16+

Балык Бистәсе Сабантуе Белоруссиягә “күпер” сала

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында илебездә 2024 ел – Гаилә елы.

Балык Бистәсе Сабантуе Белоруссиягә “күпер” сала

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында илебездә 2024 ел – Гаилә елы.

Балык Бистәсендәге Сабантуй да Гаилә елы шигарендә узды.

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов балык бистәлеләрне татар халкының милли бәйрәме белән котлады. Республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова үзенең чыгышында район халкына уңышлар теләде, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды. Татарстанның Балык Бистәсе районы белән Белорусь Республикасының Минск өлкәсенең Стародорожский районы туганлык-хезмәттәшлек килешүе төзегән . Стародорожский районы депутатлары Советы рәисе Дмитрий Давыдов хезмәттәшлекне үстерергә, элемтәләрне ныгытырга чакырды, Сабан туеның бик матур бәйрәм булуын әйтте.

Хезмәт алдынгылары, юбиляр гаиләләр мәйдан түренә чакырып бүләкләнде. Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев белән Раяз Фасыйхов халыкны җырлатты һәм биетте. Район үзешчәннәре дә сынатмады. Балык Бистәсе районы үзенең кул эшләре осталары белән данлыклы. Сабан туенда  көрәш һәм уен-бәйгеләр белән беррәттән “Һөнәрчеләр ярминкәсе” дә гөрләде.

Балык Бистәсе районының 2024 елгы Сабан туеның абсолют батыры булып Ришат Гайнетдинов калды. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading