Чынлап та, бакчасында нинди генә төр чәчәк үсми. Һәр чәчәкнең биш-алты төрле сорты гына бар ди. Кайда буш урын күренә, шунда чәчәккә урын табыла. Алар арасында сәйләннән үрелгән чәчәкләрне дә чыгарып утырткан. Ә өйләрендәге нәрсәгә генә кагылма, барысы да аның кул эше. Йөздән артык гөл генә үсеп утыра. Алардан кала бәйләнгән япкычлар, җәймәләр, чигелгән мендәрләр, калфак-түбәтәй, картина, сөлгеләр, пластмасстан да, агачтан да, гомумән, кул астында нинди материал бар – шулардан ясалган эшләнмәләр тәрәз төбендә дә, шкафларда, өстәл өстендә дә урын алган.
Тиздән алтмыш яшен тутырырга җыенган Зөлфия апа бик яшьли – 18 яшендә үк кияүгә чыккан. Колхозда да, мәктәптә дә, тегүдә дә эшләгән. Кул эшенә осталыгы әнисеннән килә.
– Әнинең берничә җирдә бәйләме тора иде. Мунча чоланында да, өй алдында да, өйдә дә бәйли башлаган әйберләре ята. Кайда утырып тора, шунда бәйли иде. Яшь булсам да, олырак апалар миңа бәйләргә өйрәнергә килеп йөрде. Бер утыруда кечкенә кызыма күлмәк бәйләп кидерә идем, – ди ул.
Бөтен әйбер дефицит заманда дермантиннан сумкалар, башмаклар да теккәләгән. Почта аша төрле журналлар алдырып, шулардан бәйләргә өйрәнгән. Бервакыт кызына Сабан туена киеп чыгарга күлмәге булмагач, бер төн эчендә акбүздән күлмәк тегеп, түшләрен чигеп куйган.
Комментарийлар