16+

Авылга да, шәһәргә дә ярый

1 августта Кукмара районының Вахит авылында “Авылга да, шәһәргә дә” дигән арт-резиденция ачылачак. Проектны Кукмараның мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра. Ул Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды гранты ярдәме белән үткәрелә.

Авылга да, шәһәргә дә ярый

1 августта Кукмара районының Вахит авылында “Авылга да, шәһәргә дә” дигән арт-резиденция ачылачак. Проектны Кукмараның мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра. Ул Россия Президентының мәдәни инициативаларның фонды гранты ярдәме белән үткәрелә.

“Татарстанның яшьләр үзәге” учреждениесе сәнгать җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина хәбәр иткәнчә, иҗат төркемнәре өч юнәлештә эшләячәк. «Паблик-арт» юнәлешендә эшләүче яшь рәссамнар һәм архитекторлар авыл территориясендә арт-объектлар ясаса, «Этно-фьюжн» дигәне музыкантларны җәлеп итәчәк. Алар фолк жанрында яңа композицияләр иҗат итәр дип көтелә. «Локал хистори» юнәлеше экскурсоводлар өчен. Бу лабораториядә яшьләр авылда яшәүчеләр һәм туристлар өчен тематик экскурсияләр эшләячәкләр. 

–  Барлык лабораторияләр дә үз продуктларын 6 август көнне «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим итәчәк, – дип белдерде  Гөлфия Мотыйгуллина журналистларга.  
Спикер ассызыклап узганча, проект яшьләрнең сәләтен ачарга, төрле районнарда яшәүче егет һәм кызларны берләштерергә, таныштырырга ярдәм итәчәк. 
Проектның максаты да – яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне креатив индустрия аша таныту. Кукмара, Балтач, Саба һәм Мамадыш районнары яшьләре, сайлап алынганнан соң, төркемнәргә берләшеп, уникаль иҗади проектларны гамәлгә ашырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading