16+

Быел бал уңышы нигә азрак?

Коры һава торышы аркасында быел бал да азрак булырга охшаган.

Быел бал уңышы нигә азрак?

Коры һава торышы аркасында быел бал да азрак булырга охшаган.

Бу вакытка балны сата башлый идек, быел әлегә кәрәзләр буш, ди «Татарстан умартачылары» оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. Яңгырлар булмагач, дым юк, бик эссе һәм шунлыктан кортлар юкәгә дә очмый икән.
– Кортлар өчен бал җыярга иң уңайлы температура көндез +25 градус, төнлә +18 градус. Узган елны умарталарым күл буенда иде, быел ул күл кипкән. Дым җитми. Тик без өмтеебезне өзмибез. Көнбагыш чәчәк атарга җыена, алда әле июль ае бар, бәлки балны кирәкле күләмдә алып булыр, – ди умартачы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading