16+

Эшмәкәр-фермерлар татар базарына җыела

Бүген авылларны эшмәкәр-фермерлар гына үстерә ала. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләр мисалында ул аеруча күзгә ташлана.

Эшмәкәр-фермерлар татар базарына җыела

Бүген авылларны эшмәкәр-фермерлар гына үстерә ала. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә яшәүче эшмәкәрләр мисалында ул аеруча күзгә ташлана.

Алар мәчет тә сала, мәктәп, мәдәният йортын да төзекләндерә, юл да сала, авыл халкын эшле дә итә, Сабан туйларын уздыруны да үз өстенә ала. Татар авылларын тагын нинди юллар белән үстереп була, аның яшәешен һәм киләчәген ничек тәэмин итәргә? IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары шул хакта фикер алышачак.

Татар авыллары эшмәкәрләре 31 март – 2 апрель көннәрендә Казанда очрашачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә, быел әлеге җыенга Россиянең 40 төбәгеннән һәм республика районнарыннан 500 кече бизнес вәкиле һәм фермерлар җыела, якын чит илләрдән дә кунаклар көтелә.

– Алдагы елларда җыенга меңгә якын кеше килә иде. Пандемия белән бәйле рәвештә чикләүләр кертелү сәбәпле, аларның саны 500гә калдырылды. Җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр биш төркемгә бүленеп, татар авылының бүгенге яшәеше һәм киләчәге; авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләре; авыл җирлегендә сыйфатлы азык-төлек җитештерү; кооперация оештыру өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре; авыл хуҗалыгын цифрлаштырудагы яңа мөмкинлекләр турында сөйләшәчәк. Җыенда катнашучылар Татарстанның Тукай районы авылларына да сәфәр кылачак. Анда җирле эшмәкәрләр, фермер хуҗалыкларында булып, аларның эш тәҗрибәсе белән танышачак, бу делегатларга эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә кирәк, – дип сөйләде ул.

2 апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак. Быелгы җыенның төп яңалыгы – Президентыбыз чит төбәкләрдәге татар авыллары башлыклары белән иртәнге эшлекле аш уздыра. Традициягә кергәнчә, Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылачак. Быел ул “Татар базар” дип аталып, ул киләчәктә башка җыен-форумнарда, бөтенроссия сабан туйларында һәм башка чараларда традициягә кертеләчәк. 

Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев авыл эшмәкәрләренең бүген күпер, юллар, мәчетләр салучы да, милли мәдәнияткә инвестиция дә кертүчеләр булуын ассызыклап узды.
– Илдәге тулаем эчке продуктның илле проценты кече эшмәкәрләрнең хезмәте нәтиҗәсе. 1959-1979 елларда авылларны зурайту проекты булган. Нәтиҗәдә егерме ел эчендә 177 мең авыл юкка чыккан. Соңгы утыз елда 40 мең авыл таралган, тагын 50 меңе юкка чыгарга тора. Татар авылларын саклап калу өчен татар эшмәкәрләренең ярдәме кирәк, – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading