16+

Борынгы Чаллы каласы. Хәлфә бабай

«Татарстанның изге җирләре» рубрикасы ачылгач, кайбер танышлар «Монысын да язарга кирәк», «Бездә дә менә...», «Ә бездә...» дип шалтыраттылар, яздылар. Әлбәттә, мөмкинлекләрдән чыгып, изге саналган җирләрнең барысын да барлап чыгарга тырышырбыз. Кабат искәртик әле: изге сүзен без бу очракта дини, фәлсәфи мәгънәгә төрмибез, изге, димәк, якын, кадерле, танылган.

Борынгы Чаллы каласы. Хәлфә бабай

«Татарстанның изге җирләре» рубрикасы ачылгач, кайбер танышлар «Монысын да язарга кирәк», «Бездә дә менә...», «Ә бездә...» дип шалтыраттылар, яздылар. Әлбәттә, мөмкинлекләрдән чыгып, изге саналган җирләрнең барысын да барлап чыгарга тырышырбыз. Кабат искәртик әле: изге сүзен без бу очракта дини, фәлсәфи мәгънәгә төрмибез, изге, димәк, якын, кадерле, танылган.

Бүген Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы - Котлы Бөкәш авыллары янындагы Хәлфә бабай кабере һәм аның чишмәсе турында бәян итәрбез.
Бераз тарих
«Риваятьләр һәм легендалар» тупланмасында Хәлфә бабай турында менә мондыйрак легенда теркәлгән: «Хәлфә бабай башта Казанда торган була. Анда аны җәберли башлаганнар. Ул тау башына менгән дә: «Таягым кая төшсә, шунда барып торам», - дип, таягын ыргыткан. Таяк очып киткән. Хәлфә бабай очкан таяк артыннан бара икән. Таяк, очып, Чаллы авылына килеп төшкән һәм аның иясе дә шул авылда төпләнеп калган. Хәлфә бабай үз авылы Чаллыны бик яраткан. Аның хакында ул шундый хикмәтле сүзләр дә әйткән ди:
«Кала тавын хан корыр,
Әйләнәсе яу булыр,
Тез тиентен кан булыр,
Чаллы кыры сау булыр».
Бу як халкы Хәлфә бабай дип йөрткән, аның каберен зиярәт иткән һәм кабере янындагы чишмәне изгеләштергән зат ул реаль шәхес Идрис бине Зөлмөхәммәт исемле кеше булырга тиеш. Галим Марсель ага Әхмәтҗанов фикеренчә, Идрис хәлфәнең атасы Зөлмөхәммәт халыкта Чүлкә Ата яки Зөлкә Ата дип билгеле кеше. Тик галим аның каберен генә Кама аръягындагы Чаллы авылы янында ди. Ә бит шушы борынгы Чаллы каласы урынына терәлеп урнашкан Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллыларыннан ерак түгел бүген дә Зөлкә Ата каберенә җыелып, борынгы йолалар үтәү гадәте сакланган. Анысы - Теләче районына керә торган Нырсы, Бичер авыллары янында. Зөлкә Ата формасы үзе үк суфыйчылыкка ишарәли, Идрис хәлфә дә үз чорындагы суфыйлар башлыгы булганга охшаган. Хәер, ул чорда бездәге ислам, нигездә, шул суфыйчылыктан торган да бит инде.
Халык ни сөйли?
Мәрҗани сүзләренә караганда да, башка чыганаклардан да Идрис хәлфәнең XVII-XVIII гасырларда яшәгәне билгеле. Ләкин иң мөһиме ул түгел - янәшәдә борынгы Чаллы каласы хәрабәләре ята. Идрис хәлфәнең бу якларга килеп утыруы да заманында бу яклардагы нугай татарлары үзәге булган Чаллы каласы тар-мар ителгәч, тирә-яктагы авылларга күчеп утырган ярыммәҗүси татарларны ислам диненә өндәү, суфыйчылык тәгълиматлары нигезендә яшәеш, илаһи көч белән аралашуны җайга салу булган кебек. Урда чоры Чаллысы варислары бүген дә Зур Мәшләк, Биектау һәм, әлбәттә инде, башка авылларда яшәп ята дип уйланыла. Чөнки моннан ерак булмаган керәшен татарлары авылларында да Кәлпә бабай дип Идрис хәлфәне хәтерлиләр әле. Тәберде Чаллысы, Котлы Бөкәш авылларында исә Идрис хәлфә турында истәлекләр шактый сакланган. Котлы Бөкәш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлфия Гайсина җыйган язмалардан өзек китерик әле: «Идрис Зөлмөхәммәт улы Хафиз әүлия, укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Ярканга барып, шәех Батулла мәдрәсәсенә тыңлаучы булып кергән һәм анда 15 ел буе суфыйлык кагыйдәләренә өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә, дин дәресләре белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган.
Хафиз әүлия Чаллы (Тәберде) авылында тормыш корса да, бер урында гына яшәми. Дәрвишләргә хас булганча, авыллардан авылларга йөри, халыкка дин нуры тарата. Бер киткәндә, хатынына ул: «Биш ел көткәннән соң тагын ике ел көт мине, кайтмасам, кияүгә чыксаң да, каршы булмам», - ди. Биш ел, аннан соң тагын ике ел гомер узып китә. Хатыны күрше авыл мулласына кияүгә чыга. Авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә күчеп йөреп күп гомерләр узгач, Хафиз әүлия Чаллыга кайта. Хатынын күрергә бара. Ләкин инде аны авырлык белән генә таныйлар.
- Кайтып кердем гөлдәй булып,
Чыгып киттем көлдәй булып... - дияр ул, бу вакыйгалардан соң. Бу сөйләмнәрнең халык арасында икенче төрле варианты да бар. Сакал-мыек баскан Хәлфә бабай, хатынын күрү максатында, йортка хәерче киемендә керә. Бу вакытта камыр баскан хатыны аны танымый. Бары биргән хәергә дога укыганда гына, тавышыннан танып, елап җибәрә.
- Ишекләрдән кердем айдай булып,
Суырылып үскән талдай булып.
Карамадың син каерылып,
Чыгып киттем мин аерылып...
Ләкин ул, үз тормышындагы авырлыкларга карамастан, халыкка хезмәт итүен дәвам итә, аңа мөмкин кадәрле булыша, яктылыкка әйди. Халыкны ул чын азатлыкка өнди.
Хәлфә бабайның халык теленә кереп сакланып калган күп кенә әйтемнәре суфыйларга хас шигъри юлларны хәтерләтә. Кызганычка, Хәлфә бабайның язмалары бу якларда хәзерге көнгәчә сакланмаган.
Хәлфә бабай яшәгән чорлардан соң, бу якларда күп кенә тарихи вакыйгалар булып узган. Баш күтәрүләр белән җәза отрядлары бер-берсен алыштырып торганнар. Аларга алмашка революция, колхозлашу, 30 нчы еллар афәтләре килгән. Хәлфә бабай аларны шул чорда ук күзаллый:
- Җыелып казан асарлар,
Бар да шуннан ашарлар... - ди ул, колхозлашу чорына кадәр берничә гасыр элек.
Аның тарафыннан күзалланган «бөтен кырларны тимер пәрәвез оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер» дигән сүзләрен раслап, бүгенге көндә Чаллы төбәген электр, телефон линияләре урап алып, тирә күк-җирендә очкыч-машиналар хәрәкәт итә. Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахырзаман алдыннан:
- биек-биек йортлар булыр. Йорт тулы җиһаз булыр, һәм дә шуның тынычлыгы булмас;
- ахырзаман алдыннан хатын-кыз чәч белән уйнар;
- кырда чәчәк бетәр, ә хатын-кыз чәчәк кебек йөрер;
- Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылыр.
Шулай да, газиз халкының туган җиренең киләчәген күзаллап, ул:
- Тирә-ягы яу булыр,
Тездән ары кан булыр,
Чаллы кырым сау булыр... - дип әйтеп калдыра».
Дәвалаучы чишмә
Шунысы кызык, бүген дә Идрис Хәлфә кабере янәшәсеннән аккан чишмәгә тирә-як авыллар халкы гына түгел, чит җирләрдән дә киләләр, чишмә суының сихәтен табалар. Без килгәндә, анда ремонт эшләре бара иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, чишмә комплексын төзекләндерүгә 700 мең сум акча да бүлеп бирелгән. Чишмәнең суы искиткеч йомшак, тәмле. Халык, бу чишмә суын изгегә санап, юкка гына ераклардан килмидер инде ул. Шул ук Котлы Бөкәштә безгә, шушы чишмә суын эчеп, аның белән юынып авыруларыннан дәва тапкан берничә кеше турында сөйләделәр.
Чаллы каласына килгәндә исә, аның Аксак Тимер белән Туктамыш явыннан соң, Чулманның бу ягына чыккан Алтын Урда татарлары тарафыннан Кышлак-кала буларак корылганлыгы шик уятмый. Хәер, бәлки, элегрәк башка кабиләләр дә яшәгәндер монда. Тик, нигездә, ул Алтын Урда җимерелгәч, Нугай Урдасы татарлары «базасы» булган дигән фикер дөреслеккә иң якыны бугай. Бүгенге көндә борынгы каланың бер капка-манарасы торгызылган, тик тулаем алганда шәһәрлек шактый ташландык хәлдә ята. Бабайларның кала урынын сайлау осталыгы гына бүген дә искитәрлек дип уйлыйсың, борынгы Чаллы шәһәрлеге урынын әйләнгәч. Чаллы, аның тарихы турында кайбер хезмәтләр бар, тик аларда китерелгән шактый фактлар бик шик уята торган шул ук легендаларга гына охшаган. Чаллы каласы тарихы тулаем фәнни нигездә өйрәнелмәгән дияргә була. Монысы бәлки киләчәк эшедер.
Без кала урынында йөрибез. Көзге ачы җил уйный. Зур булмаган бугай Чаллы. Кемдер шунда ук билге куеп аңа Болгар зираты дип тә язып куйган. Нишләтәсең, мифик болгар темасы модада, үзебезнең чын тарих булган Урда бераз читтәрәк кала шул. Алгарак китеп, шуны әйтергә була: бүген татар изге дип санаган барлык урыннар да, нигездә, Алтын Урда чоры белән бәйләнгән. Хәер, болары турында алдарак язарбыз әле.
Тулаем алганда, Чаллы каласы урыны да, Хәлфә бабай кабере һәм андагы чишмә дә татарның изге урыны саналырга тулы хокуклы. Туристлар да алып килеп булыр иде монда. Әз генә тырышканда, билгеле. Хәлфә бабай каберен, кала урынын карап йөрдек, чишмәдән су алдык. Монда да, чишмә суы алгач, улакка вак акча ташлау традициясе сакланган икән - чишмә суында тиеннәр ялтырып ята. Бу чишмә суыннан беренче тапкыр авыз иткән юлдашларым суның йомшаклыгына, тәмлелегенә игътибар иттеләр. Бу яклардан үтәргә туры килсә, туктамый китмәгез.
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading