16+

Эт – эткә... яки Шушмабашта сөтне нигә арзанга җыялар?

Халыктан җыела торган сөткә бәяләрнең арзан булуы - авыл кешесенең иң авырткан җире, мөгаен. Бу мәсьәләгә карата булган сорауларны редакциягә әледән-әле юллыйлар. Чираттагы шундый мөрәҗәгать белән безгә Арча районының Шушмабаш авылы халкы чыкты.

Эт – эткә... яки Шушмабашта сөтне нигә арзанга җыялар?

Халыктан җыела торган сөткә бәяләрнең арзан булуы - авыл кешесенең иң авырткан җире, мөгаен. Бу мәсьәләгә карата булган сорауларны редакциягә әледән-әле юллыйлар. Чираттагы шундый мөрәҗәгать белән безгә Арча районының Шушмабаш авылы халкы чыкты.

- Бездән сөтне 17 сумнан гына җыялар, ә күрше авылларда 18-19 сум бирәләр. Район буенча гына бер бәя куеп булмыймы икән ул? Тир түгеп тырышып тапкан хезмәтебезнең акча җимешен дә күрәсебез килә. Бик кызганыч бит. Өчәр-дүртәр сыер асраучылар бар. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның, сөт бәяләрен 19 сумнан киметмәскә, дигән эчтәлектәге боерыгы бар дип ишеткән идек. Ул чынлап та бармы икән? Әгәр булган очракта, ни өчен бу үтәлми икән? - ди алар.

Аларның сорауларына җавап табарга теләп, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарларын үстерү бүлеге белгечләре белән элемтәгә кердек.

- Мондый мөрәҗәгать белән чыгучылар бик күп, тик бөтен җаваплылыкны министрлыкка гына сылтап калдырырга да кирәкми. Беренчедән, закон буенча, министрлык боерык чыгара алмый, ул тәкъдим генә итә ала. Икенчедән, базар шартларында авыл хуҗалыгы продукцияләренә бәя базардагы вазгыять, сорау, тәкъдим һәм сезонга карап билгеләнелә. Сөткә бәя дә шулай ук.

Халыктан алына торган сөтнең бәясен төшерү мәсьәләсе министр Марат Әхмәтовны да бик борчый. Шушы уңайдан ул 25 майда республиканың трейдерлары һәм сөт эшкәртү предприятиеләре вәкилләре катнашында киңәшмә дә уздырды. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, сөт эшкәртү предприятиеләре белән җәйге чорда сөтне сатып алу бәясен бүтән төшермәскә дип килешенде. Моннан тыш, министрлык тарафыннан, сөт әзерләүчеләргә быелның 1 июленә кадәр халыктан җыела торган сөт бәясен 18 сумнан да арзанракка сатып алмаска, дип тәкъдим ителде. Бу мәгълүмат район башлыкларына да җиткерелде. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне район башлыклары, авыл советы рәисләре дә контрольдә тотарга тиеш. Министр исә эшкәртү предприятиеләренең вәкилләрен, хуҗалыклардан сөтне турыдан-туры сатып алу өчен, трейдерлар белән үзара мөнәсәбәтләрне яңадан карарга өндәде. Искәртеп үтик, сөт эшкәртү белән «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Касымовский сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ һәм башкалар шөгыльләнә. Шул ук вакытта министрлык Федераль монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә әлеге мәсьәләне контрольдә тотуны, сөткә бәя төшерүнең законлылыгын өйрәнүне сорап, мөрәҗәгать белән чыкты, - дип аңлатма бирделәр алар безгә.

Татарстанның Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов белән дә элемтәгә чыктык.

- Без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз. Хуҗалыклардан сөт җыючылар белән сөйләшкәндә, алар трейдерлар белән уртак тел таба алмауны әйтә. Соңгыларының исә үз дәлилләре. Сөтне Мәскәүгә, Новгородка яки Россиянең башка шәһәрләренә тапшырган вакытта, сөт күп булганлыктан, алмаулары турында әйтәләр. «Без гел бушка эшли алмыйбыз бит инде», - диләр. Югыйсә, киңәшмәдә трейдерлар да бар иде. Аларның саны бик күп, бер авылдан берничә кеше сөт җыйган очраклар да бар. Сезнең мөрәҗәгатьтән соң Шушмабашта сөт җыючы Төхвәтуллин белән кабаттан сөйләшербез. бу авылда, чынлап та, башкалар белән чагыштырганда, арзанрак бәядән җыялар. Арча районында шундый тагын берничә хуҗалык бар. Сөт бәяләре җәйге чорда кискен төште шул. Бу проблемадан хуҗалыклар да аена 1-2 млн сум акча югалта, - диде Ренат Гатиятов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading