«Зур максатлар куеп эшләүче амбицияле җитәкчеләр юк, көндәлек тормыш белән генә яшисез, алдагы буыннар тарафыннан оештырылган база нигезендә көн күрәсез. Болай итеп үсеп булмый. Республиканың кулланучылар кооперациясенә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген без яхшы аңлыйбыз. Сез җаваплылык тоярга тиеш. Яңа чорда бик күп кооперацияләр, башка юнәлештәге оешмалар кебек үк, базаларын да, кадрларын...
Авылга кибет кирәк
2016 елда берлеккә бюджеттан 42 млн сум акча бүлеп бирелгән булган. Әмма ул акчаның 10,5 млн сумы файдаланылмаган. Министр моны булдыксызлыкның бер күрсәткече дип белдерде. Чыннан да, ярдәм итәбез дип торганда, нигә бу мөмкинлектән файдаланмаска? Кулланучылар берлеге, авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кирәк-яракларны сатудан тыш, дистә еллар буе халык өчен табыш китерә торган бер тармак та булды. Терлек тиреләре, йон, ит тапшырып, халык азмы-күпме керем ала торган иде. Бүгенге көндә сарык асраучылар, тирене, йонны чыгарып кына атабыз, дип сөйлиләр. Республиканың бары тик алты районында: Азнакай, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Балык Бистәсе, Мамадышта йон җыеп эшкәртү урыннары бар. (Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китик, сарык йонына бәяләр артачак.)
Моннан тыш, кооперативлар үсеше өчен төрле проектларны тормышка ашыруга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 200 млн сумнан артык акча каралган. Марат Әхмәтов тәкъдим ителгән барлык проектларны да өйрәнергә, нигезле булганда, аны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер булулары турында әйтте. Эшкәртү цехлары, яшелчәләрне саклау урыннарын тәртипкә китереп, шактый керем алып булуы турында да ассызыклады. Бу өлкәдә зур планнар белән яшәүче, эшләүче районнарның берсе - Кукмара. Районда барлык кибетләргә диярлек ремонт ясалган, җитештерү цехлары ачканнар. Киләсе елда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне консервлау цехы ачарга исәплиләр.
Татарстан кулланучылар берлеге җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов та үзенең чыгышында җитештерү тармакларын ныграк үстерергә кирәклеге турында әйтте. Үз товарыңны сатканда, әлбәттә, күбрәк табыш алырга була. Сүз дә юк, кулланучылар берлегенең төп максаты, әлбәттә, бик күп табыш алып булмаган, халык аз яшәүче авылларны азык-төлек, кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Республиканың 507 авылында кибетләр бөтенләй юк. Биредә автолавкалар белән хезмәт күрсәтәләр. Мондый машиналарның саны 100гә якын. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру өчен, яңадан 57 машина кирәк. 2016 елдан «Авыл кибете» максатчан программасына старт биреләчәк. Әлеге проект нигезендә, Татарстан авылларында модульле кибетләр барлыкка киләчәк. Проекттан күренгәнчә, төзеләчәк кибетләрнең иңе - 7, буе - 7,3, биеклеге - 3 метр. Иң беренче чиратта мондый модульле кибетләр 100 хуҗалыклы, әмма бернинди дә кибете булмаган авылларда төзеләчәк. Районнардан инде күпмедер заявка да җыелган, коллегиядә төгәл генә сан әйтелмәсә дә, аларның саны шактый җыела, ахры. Хәтта 120 хуҗалыклы авылларда кибет юк дигән мәгълүмат Марат Әхмәтовны да ышандырып җиткермәде бугай. Тулы, төгәл саннарны җыярга кирәк, диде. Икенче чиратта 60-70 хуҗалыклы авыллар тора.
«Барып карарга уйлап торам»
Бүгенге көндә бөтенләй кибетсез яшәүне күз алдына китерү дә кыен. Зур шәһәрләрдә көн түгел, төннең теләсә кайсы вакытында кибеткә кереп үз кирәгеңне алырга була. Авылларда бар да башкача, һәр җирлек үзенчә җайлашырга тырыша.
Ризәлә Миңнеханова Мамадыш районыннан, кече авылларның тормышы аңа бик яхшы таныш.
- 36 ел сәүдә тармагында эшлим. Бүгенге көндә үзебезнең җиде кибетебез, бер икмәк пешерү цехыбыз бар. Үзебезнең кибетләрне бер кат рәтләп бетергәч, кечкенә генә өч авылга барам. Аның керемен-чыгымын уйлап торган юк инде. Эш булсын, каядыр барасы гына булсын. Әллә нәрсә сатып алган кеше юк ул авылларда, хәзер бөтен кешедә диабет. Шуңа күрә бар да кара ипи ала, әллә нигә бер печенье-фәлән, атнага бер тапкыр берәр баллы ризык алалар. Иң күп сатылган ризык - тавык ите, казылык. Әле менә телевизордан Балык Бистәсе районының Ырга авылын күрсәттеләр, кибетләре юк икән. Бездән 90 чакрым, барып карарга исәп. Сатып алучы булгач, нигә аларны тилмертергә? - ди Ризәлә ханым.
Аның белән сөйләшкәч, Балык Бистәсенең Ырга авылы белән дә элемтәгә чыктык. Әңгәмәдәшем үзенең исем-фамилиясен күрсәтмәвебезне сорады.
- Йорт исәбен әйтсәм ялгышырмын, безнең авылда якынча 130 кеше яши. Кибет юк, автолавкалар да килми, атнага өч тапкыр ипи китереп саталар. Алучысына да, сатучысына да бер газап инде ул. Өлкәннәр сигез тулганчы урамга чыгып басалар. Шушы салкында урамда тор инде син. Кайсы көнне иртә килә, икенче көнне соңга кала, юл гел бер төсле булмый бит инде ул. Казанга эремчек сатарга баручылар үз кирәкләрен шуннан алып кайта, кем районнан ала. Инде беркая да бара алмаган кешеләргә шикәр, тоз, он, май ише әйберләрне ипи машинасының шоферы алып килә. Ул үзе үк сата да инде, - диде ул.
«Авыл кибете» программасы тормышка ашса, кечкенә авылларда яшәүче өлкәннәребезгә дә йомшак икмәк ашарга насыйп булыр, Алла боерса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар