16+

"Авылда яшәү рәхәт", диләр...

Кукмара районы Вахит авылыннан Айгөл Сәмигуллина инстаграмдагы сәхифәсендә авылының көнкүрешен сөйли. Блогер кызның кыска вакыт эчендә язылучылар саны 17 меңнән артып китсә, аның видеолары меңнәрчә карау җыя.

"Авылда яшәү рәхәт", диләр...

Кукмара районы Вахит авылыннан Айгөл Сәмигуллина инстаграмдагы сәхифәсендә авылының көнкүрешен сөйли. Блогер кызның кыска вакыт эчендә язылучылар саны 17 меңнән артып китсә, аның видеолары меңнәрчә карау җыя.

Блогер кыз беркайчан да билгеле бер сценарий буенча эш итмәвен белдерә. Бары тик үз ишегалдында эшләгән көндәлек эшләрне генә төшерәм, ди ул. Сарык йоны ала, киез итек баса, йорт хайваннарын ашата, бакчада җиләк җыя, сөекле иренә һәм биш баласына тәм-том әзерли. Һәм моны чын күңелдән башкара.

– Без - уртача керемле авыл гаиләсе, үз өебездә яшибез, ирем җирле хуҗалыкта эшли, - ди Айгөл. - Күпләр: “Авылда яшәү рәхәт, ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да үзегезнеке, бушлай килә, саф һава сулыйсыз”, - ди. Мин боларның барысын да күктән төшмәвен, армый-талмый эшләү аша килүен күрсәтергә телим. Авылдагы хезмәтнең үз матурлыгы, үз романтикасы.

Ничек шулай популяр булуын ул гади генә итеп аңлата.
- Популяр булуым - гадилектә һәм авыл тормышына булган мәхәббәттә. Мин моны чын күңелдән эшлим. Шул сәбәпле мине халык яратты бугай, - ди Айгөл.

Бакчачылык эшен дә онытмый Айгөл.
- Җиләк-җимешне кибеттән алмыйбыз. Бар төрен дә үзебез үстерәбез. Быел егерме төрдән артык помидор утырттым, - дип уртаклаша язгы мәшәкатьләре белән Айгөл. - Ике ел инде ачык грунтка утырткан кыярым уңмый. Быел аерым теплицага утыртам. Кыярның мин яраткан сортлары- Зозуля һәм Кураж. Зозуля салат ясар өчен кулай. Кураж исә авыруларга бирешми. Узган ел карбызлар да үстереп карадык. Аларны теплицада үрмәләтеп үстердем. Баллы, сусыл булып үстеләр. Быел аны күбрәк чәчтем.

Һәвәскәр бакчачыларга Айгөлнең үзенә күрә киңәшләре дә бар:
- Ашлама кулланырга тырышмыйм. Помидор, кәбестә, редис, бакча җиләгенә кол сибәм. Кыярларга атна, ун көнгә бер литр суга 2 кашык водород кушылмасы салып, ә борычларга 2 литр суга 1 калак нашатырь спирты кушып сиптерәм. Үсентеләрне быел теплицага апрель азагына чыгарырмын, дип торам, – ди ул.

Менә шундый өлгер, бар эшкә уңган ул Айгөл. Инстаграмда үз блогын да алып бара, авыл тормышы турында сөйли, кызыклы фактлар һәм киңәшләр белән уртаклаша, язылучылары белән аралаша, хуҗалыгы да кояштай балкып тора.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading