Шәһри Казан

Бушлай таучык, матур сыннар анда гына...

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында яшәүче Дамир Заһретдинов һәр елны үзенчә әзерләнеп каршы ала: быел да ул үз йорты каршына Кыш бабай белән Кар кызы, ел символы булган маймылны, "Яңа ел белән!" дип язылган боз белән катырылган таучык, аккошлары, камышлары булган искиткеч матур аккош күлен ясап куйган.

Гаҗәеп сыннарны ике көн эчендә ясап та бетергән ул. Яңа ел маскарадында ел саен Кыш бабай булып катнашучы, туган авылы турында җыр язган, үзе гармунда уйнап, матур итеп җырлаучы Дамир әфәнде ел саен менә шушындый бүләк ясап авылдашларын һәм кайткан кунакларны куандыра. Тау шуарга килүчеләргә үзе ясап куйган махсус шугычларын да әзерләп куярга онытмый ул. Көндезен бала-чага, кичләрен яшьләр өзелми әлеге киң күңелле Заһретдиновлар капка төбеннән.

Тормыш иптәше Гөлия белән ике ул үстерүче Дамир әфәнде чын-чынлап авылына гашыйк, ихлас кеше. Аның кебек алтын куллы, киң күңелле кешеләре булганда авыллар яши әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: