16+

Авылда бер көн: Дүрт Өйле коелары сусыз түгел

Чистай районы Дүрт Өйле авылында булып кайттык әле. Чит-ят күзгә авылдагы үзенчәлекләр, үзгәрәк яклары шунда ук күзгә ташлана.

Авылда бер көн: Дүрт Өйле коелары сусыз түгел

Чистай районы Дүрт Өйле авылында булып кайттык әле. Чит-ят күзгә авылдагы үзенчәлекләр, үзгәрәк яклары шунда ук күзгә ташлана.

Бездән күп вакыт ул якларда халык ничегрәк яши, халкы нинди, дип сорыйлар. Дүрт Өйле кешеләре йомшак табигатьле, җайлы кешеләр булып чыкты. Кем белән аралашсак та, бернинди дә начар фикер калмады. Һәркем үз эшендә монда. 

Дүрт Өйленең үз көе
Бу авылда бик уңган-булган кешеләр яши икән, дигән фикер туды. Һәрбер йортта сугым вакытына ныклы әзерлек бара. Юк, әле олы малларны эшкәртү мәшәкатьләре башланмаган. Әлегә һәрбер йортта каз-үрдәкләрне эшкәртеп урнаштыру белән мәшгуль вакытлары. Авылда каз-үрдәк, тавык-чебешләр белән эш итүче  хуҗалыклар күп. Шулар арасыннан кошчылык белән дистә еллар шөгыльләнүче Ринат һәм Гүзәлия Хаматгалимовларны гына алыйк. Кызганыч, үзләрен күрә алмадык. Чаллыга сату белән киткән чакларына туры килдек. Авыл халкы әле берсенә, әле икенчесенә өмәгә йөри. Авылда бер-береңә кермичә генә яшәп булмый шул.

Авылның Дүрт Өйле исеменең чыгышы, мөгаен, өйләрнең дүртесе дүрт тарафта урнашуы белән дә аңлатыладыр дигән карарга килдем. Авыл җәелеп урнашкан, урамнары киң. Документлар буенча, авылга 18 гасыр ахырында нигез салынган. Ә менә авылның исем атамасының килеп чыгышы чыннан да “дүрт өйгә” бәйле икән. Риваять буенча, авыл җирлегендә дүрт йорт булган. Якынча 1640 елда Кадыйр исемле кеше яши башлаган һәм авыл күпмедер вакыт Кадерляево дип аталган.

Табигатьнең бу матур урынына тагын 3 гаилә килеп урнашкан һәм озак вакыт дүртәүләп яшәгәннәр. Шуңа күрә авылга Дүрт Өйле исеме бирелгән. 
Авыл чыннан да таралып урнашкан. Кыш көне ишегалларындагы, капка төпләрендәге карны көрәп торырга да кирәк бит. Быел кисәк кенә яуган кар, авыл халкын да аптырашта калдырган. Әнә берәүләр ишек алдыннан 14 ат арбасы кар чыгардык, ди. Ишегалдын көрәп чыгару бер мәсьәлә, авыл эчендәге юллар кардан чистартылмый.

Халык көчкә атлап йөри. Аннан чыннан да бу юллардан бары тик ат җигеп кенә каядыр барып кайтып була. Авылда үзәк урам кардан арчылган, калган урамнарда шактый кар ерып атларга кирәк. “Атналар буе юл ачканны көтәбез. Юллар чистартылмау сәбәпле безнең урамнарга чүп җыючы машина да керми китә”, диләр. Авыл халкы әйтүенчә, авыр йөк машиналары бу урамнарда батып калачак, ә аларны тарттырып чыгарырга зур тракторларны эзләп тә табып булмаячак. Шунысы да гаҗәп тоелды: авыл халкы чүпне урамда яндыра. 

