16+

Атлар телен белүче Фәнис

Авылга, аның табигатенә, урман-кырларына гашыйк булган, кече яшеннән үк мал-туар арасында мәш килгән Әлки районы Әхмәт авылында яшәүче Фәнис Бакиров бахбайлар өчен үлеп китә.

Атлар телен белүче Фәнис

Авылга, аның табигатенә, урман-кырларына гашыйк булган, кече яшеннән үк мал-туар арасында мәш килгән Әлки районы Әхмәт авылында яшәүче Фәнис Бакиров бахбайлар өчен үлеп китә.

Әтисе Рәшит абый үзе дә атлар яраткан, ихатасында берничә ат асраган. Мәктәптә укыганда Фәнис берничә тапкыр район чабышларында катнашкан. Шуңадырмы, Фәнис тә тәвәккәлләп, шактый гына материал туплап, нәселле атлар үрчетү юнәлеше турында белешә башлый. Җитмәвенә, республикабызда андый хуҗалыклар берничә генә икән. Димәк, көндәшлек юк диярлек. 2001 елларда ук фермер хуҗалыгы оештырып, таналар үрчетү, игенчелек тармагында саллы тәҗрибә туплап өлгергән була инде ул.

Хәлиткеч адымга бара Фәнис: бөтен милкен залогка куеп, бар булган акчасына 2012 елда Башкортстаннан берсе 75 мең сум торган алтмыш нәселле ат алып кайта.
- Башкортстанда бер генә нәсел хуҗалыгы иде, Чиләбе чигендә урнашкан. Тәвәккәлләп, декабрь ахырында дүрт “КамАЗ” белән буаз атлар алып кайттык, алар шактый чыдам токым, кышкы салкынга, кигәвен-чебенгә дә, - дип хәтерен барлый Фәнис Бакиров. – 30 градус салкын иде. Шөкер, яхшы гына кайтып җитеп, урнаштырдык атларны.
Шул рәвешле, Бакировлар көнне-төнгә ялмыйча хезмәт куеп, бу яклар өчен бөтенләй яңа юнәлеш – атчылыкка аяк басалар, тырышлыкларының нәтиҗәсе - алган бар бурычлары да түләнеп бетә. Авыл башында атлар өчен шактый зур мәйданда ферма корып куялар, җәй айларында атлар фермерның җәйләү җирләрендә утлап йөрсә, кышны фермада чыга.

Бүген Бакировларның фермерлык хуҗалыгында 50 башка исәпләнгән атлар фермасы, арендага алынган 1500 гектар печәнлек һәм көтүлек җирләре, техникасы бар. Һәм иң кызыгы... 400 баш ат асрала!
- Атлар иркен һәм киң утарда. Аларның кыш көне ап-ак кар фонында елык-елык килеп торган ялларын җилкетеп, уйнаклауларын карап тору үзе бер җанга рәхәтлек, хозурлык бирә, – ди фермер Фәнис.
Таулар артыннан кояш күтерелгәндә Фәнис Бакировның бар гаиләсе – тормыш иптәше Гөлфия, кызы Физалия, кияве Риназ инде уянган, тәрәзә пәрдәләре күтәрелгән, иртәнге чәйләре эчелгән була.
– Ат гомер-гомергә кешенең гомер юлдашы, бахбайлар янында йөргәндә, бар борчуларың, кредитың да, бурычларың да онытыла, - ди уенын-чынын бергә кушып Фәнис Бакиров.

Атларга яңа ферма төзү өчен фермер 3,5 миллион сум акча рәсмиләштергән алар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган грант бәйгесендә откан акча ул. Дөрес, алар гына җитмәячәк, ди фермер. Әмма хуҗалар күңелен төшерми, дәүләт тарафыннан ярдәм саллы, димәк, алгарышка өмет бар. Искәртик, фермерның атлар фермасы нәсел репродукторы исемен алды, димәк, аларның эше югары бәяләнә, авыл хуҗалыгы министрлыгы да аларны контрольдә тота.

ЛИЛИЯ ГАЙНУЛЛИНА.

ӘЛКИ РАЙОНЫ.

Атлар турында кызыклы мәгълүматлар.
*Ат 23 төрле халыкта изге хайван булып санала. Атларны күбесенчә алардан башка яшәп булмый торган илләрдә изгеләштерәләр. Мәсәлән, Төньяк Африкада һәм якын Көнчыгышта.

*Атлар инде туганнан соң берничә сәгатьтән үк чабарга мөмкин.

*Дөньяда иң кыйммәтле елкы Шәриф Дансер (Shareef Dancer). Хуҗасы аны 40.000.000 долларга бәяләгән. Әмма ул яңа хуҗаның өметләрен акламаган. Шәриф Дансер бер генә ярышта да җиңмәгән.

*Атларның алларына бер чиләк кәһвә белән бер чиләк какао китереп куйсаң, биш атның дүртесе кәһвәгә өстенлек бирәчәк.

*Дөньяда иң киң таралган ат кушаматы Чжухань. Дөньядагы атларның күпчелеген, кытай халкы кебек үк, кытай атлары тәшкил итә.

* Белгечләр моны ничек ачыклагандыр, анысы билгесез, әммә алар, атлар төсле төшләр күрә, дип белдерә.

* Атлар үзләренең сурәтен танырга сәләтле. Рәсемдә үз туганын күргән очракта, атлар сурәт янына килеп, тыныч кына пошкырып, яисә иснәп, шул рәвешле "исәнләшеп" китәргә дә мөмкиннәр икән.

* Кагыйдә буларак, ир-ат белән хатын-кыз җенесендәге атлар арасындагы аерманы теш саны буенча билгеләргә мөмкин: елкыларның -  40 теше исәпләнә, ә ана затларның - 36.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    Мөһим

    loading