16+

«Авыл – безнең туган йортыбыз»

Игенчелек тармагындагы мул уңыш игенче-механизаторларның тырышлыгына бәйле. Һәр хуҗалыкта бар ул хезмәт алдынгылары. Алар эшнең тәмен белеп, соңгы нәтиҗәсе башкаларга куаныч китерерлек итеп башкаралар.

«Авыл – безнең туган йортыбыз»

Игенчелек тармагындагы мул уңыш игенче-механизаторларның тырышлыгына бәйле. Һәр хуҗалыкта бар ул хезмәт алдынгылары. Алар эшнең тәмен белеп, соңгы нәтиҗәсе башкаларга куаныч китерерлек итеп башкаралар.

Рамил Тимербаев «Вамин-Теләче» агрофирмасы Ленин бүлекчәсенең иң ышанычлы механизаторыннан санала. Яшь булуына карамастан, ул үзенең намуслы һәм фидакарь хезмәте белән агрофирма җитәкчелегенең, авылдашларының абруен яуларга өлгергән инде.
Саба аграр көллиятен тәмамлагач, янә туган төбәгенә әйләнеп кайта ул. Дүрт елдан артык инде
МТЗ-2112 тракторында хезмәт куя. Язгы, көзге кыр эшләре вакытында чәчүгә җир әзерләсә, җәй айларында терлек азыгы ташуда актив катнаша.
Рамилнең әтисе Рәфыйк та механизатор. Ул тәҗрибәсен, осталыгын улы Рамилгә күчерә бара. Рәфыйк та күп еллардан бирле терлек азыгы әзерләүдә эшли. Кыш көне үзенә тапшырылган МТЗ-82(6) тракторы белән терлек торакларына азык кертә. Күргәнебезчә, бу гаиләнең тамыры авыл хуҗалыгына бәйләнгән.
- Авыл - безнең туган йортыбыз, минем дә бәхет эзләп читкә китәсем килмәде, һич үкенмим, тормышыбыз шәһәрнекеннән ким түгел. Тагын нәрсә кирәк?! - ди Рамил, тормыштан канәгать булуын белдереп. Моннан егерме-утыз еллар чамасы элек Рамил кебек егетләрнең фоторәсеме газета битләреннән, теле-радио эфирыннан төшмәс иде. Ә бүген эшче һөнәренең, йомшак кына итеп әйткәндә, дәрәҗәсе юк. Бүген Рамил кебек тәртипле, эшчән, булдыклы егетләр авылларыбызда бик сирәк.
Кызганыч, күпләр авыл хезмәтенең абруе да, акчасы да юк дип саный. «Мөнәсәбәт үзеңә, синең ил-көн алдында куйган хезмәтеңә бәйле. Тиешле хезмәтеңне куйсаң, дәрәҗә дә, матди кызыксындыру чаралары да читләтеп үтми. Әлбәттә, моның өчен тырышып эшләргә генә кирәк!» - ди Рамил.
Аталы-уллы Тимербаевлар турында бүлекчә җитәкчесе Галинур Насыйбуллиннан гел яхшы фикерләр генә ишетергә туры килде. «Техниканы алар кебек биш бармагыдай белә торган механизаторлардан башка, хезмәтне оештыру бик авыр булыр иде. Басуда Тимербаевларга тапшырылган эш өчен борчыласы юк, сыйфат белән башкарып чыгасыларына ышаныч зур», - ди ул. Әтисенең эшен дәвам итүче Рамил тормышка ашмастай хыялларга бирелми, эшләп тапкан малны юк-барга исраф итми, булганына шөкер итеп яши. Әти-әнисе аны үз нәселләренең дәвамчысы итеп, авылда тормыш итәргә яраклы итеп тәрбияләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading