16+

Бәрәкәтле һөнәр иясе

Альвир Даутов хөрмәткә лаеклы бәрәкәтле һөнәр иясе. «Август-Мөслим» агрофирмасында комбайнчы булып эшли ул.

Бәрәкәтле һөнәр иясе

Альвир Даутов хөрмәткә лаеклы бәрәкәтле һөнәр иясе. «Август-Мөслим» агрофирмасында комбайнчы булып эшли ул.

Тумышы белән Сарман районының Кәүҗияк авылыннан булган егет, мәктәпне тәмамлагач та, Чаллыга китеп, электрчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Заводта да эшләргә өлгерә. Әмма күңеле авылга тарткач, шәһәрне ташлап туган ягына кайтып китә. 
Эшен дә ярата ул, бөтен күңелен биреп эшләгәнгә, өч ел рәттән агрофирманың алдынгы комбайнчысы исемен алган. «Август-Агро» компаниясе уздырган “Комбайнерлар кубогы” бәйгесе җиңүчесе дә ул.

–    Комбайнчы һөнәре белән бала вакытыннан ук таныш мин. Әтием физкультура һәм технология укытучысы булып эшләде. Колхоз вакытында мәктәпнең үз җирләре, комбайны бар иде. Укучыларны механизаторлык һөнәренә өйрәтте. Җәен каникуллар вакытында колхозда комбайнчы да булып эшләде. Мин аның ярдәмчесе идем, – ди Альвир. 

Ул вакытта әтиле-уллы “Дон” комбайнында йөргән, бүген Альвир Ростсельмаш TORUM 750 комбайнында эшли.
–    Хәзерге техника бик уңайлы. Кондиционеры бер көн эшләми торса да, авыр. Ә элекке комбайнерлар шундый авыр шартларда да эшләгәннәр, – ди әңгәмәдәшем.  

Эш технологиясендә дә аерымлыклар бар. Соңгы елларда “Август-Агро” компаниясе No-Till (ноу тилл) технологиясен куллана башлады, ягъни “турыга чәчү”. Әйтик, көз көне комбайн бөртеклеләрне җыеп ала да, саламын ваклап, аны кырда калдыралар. Аннары тырма белән кереп, таратып чыгалар. Яз көне әлеге технология өчен генә кулланыла торган чәчкечләр шул кырга чыгып чәчә дә башлый. Чәчкеч кирәкле тирәнлектә генә буразна ясый да, орлык чәчә һәм аның өстен каплап та китә.

– No-Till технологиясендә җирне сукалау да, культивацияләү дә юк. Көзен камыллар кырда кала. Бердән, ул карны тоткарлап, дымны саклый. Икенчедән, ашлама да булып тора. Язын ул череп, туфракка кереп бетә, – дип аңлата Альвир. 

Әйткәнемчә, No-Till технологиясендә җирне сукалау бөтенләй юк, чөнки белгечләр аны туфракка зыян китерә дип саный. Туфрак өслегендә кислород белән туклана торган аэроб (ирекле кислород булганда гына яшәргә һәм үрчергә сәләтле организмнар) микроорганизмнар яши. Ә җир тирәнлегендә, һава булмагач, анаэроб (ирекле кислород булмаганда яши торган) микроорганизмнар үрчи. Җирне сукалаган вакытта бу ике төрле микроорганизмның урыннары алмашына. Кислород белән яши торганы аста кала, ә кислородсыз да үрчегәне киресенчә өскә менә һәм икесе дә үлә. Тагын бер отышлы ягы – сөрмәгәч, җир ярылмый, дым да очмый, туфракта кала. 

Яңа технология ягулыкка да экономия ясый икән, чөнки техника кырга сирәк керә. Белгечләр әйтүенчә, ягулыкны кимендә 30 процентка азрак кулланалар. Техникага запас частьләр алу, техник хезмәт күрсәтүгә дә акча экономияләнә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading