Редакциябездә «Торналар төшкән җирдә» конкурсына нәтиҗә ясаган көннәр, кунакларны каршылыйбыз. Җиңүчебез Әгерҗе районыннан Асия Корбангалиева да, безгә кушылып, язмасының герое Рамил Исмәгыйлевне көтә. «Ул бик горур кеше. Кешеләргә ярдәм итә, ә башкаларны мәшәкатьләргә яратмый. Сезнең монда пандуслар юк икән, шау-шусыз гына күтәрелү чарасын тапсак кына инде», - ди ул.
Шуннан бирле безнең редакция Рамил Исмәгыйлев белән аралашып тора. Аның ярдәме белән быел республика районнарында урнашкан бик күп картлар йортында яшәүчеләр «Шәһри Казан» газетасын укый алачак. Әгерҗегә барып, аның туган якларын күреп кайту теләге дә бар иде. Әле күптән түгел барысын да үз күзләребез белән күреп, аның булдыклылыгына шаккатып кайттык. Рамил Исмәгыйлевне Асия ханым гына түгел, без үзебез дә хәзер бик яхшы беләбез, шуңа күрә алда язылачак җөмләм өчен героемнан гафу үтенәм. Бәхетсезлек очрагыннан соң Рамил Исмәгыйлевнең аяклары йөрми. Бу турыда язмыйча гына да аның эш тәҗрибәсе белән уртаклашып булыр иде. Ә минем аны тормыштан зарланучы сау-сәламәтләргә үрнәк итәсем, мөмкинлекләре чикләнгәннәрдә, менә ул булдырган бит, дип, өмет чаткысы уятасым килә.
Агач эшкәртү цехы
Әгерҗе районының урман эчендә утырганын исәпкә алсак, агач эшкәртү белән шөгыльләнмәү үзе үк гөнаһ булыр кебек. Рамил Исмәгыйлев тә бу юнәлештә инде алты ел эшли. Үз эшен булдырып башкарган кеше өчен аз вакыт түгел, шуңа күрә бүгенге көндә базалары бик нык. Урманны да үзләре үк кисеп ташыйлар, куәтле җиһазлар белән сыйфатлы итеп эшкәртәләр. «Сатып алучыларга кытлык кичермибез. Атна буе эшләгәч, кайчакта ял көннәрендә бераз тынычлабрак торасы килгән вакытлар да булгалый. Ә төзегән кеше, киресенчә, ял көнен эшләргә дип көтеп ала. Болары, әлбәттә, аз-азлап алучылар. Агач материалларын без күпләп үзебез дә илтеп бирәбез», - дип таныштырды эшләре белән Рамил Исмәгыйлев.
Терлекчелек
Пилорама шау-шуын ташлап, фермага юл алабыз. «Безнең этебез бик акыллы, сарыкларны куалап, абзарларга да кертә, кирәк икән капканы да ябып куя», - диде Рамил Салих улы, каршыбызга йөгереп чыккан «сакчысын» мактап. Абзарлар өр-яңадан ремонтланган, төзек коймалар, чип-чиста ишегалды. Һәркайда чын хуҗа барлыгы сизелә. Иллегә якын мөгезле эре терлек, егерме бишләп сарык, дүрт ат. Бер бәтиләре сыер сөте эчеп үскән икән, ул да «үги әнисе» янында йөгереп йөри. Болар барысы, бербөтен булып, таза тормышлы шәхси хуҗалыкны хәтерләтә. Исәпләре киләчәктә савым сыерларның санын арттыру. Сатып алу өчен гел бозау эзләп йөрүгә караганда, үзеңнеке булса, уңайрак бит. Ферма территориясенә күз салгач, Рамил Исмәгыйлевнең киләчәктәге планнарын күзалларга була, монда әле әллә нинди хыялларга җирлек бар.
Игенчелек
- Бу урынга торналар төшә, әнә тегендә бик матур күлебез бар, менә бу аланлыкта йөрсәң, кабан дуңгызлары очравы бик мөмкин, - Рамил Салих улы бу тирәләрнең һәр кишәрлеге, анда нинди кыр хайваннары, нинди кошлар яшәгәнлеге турында мавыктыргыч итеп сөйли сөйли чип-чиста бодай басуына алып чыкты. Барлыгы 150 га җирләре бар. Игенчелек белән башлыча терлекләргә азык әзерләү өчен шөгыльләнәләр икән. Бер урынга ел саен бер культура чәчү агротехника таләпләренә туры килми, шуңа күрә, урынын алмаштырып, бодай, борчак, арпа, солы чәчәләр.
- Миллек бәйли торган чорлар, - дип, янәдән каенлыкка карап сүз башлады Рамил Исмәгыйлев. - Кайчандыр мин көненә 50шәр данә миллек бәйли идем. Себеркесен дә бәйләдем. Әти мәрхүм: «Себеркене, улым, авылда булдыксызрак кешеләр генә бәйли», - дип әйтә торган иде. Аның ни әйтергә теләгәнен аңласам да, ул вакытта дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм. Иренми эшләсәң, бу юнәлештә дә шактый табыш алырга була. Күпләп сатып алырга теләүчеләр бихисап, әле дә сорыйлар. Ә иң мөһиме, кимсенмичә үз-үзеңне туендыра алу».
Теплица
Исмәгыйлевләрнең әллә каян балкып торган шәхси йортлары янында зур теплица урнашкан. Район җитәкчесе Фәрит Габбасов: «Тырышып карамыйсыңмы, дәүләтнең ярдәме дә бар», - дигәч, аны бик хөрмәт иткәнгә генә алынган идем бу эшкә», - ди Рамил Исмәгыйлев. Шулай шул, дәүләт ярдәме беренче карашка бушлай кебек тоелса да, аның мәшәкате бик күп. Теплицада башлыча хуҗабикә Надя шөгыльләнә икән. Моңарчы күргән төгәлсезлекләр, мәшәкатьләр инде артта калган, безнең күзгә рәт-рәт булып кояшка үрелгән кыяр үсентеләре генә күренде.
Машинага утырып, юлга чыккач та, аннан соң да күңел ничектер Рамил Исмәгыйлевтән аерылып бетә алмады. Көчле рухлы кеше. Ул үзенең бөтен яшәеше, булдыклылыгы белән, язмышына каршы чыгып, син минем мөмкинлекләремне чикли алмадың, дип әйтә сыман.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар