Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дип әйтәләр бит әле. Яшел Үзән районы Большие Ключи авылыннан Рамил Хәкимҗанов малларына ризыкны үзе бирә. Җирле мәчеттә имам булып та эшли, мал-туар асрарга да җитешә.
Аның хуҗалыгы авылның матур бер җирендә урнашкан, бер утар булып күренеп тора дисәм дә ялгышмам. Йорт янында мәчет балкып тора, эшенә барасы ерак түгел, шунда ук каралты-курасы, атлары чабышып йөри. Иң элек, шулар янына барып килдек. Рамил хәзрәт әйтүенчә, берсенең исеме Чудо булса, икенчесенеке бөтенләй юк, ике генә баш малны аеру бернинди дә кыенлык тудырмый. Атлар урамда йөри, ашарларына бар, бүтән бернәрсә дә кирәкми. Чудо дигәне бигрәк матур инде, түшендә ак төсе дә бар, үзе соргылт. Аннары белдем: әтисе мәһабәт гәүдәле, шәп кыяфәтле булган икән. Аны Хәкимҗанов алырга җитешмәгән, ул килгәнче сатып җибәргәннәр. Чудоны имам “полутяжеловец” дип йөртә, чөнки анысы башкалардан аерыла – зуррак. Рамил атларны үрчетергә уйлый, дөрес, токымын арттырам дигән фикер белән түгел, ә күбрәк ите өчен, чөнки ул аны тәмле һәм файдалы, ди.
Бер урамга чыкканбыз икән, башка мал-туарларны да карарга булдык. Абзарда ике кәҗә күренде. Колаклары бик озын кебек тоелды. Ялгышмаганмын, баксаң, нубий токымлысы шундый була икән. Берсен Рамил хәзрәт Майя дип атый, икенчесенең исеме Черри, бик кызыксынып, үзләрен фотога һәм видеога төшергәннәренә сөенеп тордылар, әле болай, әле тегеләй камерага кермәкчеләр. Яннарына мәче дә килеп кушылды, ул кәҗәләрнең дусты булып чыкты, күп вакытын шулар белән уздыра. Әлеге мал үзен бик тыныч тота, сикермиләр, бернигә дә борчылмыйлар. Шушы токым 3-5 литр сөт бирә икән, анда бернинди ис тә, чит тәм дә юк, шуның белән яхшы. Дөресен генә әйткәндә, Хәкимҗанов нәкъ менә әлеге үзенчәлеге өчен кәҗә асрый да инде. Улы авыргач, сөтен эчерткәннәр, 3-4 көннәң соң бала савыккан. Шуннан соң әлеге малны асрарга уйлаган. Ахыр чиктә хуҗалыкта башкалары да барлыкка килгән. Кәҗәсен дә әйт син, сыер бәясе тора, әйтик, шушы нубий төркеме 50 меңгә төшәргә мөмкин.
Күрше бүлмәдә өч үгез үз көнен күрә. Алары да, нәкъ кинодагы сыман, матур һәм килешле. Рамил Хәкимҗанов әйтүенчә, мондый токым аеруча итле була, шуңа күрә дә шундыйларны сайлаганнар. Экологик чиста продукт, чөнки малларга бернинди антиботик та, дарулар да кадамыйлар. Башкалар кебек үгезләрне 2-3 ел үстермиләр, ел ярымнан соң суялар. Ит гаиләгә кала, күп өлешен туганнарга бирәләр, артыгы калса, сатып та җибәрәләр.
Рамил хәзрәтнең бер борчуы да бар. Хуҗалыгында 20дән артык тавыгы да булган, әмма күптән түгел генә кыргый этләр аларны буып чыгып киткән. Ашамаганнар да, нәкъ менә ботарлаганнар, аларның кан күрәселәре килгән инде, ерткычка әверелгәннәр, ди Хәкимҗанов. Хуҗалыкта йөри торгач, мәчет янына да килеп җиттек. Монда ремонт эшләре бара, түбәсен алмаштыралар. Большие Ключи авылында Рамил гаиләсе белән 9 ел элек яши башлаган, ә имам булып инде 13 ел хезмәт итә.
— Ничек боларның барысына да җитешәсез соң? Хәзрәт эше дә бар, малларны да карарга кирәк, әле алар токымлы бит...
— Вакытны дөрес итеп формалаштырырга кирәк. Мин мәчет буенча да эшләр башкарам, хуҗалыкта да тырышам, гаилә белән булырга да җитешәм. Авылда яшәп, мал-туар тотмасаң да әллә ничек бит ул. Балаларның экологик чиста продукция ашап, әйбәт һавада яшәүләрен телим, – диде Рамил Хәкимҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар