16+

Болай булса, авыл бетми әле

Авылга бик сак карарга кирәк, чөнки йолалар, гореф-гадәтләр, мәдәният нәкъ менә авылларда саклана, - дигән иде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта узган республика семинар-киңәшмәсендә. Авыл хуҗалыгы комплексына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль программа буенча әлеге максатларга 80 миллиард сумнан артык акча бүленеп бирелүе, узган ел авыл хуҗалыгына федераль казнадан һәм республика...

Болай булса, авыл бетми әле

Авылга бик сак карарга кирәк, чөнки йолалар, гореф-гадәтләр, мәдәният нәкъ менә авылларда саклана, - дигән иде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта узган республика семинар-киңәшмәсендә. Авыл хуҗалыгы комплексына ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль программа буенча әлеге максатларга 80 миллиард сумнан артык акча бүленеп бирелүе, узган ел авыл хуҗалыгына федераль казнадан һәм республика...

Татарстанда, шул исәптән безнең районда да шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, бүген безнең районда 18 гаилә фермасы теркәлгән. Шуның унысы инде эшли, сигезендә төзелеш эшләре тәмамланып килә. Фермерлык хәрәкәте бигрәк тә Олы Мишә авылы җирлегендә киң җәелдерелгән. Шуларның иң өметлесе - Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллиннарның гаилә фермасы. Бу яшь гаилә узган ел дәүләт ярдәме белән бер дигән миниферма төзеп чыкты. Хуҗаларның күңелләренә сөенеч өстәп, алып кайткан савым сыерлары да бозаулады... Кайчандыр алар үз эшләрен 4 баш үгез асраудан башлаган иде. Нык, ышанычлы адымнар белән, тәртипле һәм шөгыльле булып яшәүнең үрнәге бу. Күргәнебезчә, тәвәккәл булган, физик эштән курыкмаган яшьләребез өчен бер дигән мөмкинлек. Хөкүмәтебез дә Айсинә һәм Ленар кебек авыл яшьләренә ярдәм итәм дип тора.
- Авылда эшләргә, яшәргә теләгән яшьләр өчен бар мөмкинлекләр дә бар, - ди ир белән хатын.
- Авыл халкын бу эшнең асылына төшендерергә, яшьләребез күңелендә ышаныч уятырга кирәк. Бу - фермер үзе генә түгел, аның авылдашлары да эшле-ашлы була дигән сүз. Фермерларыбыз ишәйгән очракта, авыл халкы арасындагы эшсезлек, өметсезлек үзеннән-үзе юкка чыгачак. Моңа сөенергә һәм тәвәккәлләп эшкә тотынырга гына кирәк! - дигән иде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов Олы Мишә авыл җирлегендә узган фермерлар һәм эшмәкәрләр җыенында.
Яшерен-батырын түгел, бүген авылларның барысында да бер проблема: авыл картая, яшьләр шәһәргә агыла, чөнки эш юк. Яшьләр булмагач, балалар юк, мәктәпләр ябыла, акча ягы кысан. Әмма бу бөтенләй беттек дигән сүз түгел әле. Теләсә нинди юнәлештә көчен сынап караучылар, шул исәптән күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен дә нинди генә программалар юк бүген! «Башлап эшләүче фермер», «Гаилә фермасы» программасын үз итүчеләргә яки шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асрарга алынучыларга, яшелчә үстерүчеләргә дә дәүләт ярдәм итәргә әзер. Боларга өстәп, район бюджетында да гаилә фермаларына реаль ярдәм күрсәтү өчен акча каралуын әйтеп үтәргә кирәк. Әлеге ярдәм бер гаилә фермасына 150 мең сум күләмендә туры килә. Бу нигез өчен таш, дивар блоклары һәм башка төзелеш материаллары сыйфатында бирелә.
Әлбәттә, моның өчен җирле җитәкчеләр дә авылны үстерүнең төрле юлларын эзләргә, дәүләт ярдәменә өметләнеп тормаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading