16+

Фатирда кысылып ятмыйбыз дип, авылга кайтып киттек

Пандемия тормышны астын өскә китерер дип кем уйлаган – авыл хуҗалыгы техникасы белән сату итә торган танышым: “Җәй көне план тутыра алмый азаплана идек, быел артыгы белән булды. Кешенең акчасы да булган икән, авылга кайтучылар да күбәйгән ахры”, – дип әйтеп куйды.

Фатирда кысылып ятмыйбыз дип, авылга кайтып киттек

Пандемия тормышны астын өскә китерер дип кем уйлаган – авыл хуҗалыгы техникасы белән сату итә торган танышым: “Җәй көне план тутыра алмый азаплана идек, быел артыгы белән булды. Кешенең акчасы да булган икән, авылга кайтучылар да күбәйгән ахры”, – дип әйтеп куйды.

Кайтыр җирләре булганнар, дөрестән дә, төянделәр дә, фатирда кысылып ятмыйбыз дип, авылга кайтып китте. Ә кайберәүләр хәтта салада төпләнеп калырга да карар кылган. Шундыйларның берсе – Даут Хәкимов.

Биектау районында искиткеч матур урында Торнаяз дигән кечкенә генә авыл бар (исеме генә дә ни тора!) Тау кочагында сыенып яшәгән бу авылда Даутның әбисенең йорты булган. Җәй айларында егет әбисендә еш кунак булганлыктан, авылны яхшы белә. Тормыш иптәше Гүзәл белән дә ул нәкъ биредә таныша. Үзе Чистай ягында туып үссә дә, Торнаяз Казаннан ерак булмаганга, шул авылга кайтып төпләнергә ният кыла.
– Пандемия башлануга Гүзәл бала ялына чыкты да, март аенда авылга күчтек. Йорт бик иске иде. Үзебез төзекләндердек, – ди Даут.
Һөнәре буенча пешекчелек өлкәсендә инженер булса да, күбрәк иҗатка тартыла ул. Видеолар төшерү белән мәшгуль. Төп керем чыганагы да шуннан гыйбарәт.

Сүз уңаеннан, бу шөгыле аны блогер булырга этәрә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән танышуга да ярдәм итә (республика җитәкчесенең журналистлар белән еллык матбугат очрашуы вакытында Даут аңа соравын биргән иде).
– Чистайда үз йортыбыз белән тордык. Әбинең дә бакчасы зур. Шулай булгач, эш рәтен белеп үстем. Казанда күпме генә торсам да, мине авылга, җиргә тарта иде. Үзем бик хыялый кеше. Гүзәл моны күреп, миңа ышанды һәм син кая барсаң, без дә шунда торабыз дип, авылга кайтырга ризалашты. Авыл җирлегендә үзеңне камилләштерү өчен мөмкинлекләр бик күп. Ният булса, юллар ачыла диләр бит, – ди киләчәккә зур өметләр белән яшәүче Даут.
Ул Торнаязда авыл туризмын үстерү хакында хыяллана. Беренчедән, авыл Казаннан бер сәгатьлек юл ераклыгында гына урнашкан. Икенчедән, биредә сәнәгать юк. Искиткеч матур табигать! Кыш көне чана, чаңгы шуу, җәен җиләк, үләннәр җыю һәм башкасы өчен бу менә дигән урын!

Моннан тыш Даут авылларында рәссам Хәйдәр Сайбатталовның музеен ачып, анда туристлар өчен генә түгел, ә авыл балалары өчен дә иҗади үзәк булдырырга хыяллана.
– Музей ясарга ниятем барлыгын белгәннән соң, авылдагы әбиләр әйдә мин моны бирәм, әйдә миндә мондый әйбер бар дип, экспонатлар тәкъдим итә башлады. Күзаллавымда ул туган якны өйрәнү музее кебек булачак, – дип планнары белән уртаклашты Даут.
Торнаяз 20-25 йортлык кына авыл булса да, балалар биредә җитәрлек. Узган ел карантин биредә дә “эзсез” калмаган, 6-7 сабый дөньяга килгән.
“14 яшькә кадәр 15-20 бала бардыр”, – ди Даут. Алар өчен ул авыл уртасында спорт мәйданчыгы ясап куйган. Җәй көне балалар өчен мәйданчык ясарга исәп тота.

Даут үзе җитәкчелеккә ялынып, әйбер сорап йөри торганнардан түгел. Ә авылда ямаласы “тишекләр” шактый. Мисал өчен, биредәге кибет инде 15 еллап эшләми икән. Дөбъяз янәшәдә генә булгач, анысы проблема түгел, ди Даут. Әмма шырпы кирәк булган саен да күрше авылга йөрү хәзерге заманда кәмит түгелме соң?
Икенче проблема – ул юллар. Кышын аларны Торнаяз кешеләре трактор белән үзләре чистарта. Ә яз көне биредә йөрү кыенлаша икән.
Авылда мәчет тә юк. Монысы да балаларны тәрбияләүдә мөһим әйбер, дип саный Даут.
– Дин белән милләт алар янәшә бара. Хәзер исә ниндидер аерымлану сизелә. Телне дә оныталар, догалар да укымыйлар. Фәлсәфи китаплар, бизнес тренингларның кирәге дә юк – барысы да Коръәндә язылган, – дигән фикердә әңгәмәдәшем.
Авылда төпләнгән 26 яшьлек егетнең Торнаязны яшәртәсе, яшәтәсе килә.
– Авыл белән шәһәрдә шәһәрнең аермасы юк икәнен күрсәтәсем килә. Шәһәр тирәсендәге авылларда бигрәк тә. Тормышның ямен белеп яшәргә кирәк. Шәһәрдә синең көнең чабып уза. Ә акчаның барысын да эшләп бетереп булмый ул, – ди Даут.

Торнаяз карый торган Дөбъяз авыл советы башлыгы вазифаларын башкаручы Рамил Галиуллин сүзләренчә, кыш көне урамнарны чистарту проблемасы белән ул яхшы таныш. Әмма биредә дүрт авылга бер трактор гына эшли икән.
– Авыл советы һәм шәхси эшмәкәр арасында килешү төзелгән. Ул килешү нигезендә эшмәкәр тракторы белән авыл урамнарын чистартырга тиеш. Әмма безнең Дөбъяз авылы үзе дә бик зур, биредә 15 чакрым юл чистартасы. Тракторчы бөтенесенә дә берьюлы өлгерә алмый. Мин бу вазифада әле күптән түгел генә. Әмма ныклап керешкәч, ягулык белән булса да җирле тракторчыга ярдәм итәрбез, – дип вәгъдә бирде Рамил әфәнде.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading