16+

Бәрәңге һәм яшелчә үстерү мәйданнарын 12 процентка арттырачаклар

Бәяләрне тотрыклыландыру максатыннан быел бәрәңге һәм яшелчә үстерү мәйданнарын 12 процентка арттырырга уйлыйлар. Бу турыда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

– Җитештерүчеләргә ярдәм чаралары да каралган. Бәрәңге һәм яшелчә җитештерүче барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре гектарына 25 мең сум алачак, ә чәчү мәйданнарын узган ел белән чагыштырганда 10 һәм аннан да күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар һәр гектарга 40 мең сум күләмендә субсидия алачак. Узган ел гектарына бары тик 25 мең сум иде, – диде ул Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.

Сүз уңаеннан: 2021 елда республикада гомуми мәйданы 5,9 мең гектарны тәшкил иткән 82 бәрәңге һәм яшелчә җитештерүче эшләгән. Әлеге мәйданнарның 70 проценты 6 муниципаль районда тупланган.

Алдагы еллардагы тәҗрибәне кабатлап, быел да авыл халкына бушка орлыклар таратылачак. Орлыкларны сатып алу өчен хөкүмәттән 10 млн сум акча бирелә.
– Татарстан кулланучылар союзы булышлыгы белән шәхси хуҗалыклар үстергән яшелчәләрнең бер өлешен сатып алып, сәүдә үзәкләренә кую өчен килешүләр төзергә ниятлибез, – диде докладчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading