16+

Бәрәңгене «алтын»нан сакла!

Бүгенге көндә чит төбәкләрдән һәм илләрдән үсемлекләрдә, терлекләрдә очрый торган төрле авыруларны, корткычларны кертмәү, ачыкланганнарын вакытында юк итү һәм тиешле чарасын күрү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның белән республикада Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе шөгыльләнә. Алар, республикада яхшы эпизоотик һәм фитосанитар мохит урнашсын өчен, контроль-күзәтү чаралары үткәрә, авыл хуҗалыгы җирләренең...

Бәрәңгене «алтын»нан сакла!

Бүгенге көндә чит төбәкләрдән һәм илләрдән үсемлекләрдә, терлекләрдә очрый торган төрле авыруларны, корткычларны кертмәү, ачыкланганнарын вакытында юк итү һәм тиешле чарасын күрү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның белән республикада Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе шөгыльләнә. Алар, республикада яхшы эпизоотик һәм фитосанитар мохит урнашсын өчен, контроль-күзәтү чаралары үткәрә, авыл хуҗалыгы җирләренең...

Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) кергәч һәм Таможня берлеге оешкач, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җилкәсенә зур җаваплылык ятты, чөнки бу үзгәрешләр Россия һәм Таможня берлеге белән БСО илләре арасында йөкләр хәрәкәтен арттырды, шул исәптән, авыл хуҗалыгы продукциясен ташучылар да күбәйде. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов әйткәнчә, мәсәлән, 2013 елда Татарстан Республикасына АКШ һәм Даниядән 2 меңнән артык мөгезле эре терлек, Франциядән 744 йорт куяны һәм 119 баш токымлы ата дуңгыз кергән. Шулай ук республикага чит төбәк һәм илләрдән орлыклар, үсемлекләр һәм башка продукция гел кереп тора. Нурислам Хәбипов белән чит илләрдән кергән авыл хуҗалыгы продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сөйләштек.
- Нурислам Нуриманович, аграрийлар иң җаваплы эшләрнең берсен - чәчүне тәмамлап килә. Көзге уңышның нинди булачагы иң элек орлыкның сыйфатына, аның фитосанитар халәтенә дә нык бәйле бит.
- Бу яктан Россельхознадзорның орлык контроле һәм ашлык сыйфаты өлкәсендә фитосанитар күзәтчелеге бүлеге башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән кергән орлыкларны даими рәвештә контроль астында тота. Авыл хуҗалыгы культураларының орлыклары да, халык утыртыр өчен сатып ала торган җиләк-җимеш үсентеләре дә, яшелчә һәм чәчәк культуралары - барысы да карала, тикшерелә. Быел ел башыннан карантин фитосанитар контроль аша 4 мең тоннага якын орлык үтте, 3 миллионга якын данә пакеттагы орлык, 850 меңнән күбрәк җиләк-җимеш һәм декоратив культуралар үсентеләре каралды.
- Начар сыйфатлы орлыклар ачыкланганы булдымы?
- Орлык материалларының барысы да диярлек карантин объектлардан азат. Шулай да быел бер очрак булды: Үзбәкстаннан кертелгән 2 тонна суган орлыгы арасында чормавык дигән чүп үләне (повилика полевая) орлыклары табылды. Ул йөк ташучыга кире кайтарылды.
- Хәзерге вакытта базарларда чит илдән кергән бәрәңге дә сатыла. Нидерланд, Польша, Мисыр һәм башка ил бәрәңгеләре очрый. Алар белән бергә, яңа төр бәрәңге авырулары керү куркынычы да юк түгелдер?
- Безнең республикага кергән бәрәңгене тикшергәндә, карантин авырулар ачыкланмады. Ә менә Краснодар краенда диңгез портында зарарланган бәрәңге ачыклану очрагы булды. Аннан соң, бәрәңгене зарарлый торган алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы таралган Чувашстаннан да бәрәңге кертелә. 2012-2013 елларда идарә белгечләре әлеге бәрәңге авыруын Югары Ослан, Норлат, Әлки, Әтнә һәм Балык Бистәсе районнарында ачыклаган иде. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге районнарның авыру табылган авылларында карантин фитосанитар зоналар һәм режимнар урнаштырылды, шулай ук, ТР Министрлар Кабинеты карары белән, алтынсыман бәрәңге нематодасы буенча карантин салынды. Моңа хәтле нематода буенча фитосанитар зоналар Чүпрәле, Кукмара һәм Арча районнарында ачыкланган иде. Авыруларның барысы да йорт яны участокларында табылды, ә республикадагы бәрәңгенең 80 процентын нәкъ менә алар җитештерә.
- Бу авырудан котылу юлы бармы соң?
- Нематода авыруы барлыкка килүне кисәтүнең иң яхшы ысулы ул, әлбәттә, бары тик тикшерелгән орлык бәрәңгесен генә утырту. Халыкка бәрәңге алган вакытта сатучылардан фитосанитар документларны сорарга кирәк. Орлык бәрәңгесен башка төбәкләрдән, илләрдән алып керүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исә, аңа фитосанитар контроль үткәрү өчен, идарә белгечләренә күрсәтергә тиеш.
- Шулай да әлеге авыру барлыгы ачыкланса, нишләргә кирәк?
- Беренчедән, әлеге авыруга каршы торучан бәрәңге сортларын утыртырга була (Алмаз, Розара, Латона, Зекура, Санта, Жуковский, Адретта, Аспия, Архидея һ.б.). Икенчедән, бәрәңгене зарарланмый торган культуралар белән чиратлаштырырга мөмкин, алар: кәбестә, укроп, кишер, редиска, борчак, клевер, күпьеллык үләннәр. Шулай ук бәрәңгенең әлеге авыруга каршы торучанлыгын орлыкны микроэлементлар белән эшкәртү, үрдерү, туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү дә арттыра. Ә менә алтынсыман бәрәңге нематодасы авыруы белән көрәштә химик ысулларның нәтиҗәсе юк диярлек.
PS. Орлык һәм утырта торган материалны документларсыз сату фактлары булса, аларда яки җир участогында ниндидер шикле нәрсәләр күренсә (билгесез корткычлар, авыру яки чүп үләннәре), шушы адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20 а, 214 нче кабинет яки 277-68-29 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading