16+

Дүрт чиләктән ничек илле чиләк бәрәңге алырга?

Бу көннәрдә авыл халкының бөтен уе һәм игътибары бакчасында. Җире өлгерсә, Аллаһка тапшырып бәрәңгесен дә утыртып куярга иде. Тәҗрибәле бакчачы Франс абый Хәлилов егерме еллап инде “Адретта” сортлы бәрәңге үстерә. Аңардан тыш, сынап карау өчен, ел да ике төрле яңа сорт утыртып карый.

Дүрт чиләктән ничек илле чиләк бәрәңге алырга?

Бу көннәрдә авыл халкының бөтен уе һәм игътибары бакчасында. Җире өлгерсә, Аллаһка тапшырып бәрәңгесен дә утыртып куярга иде. Тәҗрибәле бакчачы Франс абый Хәлилов егерме еллап инде “Адретта” сортлы бәрәңге үстерә. Аңардан тыш, сынап карау өчен, ел да ике төрле яңа сорт утыртып карый.

Бәрәңге утырту эшенә керешер алдыннан оста бакчачыларның киңәшләре белән таныштырабыз.
– Көз көне уңыш алгач, өч төрле бәрәңгене өч кәстрүлгә салып пешерәбез дә ашап карыйбыз. Минем өчен бәрәңгенең тәме мөһим. Ни гаҗәп: “Адретта” барысына караганда да тәмлерәк булып чыга һәм ел да шулай. Аны алыштырырдай сорт юк әлегә, – ди ул.

Җир өлгергәнме-юмы икәнен белер өчен 10 сантиметр тирәнлектәге туфракның җылылыгын тикшерә. +8..+10 градус җылы күрсәтсә, утыртырга була. Иртәрәк утыртудан мәгънә юк. Туфрак кирәкле температурага чаклы җылынмыйча, бәрәңге бүлбесе барыбер үсеп китә алмый. Ул гына да түгел, аңа корткычлар ияләшергә һәм чери башларга да мөмкин.

Утыртырга 20 көн кала баздан чыгарып, яктырак һәм җылырак урынга яшелләндерергә куярга кирәк. Яшел төскә кергәч, аңарда соланин дигән агу барлыкка килә. Андый бәрәңгене ашарга ярамый, ә менә утырту өчен иң кулае. Үзенең агуы ул белән үз-үзен корткычлардан саклый.
Орлык материал итеп Франс абый әстерхан чикләвеге кадәргедән йомырка зурлыгына чаклы бәрәңгене атады.

– Эре булса, аны бүләргә туры килә. Димәк, “күзләре” саны да азая. Алар күбрәк булган саен, аның ботагы да көчле булып үсә, – дип киңәш бирде бакчачы.
Бакчада чүп үләне күп тишелеп чыкмасын дисәгез, бер генә ел черегән тиресне кертә күрмәгез. Аңарда чүп үләне орлыклары әле үлеп бетмәгән була. Бакча өчен бик нык череп, туфрак кебек таралып торган тирес яхшы. Әмма аны күп кертергә дә кирәкми икән, югыйсә бәрәңгенең тәме югала. Бу тирес составында азот күп булу белән аңлатыла. Чама белән бер квадрат метр мәйданга 5-10 литр чиләк ашлама кертсәң яхшы. Көздән бер сутый җиргә өчәр килограмм суперфосфат белән сернокислый калий, ягъни калий сульфаты ашламасын кертергә кирәк.  

Кайбыч районының Кошман авылыннан Салих абый Мотыйгуллин симәнәгә эре бәрәңгеләрне генә сайлап алып, ярып утыртырга кушты. Вак бәрәңгене утыртып, без үзебез үк сортны көчсезләндерәбез, вактан вак бәрәңге чыга инде, ди ул. 10 сутыйга бер чиләк исәбеннән “Азофоска”, “Нитроаммофоска” ише ашламалар кертергә киңәш итте. Трактор белән бакчаны эшкәртер алдыннан кул белән сибеп чыгам, ди ул.

Менделеевскида яшәүче Рифкать абый Закировның бакчасы зур түгел икән, бәрәңгене дүрт кенә чиләк утырта. Әмма шуңардан да ел саен 50 чиләк бәрәңге ала. Без шалтыратканда, гараждан чәчүлек бәрәңгесен алып кына кайтышы иде. Утыртыр алдыннан бәрәңге бүлбеләрен марганцовкалы суда тотып ала икән. Аннары җилләтеп киптерә. Утырткан вакытта чиләккә көл белән ярылган бәрәңгеләрен сала, юеш бәрәңгегә көл әйбәт ябыша, ди ул. Көл күп булганда, аны симәнә бәрәңге төшеп утырасы чокырчыкка да салып калдыралар. Көл микробларны да үтерә, ашлама да булып тора.

– Бәрәңгегә көлне жәлләмибез, әмма чиста утын көле генә кирәк. Элегрәк шашлык пешерә торган җирдән дә алып китә идем. Хәзер алар аны җыеп баралар, кибеттән махсус килеп алып китәләр дә саталар икән. Аларның көле яхшы, чиста каен утынын ягалар, – ди бакчачы.   

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading