көрәшү дип әйтә алмыйм, без аракыга каршы көрәшмибез. Эчәсе килгән кешегә «эчмә, эчмә!» дип такып торсаң да, аны аңламаячак. Хәзер мәктәпләребездә «Технология спаивания» дигән фильм күрсәтәбез. Шул рәвешле балаларыбызны спиртлы эчемлекләрдән читләштерәбез, - ди Равил Гасыймов.
Районда 20 авыл җирлегендә 24 «Хәрәм» кибете эшли, шуңа өстәп, ике сату машинасы, билгеләнгән вакытта, кибет булмаган авылларга йөреп, сәгать ярым дәвамында хәмер сата.
- Аракы - хәрәм бит ул. Кибеткә кергән йөз кешенең икесе булса да, хәрәмгә керәм бит мин, дип уйлансын иде, - ди Равил Гасыймов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading