16+

Без дә бакча баса идек, яки агачларның да җаны бар

Бала чакта сез дә бакча баскансыздыр инде? Без әле егет була башлагач та кереп чыккалый идек. Кызларга алма кирәккәч. Шөкер, юклык заманында үсмәдек. Бакчага кереп чыгу да кызык эзләп йөрү генә инде, авыл романтикасы.

Без дә бакча баса идек, яки агачларның да җаны бар

Бала чакта сез дә бакча баскансыздыр инде? Без әле егет була башлагач та кереп чыккалый идек. Кызларга алма кирәккәч. Шөкер, юклык заманында үсмәдек. Бакчага кереп чыгу да кызык эзләп йөрү генә инде, авыл романтикасы.

Яшь чак бит. Кем кемнең бакчасына кереп чыкмаган. Ишектән матур гына кереп, түтәлләрне таптамыйча гына бер-ике алма өзеп алуның әллә ни гаебе булмагандыр. Бер бабай бакча ишегенә кыңгырау бәйләп куйган иде (еш кергәләгәннәр ахры). Ишекне ачасың – шалтырый, ябасың – шалтырый.  Рәшәткә башыннан сикереп йөри торган яшьтән узган идек инде. Анысы да булды, рәшәткә башларына солидол сылаучылары да бар иде. Сикереп, корсак белән рәшәткәгә ятасың, ә анда каймак кебек солидол сыланган... Ишек тоткасында да булгалады.  

...Теге кыңгарулы бакча ишеген шалтыратып кердек, шалтыратып  чыктык - бакчада өзеп кабарлык сыңар җиләк-җимеш тә юк. Кыңгырау нәрсәгә кирәк булгандыр? Ачуны китереп. Бакча ишеген бер ачып яптык, ике ачып яптык. Кыңгырау шалтырый гына. Ут булмаганда мәктәптәге кыңгырау кебек. Бер кырые китек, шылдырдавык урынына гайка бәйләнгән шул кыңгырау тавышын көтәсең инде, көтәсең... Бер үк кыңгырау ике төрле шалтырый ала икән: дәрескә кергәндә - бер, тәнәфескә чыкканда бөтенләй икенче төрле аның тавышы.

Икенче юлы, үтеп барышлый гына, тагын бер бакчага сугылдык. Аларның алмалары тәмле иде. Кайда кемнең нинди алмасы барып бөтен авыл малае белә. Бераз гына алма алдык та, түбән очкарак – яшьләр җыелыша торган җиргә киттек. Пәтәчук диләр аны бездә. “Пятачок”тан калгандыр күрәсең. Авылда берничә иде ул. Кичен урамга чыгып, бөтен пәтәчукны әйләнеп чыкмасаң, күңел булмый. Андагы кызлар белән алманы бүлештек инде, саран түгел бит без. Кайберсенә алма ошап китеп, аның бакчасын күрү  теләге туарга да мөмкин бит әле. Без кереп чыккан бакча хуҗасының кунакка кайткан оныклары рәхәтләнде ашап, “Кара әле, нәкъ безнеке кебек тәмле” диләр... Тәмле булмаса без дә кереп тормас идек. 

Хәзер югароч пәтәчугына менеп түгел, үз бакчаңда да алма ашап утырасы килми. Кунакка кайткан кызлар да юк анда хәзер. Яшь чагынңны искә төшереп менәр дә идең бәлки, кем белә?.. 

...Быел алма булыр ахры, коелып бетмәсә. Ике ел саен булып тора ул. Өй каршында үскән алмагачны улым үз иткән иде. Алмаларын яшел килеш өзеп ашый иде (бүтәннәренең дә тәме бер чама үзе). Ике ел элек, май аенда, бакчадагы бөтен куак-агачлар ап-ак чәчәккә күмелеп, аны озатып калды. Өй каршындагы үзенең алмагачы да. Үзеннән соң озак та үтмәде, Ринат алмагачының бер кәүсәсе каерылып, сынып төште. Агачларның да җаны бар, кайбер адәмнәрдә генә чамалы...

Фото: ok.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading