16+

Атлы кеше – затлы кеше

Капка төбе саен техника, машина хәзер. Тегесендә фәлән кадәр ат көче, бусында фәлән. Нинди генә маркадагысы юк. Берсеннән-берсе кәттәрәк. Гаражны да икешәр-өчәр машина сыешлы итеп сала бит кеше хәзер. Ә менә Азнакай районы Буралы авылында яшәүче Атлас Җиһангиров кебек кайбер көнне капкасыннан өчәр җигүле ат чыгарып җибәрүчеләр булса да, сирәктер....

Атлы кеше – затлы кеше

Капка төбе саен техника, машина хәзер. Тегесендә фәлән кадәр ат көче, бусында фәлән. Нинди генә маркадагысы юк. Берсеннән-берсе кәттәрәк. Гаражны да икешәр-өчәр машина сыешлы итеп сала бит кеше хәзер. Ә менә Азнакай районы Буралы авылында яшәүче Атлас Җиһангиров кебек кайбер көнне капкасыннан өчәр җигүле ат чыгарып җибәрүчеләр булса да, сирәктер....

Сыер асраган кешене аңларга була. Сөт саткан очракта көнлек акчасы да керә бара, өстәленнән үз сые - катыгы-сөте, эремчеге, сыры, мае да өзелми. Күрше-тирә «җиде азан белән өшкергән» кәҗә-мәлгунның да дәвага гына тотардай сөте булып тора. Үз хуҗалыгыңда шуның кадәр ат тоту нигә кирәк соң дисездер. Иң беренче чиратта ярата ул аларны. Ат иярләгән, җиккән, тугарган кешегә кечкенәдән кызыгып үсә Атлас. Билгеле инде, җигәр өчен дә, сугымга дип тә асрый ул аларны.
- Моннан ун ел элек өйләндем. Аңа кадәр үк бездә 8 ат бар иде. Беренчесен сатып алдым, икенчесен колхозда яхшы эшләгән өчен бүләк иттеләр. Шуннан мавыгып кителде инде. Аттан да акыллы, тәртипле мал юк. Сыер үз алдына салган печәнне аяк астына төшереп таптап бетерә, ә ат, бөртеген дә әрәм итмичә, тәртип белән рәттән ашап килә, - ди ул, атларга хас уңай сыйфатларны барлап. - Ат сатып җибәргәнем юк. Шулай да моннан берничә ел элек күрше Мәндәй авылына, ныклап торып эшкә җигәрлек өйрәтелгән ат кирәк иде дип сорагач, бер атны алыштырган идем. Анда барган саен күз алдында - бик кыен. Үзем җигеп төшкән атны калдырып, бер-ике тапкыр «кунакка» да алып кайткаладым. Малайлар да, ул ат кайткач, нишләргә белмиләр. Бик сагыналар. Шуңа да сату ягында түгел мин, - ди Атлас. Дөнья булгач, алыш-бирешсез дә булмый шул. Корылык елны бер ат бәрабәренә бер машина фураж биреп киткәннәр әнә. Бик ярап куйган.

Ат җигү эт җигү түгел инде...
Яшьләй кул арасына кереп, дөнья көтеп үсә Зәмзәмия апаның балалары. Әтиләре авырып түшәккә калганда иң кечкенәсенә 1 ай була. 7 ел түшәк өстендә ятып гүр иясе була Рафаэль абый. 4 малай арасында бердәнбер кыз - иң өлкәне Фәридәгә 16 яшь була ул чагында. Гаиләнең терәге булып калган Рамил белән Салаватка да йөкнең авыр башын бик яшьли күтәрергә туры килә. Аның каравы тырыш, киң күңелле, кешелекле булып үсәләр. Әлмәттә гомер итүче Рамилләре хатыны Зөлфия белән үзләреннән бер катка өстәрәк яшәүче ике бертуган ялгыз әбине 8-9 ел әниләре урынына тәрбияләп соңгы юлга озатканнар.
7-8 яшьлек Әнсәр белән Атласның бәләкәй чанага эт җигеп саламга йөргән чакларын үзе бер вакыйга итеп искә алалар. Шул рәвешле колхоз эскертен шактый киметергә өлгергән малайларны ул чактагы хуҗалык рәисе Мөнир Вәлиев тә искәреп йөри икән. Рәхмәт яугыры: «Энеләрең алай интегеп йөрмәсеннәр, трактор белән кайтартырмын саламны», - ди ул көннәрдән бер көнне, Фәридәне очратып.

Уңган кеше ут биетә
Гомумән, тырыш, үҗәт халык яши Буралыда. Колхоз таркалды дип елап утырган кеше юк. 8әр-12шәр сыер асраучылар да, фермерлар да бар биредә. Фермер булмасалар да, Җиһангировларның да әнә шулай мал-туар асрап, үз көннәрен үзләре күреп яшәүләре. Аларның да абзар тулы мал: аттан кала, сыер терлеге генә дә 8 башка җыела - 3 савым сыеры, бүген-иртәгә бозауларга торган 2 тана, 3 бозау. Шуның өстенә 50 баш сарык, 130лап куян, тагын әллә никадәр кош-корт... Хатыны Айзиләгә дә, әниләре Зәмзәмия апага да эш җитәрлек. Мәш киләләр. Авыл тормышыннан башканы күз алдына да китерә алмаган Атласның балалары да ат өстендә туганнар диярсең. Орчык буе булсалар да (әзерлек сыйныфына йөрүче Алмазга 6 яшь, олысы Азамат 2нчедә укый), әтиләренең иң олы ярдәмчеләре алар. Җәй буе күрше-тирә алдан ук белешеп куеп, чират көтүенә йөрткән үзләрен. Ат менеп көтү көткәннәр. Ишегалдында нәрсәнең кайда ятканын гына түгел, күпме печән, фураж, ничә чиләк су кирәген дә белеп, чутлап торалар. Өйрәтеп куйган диярсең, әле колхоз бар чагында мәктәпкә дә кермәгән Азаматы, хуҗалык рәисе үтеп барганда: «Әти атларны бетерәм дип әйтә, син аңа берәр олау булса да печән бир инде», - дип, каршына чыккан, ди. Әйтсә дә, аптыраганнан әйткәндер инде әтиләре. Юкса атсыз яшәүне инде күз алдына да китерми Атлас. Үзенең малайлары гына түгел, Җәлил бистәсендә яшәүче абыйсы Әнсәрнең улы Айзат та, атна ялы җитте исә, авылга ашыга. Кулга газета-фәлән эләксә, берәр җирдә чабышкы сатмыйлармы икән дип эзли инде хәзер Атлас. Чөнки Сабан туйларында чабышка чыгучылар арасында да ким дигәндә өч ат аларныкы була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading