16+

«Авылда да рәхәтләнеп акча эшләп була»

Апас районы, Шонгуты авылында танышкан Нияз Закиров бик кызык әңгәмәдәш булып чыкты әле. Ул безгә авылны яшәтү, сала халкын ничек итеп акча эшләргә өйрәтеп булуы турында әллә никадәр мисаллар китереп сөйләде.

«Авылда да рәхәтләнеп акча эшләп була»

Апас районы, Шонгуты авылында танышкан Нияз Закиров бик кызык әңгәмәдәш булып чыкты әле. Ул безгә авылны яшәтү, сала халкын ничек итеп акча эшләргә өйрәтеп булуы турында әллә никадәр мисаллар китереп сөйләде.

Нияз абыйның әти-әнисе – тумышлары белән авылдан, ә ул үзе Казанда туган һәм анда яши. Шонгуты авылындагы йортны моннан егерме еллар элек үк сатып алган. Әлеге авылга очраклы гына барган да шуннан йорт сатып алырга кызыккан.

– Шәһәрдән китәргә уйламадык, әмма авылга кайтып нәрсә белән булса да шөгыльләнергә теләдек. Баштарак авылга балык тотарга, ял итәргә генә кайткалап йөрдек. Аннары инде авыл тормышы белән якынрак танышкач, кызыклы һәм файдалы бер шөгыль табасы килде. Дүрт гектар мәйданда – бәрәңге, дүрт сутый җирдә бакча җиләге дә утыртып карадык. Хәзер исә кура җиләге белән зелпе үстерәбез, – ди ул.

Закировларның шактый зур бакчаларында якынча 2 мең төп кура җиләге белән 500 төп зелпе үсә, алмагач, виноград һәм башка җимеш куаклары да бар. Бакчада бер генә артык чүп тә күрмәссең, һәр нәрсә үз урынында – тәртип, чисталык күзгә ташлана. Шуның кадәр җирдә хатыны белән икәү генә эшлиләр.

– Күк җиләк тә утыртып карыйсы килгән иде, әмма аңа торфлы җир кирәк икән. Бездә ул начар үсә. Саз җиләген дә үрчетеп булмый, – ди Нияз абый.

Кура җиләген дүрт ел элек үстерә башлаганнар. Төп керемнәре дә шуннан. Җиләкне ике көнгә бер җыеп, Казанга сатарга алып киләләр. Фермерларның экологик чиста булган азык-төлекләре сатыла торган махсус кибеткә тапшыралар. Җиләк уңышы әйбәт, көннәр салкын тормаса, тагын да яхшырак булыр иде, әлбәттә. Кайбер көннәрдә 35, хәтта 50шәр килограмм да җыеп алалар икән. Бер килограмм кура җиләген 350 сумнан саталар. Зелпе исә кыйммәтрәк йөри: килограммы – 1000 сум.

Бизнесны алар 500 сум акчадан башлаган. Баштарак унбиш төрле кура җиләге алып кайтып утырталар. Аларның күпме уңыш бирүен, тәмен, безнең җирлеккә ничек яраклашуын өйрәнгәннән соң, нибары ике төрен генә калдыралар. 250шәр сумга сатып алынган ике куактан бүген зур бер бакча барлык­ка килгән. Берсе – гадәти кура җиләге, икенчесе – ремонтант төре.

– 2 мең төп куак бик җиткән. Артыгын икәү генә карап бетерә алмыйбыз. Кеше яллатып эшләтсәң, ул барыбер синең кебек теләп, яратып, намус белән эшләми. Ә кеше үзе өчен бөтен көчен, эшнең тәмен белеп эшли. Авыл җирендә эш юк дип зарланыр­га кирәкми, тырышканда, теләк булганда, рәхәтләнеп акча эшләргә була. Һәр гаилә 3-4 сутый җирдә 500әр төп куак ремонтант кура җиләге утыртса да, яхшы гына акча эшләп була. Һәр көнне 15-20шәр кг гына җыеп, кимендә 100 сумга гына сатса да, 1500-2000 сум акча эшли. Бер сезонга бу – 100 мең сум дигән сүз. Бу – минималь керем. Авылда берничә кеше җыелса, җиләкне бер көнне – берсе, икенче көнне икенчесе Казанга алып барып сата ала. Җәй тәмамлангач, мин таксида эшлим. Кешеләр белән аралашырга яратам. Шактый гына клиентларыма җиләк тә алып килеп сатам. Бервакыт авыл кешеләре белән таныштым. Питрәчтән килгән булганнар. Авылда дүрт сыер тоталар икән. Көнаралаш

Казанга килеп, сөт, каймак, эремчек саталар. Аена чиста керемнәре – 150 мең сум. Теләгәндә, авылда да акча эшләргә була, – ди әңгәмәдәшем.
Нияз абый ремонтант төреннән «Дочь Геракла», гадәти төр кура җиләгенең «Новость Кузьмина», иртә өлгерә торганның «Метеор» һәм «Изобильная» дигәннәрен мактады. Әлеге сортлар эре һәм тәмле була, катырган очракта эреткәч тә формаларын югалтмыйлар, ди. «Дочь Геракла» сорты тиз үрчи дә икән.

Ремонтант төре җимеш­ләрне кырау төшкәнче, октябрь урталарына кадәр бирә. Кышка куакларны төбеннән чабып ала ул. Киләсе язга яңа ботаклар чыгып, җиләк бирә башлый. Гадәти сортларның карт ботакларын гына кисеп ала. Аның әйтүенчә, кура җиләге урман кискән, агач черегән урында яхшы үсә, шуңа да ул киңлеге – 60 см, тирәнлеге 50 см булган траншея казыган. Траншеяга утын, агач калдыклары тутырып, өстенә туфрак түшәп, шунда куак­ларны утырткан. Агач череге аның өчен дренаж да, тук­лыклы матдә дә булып тора икән.

Нияз абыйдан, пенсиягә кадәр кайда, кем булып эшләдегез, дип тә кызыксындык.
– Профессиональ машина йөртүче һәм кием кисүче мин. Ашарга да оста пешерәм, чөнки тәмле ашарга яратам, – дип көлдерде ул.

Берочтан хыяллары белән дә бүлеште. 100-200 гектар җир алып, аның янында дистәләп йорт салырга һәм шуны яшьләргә ипотекага бирергә планлаштыра. Һәр йортның кечкенә генә фермасы булачак, анда сарыклар асраячак­лар. Моның өчен аларга кимендә 60 мең сум хезмәт хакы түләргә була, ди ул. Кыскасы, бүре дә тук, сарык та исән, нияте тормышка ашса, ике як өчен дә җайлы була бит.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading