16+

«Чыдап булмый, көләсе килә генә бит... хикмәт!»

Сиздерми генә җәйнең икенче яртысы да килеп җитте.

«Чыдап булмый, көләсе килә генә бит... хикмәт!»

Сиздерми генә җәйнең икенче яртысы да килеп җитте.

Яздан бирле бакча эшләре белән мәш килеп кайнаган бакчачылар мул итеп уңыш ала башлады. Бигрәк тә кыяр, помидор ише яшелчәләрне күп итеп үстерә бездә халык. Бездә дигәнем Баулы районында. 

Соңгы елларда халык телефоннан да оста файдалана бит. Олысы-кечесе үзенең ни эшләгәнен, нәрсә ашаганын, кайда йөргәнен, нинди яшелчә-җимеш үстергәннәрен дә фото ясап, статусына куя. Баулыда яшәүче Гүзәлия Вальтееваның да гаҗәеп яшелчәсен шуннан күреп алдым. 

–Быел помидор бик күп утырттык без. Теплицага да, болай ачык грунтка да. Уңыш мулдан. Әле кайсы кызара, кайсы саргая, кара төстәге помидорлар да бар бездә, – дип сөйләде ул. – Менә гаҗәп, шулар арасында төрле формада үскәннәре дә очрый бит. Башка елларда йөрәккә охшаганнары, колаклы кебекләре була иде. Быел бу помидорны өзеп тә алдым, чыдап булмый, көләсе килә генә бит... хикмәт!

Индира Сәйфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading