Шәһри Казан

Бездә уңыш, Аллага шөкер!

Күп кеше, вак, начар, дигәч, быел бәрәңге ала башлаганда, без дә куркыбрак кына тотынган идек. Җәе коры булды бит, су сиптерергә дә җае чыкмады. Әмма бездә уңыш, Аллага шөкер, яхшы, күз генә тия күрмәсен. Эре-эреләре дә, уртачасы да җитәрлек, вагы да бар. «Удача» сорты бер дә алдамый ул. Ел ничек...

Реклама

Күп кеше, вак, начар, дигәч, быел бәрәңге ала башлаганда, без дә куркыбрак кына тотынган идек. Җәе коры булды бит, су сиптерергә дә җае чыкмады. Әмма бездә уңыш, Аллага шөкер, яхшы, күз генә тия күрмәсен. Эре-эреләре дә, уртачасы да җитәрлек, вагы да бар. «Удача» сорты бер дә алдамый ул. Ел ничек кенә килмәсен, уңышы барыбер була аның. Шуңа күрә бәрәңгене сөенә-сөенә алдык, ару-талу да
сизелмәде. Каршы якта торучы күршеләребез Петр абый да: «Бәрәңге күп, чүпләп кенә өлгер. Былтыргыдан да яхшырак!» - ди, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча. Авылдашыбыз Анна апа да: «Галәмәт әйбәт чыга быел бәрәңге», - дип сөенә. Әмма шул ук вакытта авылыбызда бәрәңгеләре бөтенләй булмаган кешеләр дә бар. Белмим нәрсә белән бәйледер инде бу. Югыйсә яңгыр барыбызга да бертөрле яуды. Күрәсең, бөтен хикмәт бәрәңгенең сортында, җирнең уңдырышлылыгында һәм аның ничек эшкәртелгән булуындадыр...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: