Кукмара районының куе урманнары, биек таулар ышыгында утырган бәләкәй генә Өркеш авылында бүген кемнәр генә булмый да күңелләр шифасы алып китмидер!
Өркешнең бөтен авылның догачысы, ак әбие-абыстае Фагыйлә апа белән мөхтәрәм Хөрмәтулла абыйның балалары Фәниябикә, Әлфия, Зөфәр, кияүләре Рашит хаҗи ниятләрен белдерүгә, авыл халкы белән бергәләп әби-бабалары нигезендә мәдрәсә салалар. Күз курка, кул эшли дигәндәй, өч катлы мәчет бинасы да калкып чыга.
Коръән укырга, намазга басарга теләүчеләр дә арта, балалар өчен каникуллар саен җәйләүләр оештырыла һәм менә инде 20 ел мөселман балалары җыены уздырыла. Быелгы бәйрәм дә бик матур, эчтәлекле узды.
...Таң алдыннан һава ярып яңгыраган азан барчабызны иртәнге намазга бастыра. Бераз йоклап алганнан соң, чирәмлеккә чыгып физкультура ясыйбыз. Иртәнге аш: авылның иң уңган киленнәренең берсе Гүзәлия көн дә бик тәмле яңа ризык әзерли. Савыт-сабаны җәйләү кызлары чиратлашып юа. Аннан иң беренче Фәниябикә абыстай мәдрәсә залына чакырып, бөтенебезне зикергә җыя, шөкрана-дога кылына.
Беркөнне безне Әлфия Хөрмәтулла кызы авыл белән таныштырырга алып чыкты. Өйләр берсеннән-берсе зур, матур, бизәкле. Капка алларында – чәчәкләр. Зур кәрҗингә тутырып безгә кыяр биргән Шәмсетдин абзыйның капка-коймалары бигрәк матур, сыерчык оясы да үзенчәлекле бизәлгән. Ул шамаилләр язу остасы икән. Түбән дә тәгәрәгән булган, ярый әле, Аллаһның рәхмәте киң, аның күңеленә матурлыкны, гарәп хәрефләренең гүзәл сихерен салган. Бүген инде аның оста итеп язылган рамлы шамаилләре мәчетнең фарз залын бизәп тора. “Хезмәтләремне Америкага хәтле алып киттеләр”, - ди ул.
Ә бер көнне иртә таңнан авыл урамнары, мәчет тирәләре машиналар белән тулды. Рашит хәзрәт колач җәеп Ятмас Дусай авылы имам – хатыйбы Фаиз хәзрәт Газизовны, Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны каршылады.
“Фәниябикә” дип язылган ак футболкалар, ак кепкалар кигән балалар, авылның олысы-кечесе, атаклы муллалар чыгышларын тыңларга җыелып утырышты, изге Коръән сәламнәрен ишеткәннән соң, сүзне Җәлил хәзрәт алды.
- Кардәшләрем! Россиядә 5000 татар авылы бар, диләр, менә аларның киләчәге, яшәеше Фәниябикә кебек абыстайларыбыз кулында. Менә бу гүзәл табигать кочагында чишмәләр аланында хезмәт белән гыйлемне бергә алып бару, туган җиреңә, туган авылыңа мәхәббәт, тугрылык тәрбияләү – нинди үрнәк, асыл тәҗрибә! Балалар күп тусын, күп булсын, нәселен, ана телен сакласын, һөнәрле булсын.
Апанай мәчете имам хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин, Мамадыш районы имам мөхтәсибе Илһам хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсе ректоры Габдрахман хәзрәт дини-әхлакый һөнәр иясе булуы мәслихәт дип сөйләделәр. Татарстан һәм Россия мөслимәләре җитәкчесе Наилә Җиһаншина да нәкъ шундый теләкләр белән чыгыш ясап, Фәниябикә абыстайга, сеңлесе Әлфия остазбикәгә бүләкләр тапшырды. Казан кунагы Ильяс хәзрәт Җиһаншин Фәниябикә абыстайга һәм Рашит хәзрәткә Камил Сәмигуллинның рәхмәт хатларын тапшырды. Иң назлы доганы Фәниябикә абыстай оныгы укып, җыенны ачык дип белдерә. 30ләп бала, бер төрле мәдрәсә формасыннан “Ләә иләәһә илләллааһы”ны сузып, Аллаһы Тәгаләне зурлый.
Эскәмияләрне тутырып утырган әби-апалар күз яшьләрен тыя алмый. Берсе янына киләм – Фатыйма исемле икән. “Ничек бу яшькә җитеп була, бик рәхәт яшәдеңме?” – дип сорыйм үзеннән.
- Озак йокларга яратмадым. Ирем бик зур гәүдәле, тиз йөри иде, аннан артка калмаска йөгердем генә. Бергә печән чаптык, бөтенесен эшләдем. Тату булдык, ирем 82 яшендә үлде. 4 бала үстердек, 8 онык, 18 оныкчыгым бар, Аллаһка шөкер, бик бәхетлемен, кычыткан күп ашадык, шуның файдасы булгандыр! - ди әбекәй.
Мәчет манарасыннан яңгыраган азаннан бу биек таулар да илһам аладыр төсле. Мәңге шауласын-гөрләсен бу яшел тугайлар, яшә, Өркеш! Яшәгез, Өркешлеләр! Ин шәә Аллаһ!
Мөслимә Шәфыйкъ.
Комментарийлар