9-10 данә матбугат укучылар бар
Дүрт Өйледә халык матбугатны яратып укый. Төрле газета-журналлар алдыралар. Почта хезмәткәре Гөлия Хөсәенова әйтүенчә, урамы-урамы белән бер үк газетаны алдыручылар бар икән. Ә менә күпләп газета укучылар арасында Әминә һәм Ринат Сәлаховлар (9 данә), Дания һәм Зиннур Хуҗиннар (10 данә), Халидә Гатиналар (6 данә) бар. 9 төрле газета-журнал алдыручы Ринат абый Сәлахов белән сөйләшеп алдык:

– Тугыз төрле газета алдырам. “Акчарлак”, “Шәһри Казан” комплекты белән, “Ирек мәйданы”, “Чистай хәбәрләре”, “Дин вә мәгыйшәт”,  “Чаян”, “Безнең гәҗит”, “Сираҗи сүзе”. Бөтенесен укып барам. Ялга чыккач, шулай күпләп алдыра башладык. Намазны да калдырмыйбыз, газета да укыйбыз, – дип сөйли Ринат абый. Әле җәмәгате Әминә апа сканворд газеталары да алдыра. Матбугатны укыган кеше, укып бара. Берсе дә интернеттан укыйбыз, дип җавапламадылар бу авылда. 

Ринат абый гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Шофер да, бригадир  да булып та эшләгән. Аннан лаеклы ялга чыкканчы 20 елын шушы хуҗалыкта агроном булып хезмәт куйган. Әминә апа исә шушы авыл мәктәбендә 41 ел эшләп, пенсиягә чыккан. Балаларга математика укыткан. Биш баланың өчесе әниләре юлын сайлаган. Гомумән, Сәлаховлар династиясенең гомуми укытучылык стажы 106 елга тулган инде. Әлеге гаиләнең бергә яши башлауларына быел 56 ел булган. Узган ел бергә парлап торуларының түгәрәк даталарын билгеләп узганнар.

“Газета таратып йөрүе рәхәт”
Почта хезмәткәре Гөлия апа 6-7 чакрым җирдән йөреп эшли. Ул авыл халкының газеталарга язылуына сөенә.
– Беренче эшләгән елларны миңа бик гаҗәпләнәләр иде. Бу почтальон ник шулкадәр газетага яздыра икән безне. Үзенә күтәреп йөрисе бит, диләр икән. Буш урамнар аша үткәнче, рәхәтләнеп халыкка газета таратып йөрүе, аларга газета укытуы шулкадәр рәхәт. Бу йортка да газета бар, бу йортка  да газета куеп китәм әле, дип сөенеп эшлим. Өйдәгеләрем дә газета-журналлар укырга ярата. Үзебез дә төрлесенә язылып укыйбыз. Гадәттә халыкны һәр айда яздырырга тырышам. Алай кешенең үзенә дә авырга туры килми, план да үтәлә. Авыл газета укырга бик ярата, – дип сөйли ул. 

Урам буйлап барганда коеларга игътибар итмичә кала алмыйсың. Урам саен кое, алар барысы да тәртиптә. Берсе дә күргәзмә өчен түгел,  коелар чыннан да тәртипләп куелган. Коеларны ачып, яңадан төзәтеп чыкканнар. Иске коеларны да ачып яңартканнар. Халык краннан су килми башласа, суга коега йөри. Кирәктә һәркем су ала ала. Корылык елда шундый нияткә килеп эшләнгән эш булган бу. Гәрчә авылда һәр кешенең йортына су кергән булса да.  Торба аша килүче су да бик тәмле икән. Гомумән, Дүрт Өйле башкаларга караганда, халыкны иртәрәк сулы иткән авыл санала. Интернетта куелган кое фотосурәте янында сукмак күрмичә калучыларга җавап булсын бу. Гомумән, Дүрт Өйле үзәк авыл булмаса да, шактый җыйнак авыл. Яңа медпункты да, яңа клубы да бар. 2016 елда Дүрт Өйле авылында 50 урынлы яңа клуб сафка бастырылган, китапханә дә шунда урнашкан. Моңа кадәр авылдагы тантаналы чаралар мәктәптә үткәрелеп килгән. Кызганыч, мәктәп үзе бүген ташландык хәлдә. Авылның ике катлы мәктәбе ябылган. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading