Шәһри Казан

«Авылга кайтканыма үкенмим»

Балачак хыялына тугры калганнарны, үҗәтләрне ихтирам итәм. Кызганыч, андыйлар гына сирәк очрый. Күпләр: «Әй, хыял хыял инде ул. Яшәргә кирәк!» - дип көндәлек агымга ияреп, уңайлы, тыныч тормыш эзли, икенчеләр әз генә авырлык күрсә дә, кире чигенә. Ләкин бар, бар әле алар - хыялларына тугры калучылар да, үҗәтләр дә. Шундыйларның...

Руслан Нәҗипов - авылда үскән егет. Балтач ягы авылларындагы тырышлык - канында. Ләкин замана шаукымы йогынтысында Руслан да Казанга китеп эшкә урнаша. Казан - кешене үз кысаларына кертә торган шәһәр, монда яшәгәч, башкаларча булырга кирәк. Руслан да моннан котыла алмый - яхшы эш, фатир, машина дигәндәй... Барысын да булдыра ул. Ләкин балачак хыялы, күңеле сораган шөгыль белән яшәү теләге тынгылык бирми.



Русланның кечкенәдән яраткан шөгыле - җирдә ни дә булса үстерү. Хәер, хыял түгел, эшләгән инде ул бу эшне.
- Мәктәптә укыганда ук бакчада нәрсә булса да үстерү теләгеннән арына алмадым. Әни белән бакча өчен ачуланышып бетә идек. Аннары компромисска килдек - бакчаны урталай бүлдек тә шулай утырта башладык. Яртысын әни утырта һәм карый, яртысын - мин. Помидор, кыяр, суган, борыч үстердем. Дөресен генә әйткәндә, минем як яхшырак уңыш бирә иде, - дип сөйли Руслан. - Җир кешесе мин. Шәһәрдә эшем яхшы иде, тик Казанда яшәүне гел вакытлыча хәл дип кабул итте күңелем. Тормышымда бераз үзгәрешләр булгач, тоттым да авылга кайтып киттем...

Реклама

Әлбәттә, җиңел генә сөйләсә дә, төптән уйланылган карары була бу Русланның. Кайткач, күршедәге Мельничная авылында ташландык бер бина таба, Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант алуга ирешә һәм әлегә безнең якта күренмәгән ысул - гидропоника ысулы белән яшел суган үстерергә тотына.

- Күп өйрәндем, укыдым бу хакта, - ди Руслан Нәҗипов. - Гидропоника ысулы ул - суганны туфраксыз, суда гына үстерү ысулы. Туфракта гади теплицада яшел суган 28 көндә өлгерсә, бу ысул белән ул 15 көндә үсеп җитә. Татарстанда бу ысул белән эшләүче юк, бары тик «Майский» совхозында гына бер стеллаж бар бугай. Ә миндә хәзер, үзегез күргәнчә, стеллажлар катлап эшләнгән. Урынга экономия. Бинаны җылытырга кирәк бит, нигә мин ул мәйданны әрәм итәргә тиеш ди?
Бинада әле әзрәк урын бар. Якын арада анда да стеллажлар урнаштырылачак.
Русланнан «иң авыры нәрсә булды?» - дип сорыйм.

- Әти-әнинең аңламавы, - ди. - «Син нишләп кайттың авылга?» - дип алар аңламады. Ә болай, районнан ниндидер ярдәм булды дип әйтә алмыйм. Күп эшмәкәрләр әйтмешли, комачауламасалар - шул ярдәм инде.



Руслан лизинг ысулы белән эшне автоматлаштыру җайланмасы да сатып ала. Үзе әйтмешли, почмакта бер компьютер тора, су бирүне, температураны ул көйли.
Без килгәндә, Руслан­ның уң кулы, авылдашы, сыйныфташы Айдар Әскә­ров әзер суганнарны үлчәп, кисеп, төргәкләргә урнаш­тыра иде.
Күпме суган җитештерүләре турында Руслан әйтмәде. «Файдасы бармы соң?» - дигәнгә: «Булмаса, һаман шуның белән шөгыльләнер идеммени?» - дигән сорау белән җавап кайтарды.

Җитештерү бер нәрсә, җитештергән нәрсәне сатарга да кирәк бит әле. Монысы да җайга салынган. Әлбәттә, Руслан үзе йөреп тапкан күпләп сатып алучыларны.

100 квадрат метрлы, берничә кат стеллажлы теплицасы конвейер кебек эшли. Җыелган суган урынына көне белән икенче орлык урнаштырыла. Җитештерү көз кергәннән алып майның икенче яртысына кадәр бара. Хәер, җәйләрен дә җирдән аерылмыйлар. Басуда җирләре бар, анда шөгыльләнәләр. Киләчәктә башка төрле яшелчәләр дә үстерергә уйлыйлар...
- Авылда яраткан эшең белән шөгыльләнү шундый рәхәт. Ун елда, әлбәттә, кала тормышына өйрәнеп беткән булганмындыр инде. Тик бүген үземне авылсыз күз алдына да китерә алмыйм. Уйлавымча, хәзер яшьләр әкрен генә авылга кайта, ни белән булса да шөгыльләнә башлаячак. Башкача була алмый, чөнки заман, яшәеш шуны таләп итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: