16+

Чишмәгә яңа сулыш өрделәр

Саба районы Шекше авыл җирлеге музее тагын бер экспонатка тулыланды.

Чишмәгә яңа сулыш өрделәр

Саба районы Шекше авыл җирлеге музее тагын бер экспонатка тулыланды.

Авыл халкы һәм кайткан кунаклар яратып йөри торган "Саимә чишмәсе"нең агачтан эшләнгән макеты бу. Туган авылы Алан- Елганы ихластан яратучы, авылдашларын тирән хөрмәт итүче, башка шәһәрдә яшәсә дә, күңеле, җаны белән һәрчак туган йортына ашкынучы Ришат Нәфыйк улы Кавиев ясата аны.

Моннан берничә ел элек чишмәнең үзен дә нәкъ менә ул туганнары, дуслары белән бергәләп төзекләндергән, аңа яңа сулыш өргән иде. Шундый игелекле уллар үстергән ана хөрмәтенә чиста су чыганагына "Саимә чишмәсе" дип исем бирелде. 

Макетны ясаучы, Сабабаш авылында яшәүче агач эше остасы Фоат Закиров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading