16+

Җәен, көзен – «КАМАЗ»да, кышын – чаңгыда

Николай Юзиев инде 46 ел руль артында. 66 яшендә булса да, күз тимәсен, егетләр кебек әле ул.

Җәен, көзен – «КАМАЗ»да, кышын – чаңгыда

Николай Юзиев инде 46 ел руль артында. 66 яшендә булса да, күз тимәсен, егетләр кебек әле ул.

Ел саен урып-җыю эшләре башлангач, бер ­«КАМАЗ»ны ремонтлый да «Заря» хуҗалыгыннан төрле районнарга ашлык ташый ул. Өч метр ярым биеклектәге ­«КАМАЗ» арбасына да җәһәт кенә менеп төшә. Ә кыш көннәрендә рәхәтләнеп чаңгыда йөри.
- Көненә 5-6 чакрым чаңгыда йөрү, саф һавада спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, кәефне күтәрә, - ди ул. Фотога төшерә, сораулар яудыра башлагач: «Күп сөйләшмим, вакытым да юк, эшләргә кирәк, Кайбычта көтәләр мине», - дип тизрәк машинасына ашыкты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading