16+

Фәрит Салихов: «Кешеләрне аңларга миңа Мәһдиев булыша»

Фәрит Салихов белән без Актаныш үзәгендә очраштык. Машинасындагы чаңгыны шәйләп, үзенең җиңеллегенә, төз гәүдәсенә карап, физкультура укытучысы микән дип уйлаган идем.

Фәрит Салихов: «Кешеләрне аңларга миңа Мәһдиев булыша»

Фәрит Салихов белән без Актаныш үзәгендә очраштык. Машинасындагы чаңгыны шәйләп, үзенең җиңеллегенә, төз гәүдәсенә карап, физкультура укытучысы микән дип уйлаган идем.

Фаразларым азмы‑күпме дөреслеккә туры килде: яңа танышым, чыннан да, сигез ел мәктәптә хәрби әзерлек һәм биология фәннәре укыткан икән. Аннан партия юлыннан киткән, соңыннан, кискен үзгәрешләр ясап, юл төзелешенә килгән. Һәр кеше - укылмаган китап, дибез. Фәрит Сали­ховның тормыш китабы бик тә мавыктыргыч, үзенчәлекле булып чыкты. Һәр битен ачкан саен сокландым, гаҗәпләндем. Без аның белән әле «шахмат уйнадык», әле «чаңгыда шудык», ул арада биология серләренә төшендек.

- Биологиядә миңа иң кызыклысы - геннар төзелеше, бу юнәлешне бик тирәнтен алты ел өйрәндем. Укыган саен, сорауларым артты гына. Ике ак тәнле кешедән негр баласы туса да гаҗәпләнерлек түгел, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Мин исә биология укытучысының ничек итеп юл төзелешенә кереп киткәнен төшенергә тырышам.
- Әниебез гомер буе бик төгәл, таләпчән кеше булды. Безне дә шундый итеп тәрбияләде. Эшкә тотынгансың икән, җиренә җиткереп башкарырга тиешсең, бу очракта нәтиҗә дә озак көттерми. Моның өчен, әлбәттә, белем кирәк. Шулай итеп, эш юнәлешен алмаштырган саен, югары белем алдым, миндә - өч диплом. Соңгысы - төзелеш институты. Ә эш урынын алыштыруга гаҗәпләнәсе юк, партия кушты, без эшләдек.

- Аңлавымча, сез гомер буе шахмат һәм чаңгы белән ныклап шөгыльләнгәнсез. Спортның ике капма‑каршы төрен ничек берләштерә алдыгыз? Алай гына да түгел, әле үзегез белән дистәләгән кешеләрне ияртә алгансыз бит.

- Җитәкче кешенең спортка карашы коллективка тәэсир итми калмый, әлбәттә. Эшкә алганда Фәрит абый, спортзалга алып кереп, күнегүләр ясата икән дип шаярталар иде. Сүзләрендә дөреслек тә юк түгел. Бер уйласаң, физик яктан әзерлексез кеше ничек итеп юл эше кебек авыр хезмәтне башкарсын ди. Күп очракта бер якны аксаткан кеше икенчесендә дә сыната. Бервакыт армиядән генә кайткан яшь егет эшкә урнашырга килгән. «Кайда хезмәт иттең?» - дим. Эчке гаскәрләрдә сак хезмәтендә булган икән. Сакчының бурычларын санап күрсәт, дим - белми. «Әле армиядән кайткансың гына, үзең берни белмисең. Тракторга утыртсам, анда эшләү кагыйдәләрен дә онытып, башкаларга зыян салырсың», - дип, эшкә алмадым.

- Кешеләрнең язмышына тэсир итәргә, хәтта аның агымын үзгәртергә туры килгәне булгандыр. Хәтердә аеруча уелып калганнары кайсылары икән?

- Мәктәптә ОБЖ дәрес­ләрен алып барган еллар, бер укучының физик яктан бөтенләй әзерлеге юк. Армия сафларында хезмәт иткәнеңне белсәм, бөтенләй дә йоклый алмамын инде, дигәнмен шул вакыт. Бервакыт хат килеп төште, анда укучымның хәрби киемнән фотосурәте, күкрәгендә «хәрби әзерлек отличнигы» дигән билге, ә фотосурәт артында язу: «Фәрит абый, тыныч йок­лагыз». Бу минем өчен бик кадерле хат, ул әле дә ­саклана.

- Фәрит Муллагалиевич, гомер буе халык арасында булсагыз да, кешеләрдән гайрәтегез чикмәгән. Һәркем турында яратып сөйлисез.

- Беркайчан да тырнак ас­тыннан кер эзләмим. Кем беләндер аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән, бу турыда онытырга тырышам, күңелемдә ачу тотмыйм. Бары тик дуслар исемлегеннән сызып кына атам. Алар ярдәм сорап кабат килсә, берни булмагандай булышам. Гомумән, кеше белән конфликтка кермәскә тырышам. Кешеләрне аңларга миңа Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре булыша, мин аны бик көчле психолог дип саныйм. Китап укырга бик яратам. Омар Хаям, Гамил Афзал шигырьләренең күбесен яттан беләм.

- Гаиләдә сез нинди ир һәм әти?

- Кайда гына эшләсәм дә, хатыным Нуриянең кабинетым ишеген ачып караганы булмады, эшемә тыгылмады. Бу аның тәрбиялелегеннән киләдер. Минзәләдә укыганда бер йортның башында дүрт кыз, икенче ягында без дүрт егет тора идек. Фатир хуҗасы: «Иң сабыры, тәрбиялесе Нурия», - дип әйтә иде. Күршедә яшәүче кызларның берсе исә: «Фәрит дигәне - миңа», - дип, мине «үзенеке» итеп куйган булган. «Бик кистереп әйтте, бу егет миңа булмас инде дип әйткән идем», -ди Нурия. Нурия гомер буе хастаханәдә лаборант булып эшләде, «Россиянең медицина хезмәткәре отличнигы» дигән күкрәк билгесенә лаек булды. Эшкә алданып, балалар үскәнен күрмичә дә калганмын дип үкенәм. Ике улыбыз бар. Икесе дә зур ихтыяр көченә ия, икесе дә бик яхшы билгеләргә генә укыдылар. Кечкенәсе хәтта абыйсы укыган мәктәпкә дә бармады, имеш, абыйсына ияреп йөри дип әйтәчәкләр. Холыкларындагы төгәллек, таләпчәнлек, тырышлык - дәү әниләреннән. Бүген төп йортка кайтканчы аны күреп чыгалар, гел чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр. Әниемә 87 яшь, Аллага шөкер, ул үз акылында, һәр көнен, һава торышын, кан басымын көндәлеккә язып бара.

- Сезнең тормыш матур калейдоскоп кебек. Яшәешнең матурлыгын үзегез генә тоеп калмыйча, башкаларга да күрсәтә һәм үзегездә булган мавыгуны башкаларга да йоктыра алуыгыз зур хөрмәткә лаек. Гел яңалыкка омтылучы кеше буларак, бүген нәрсә дип янып-көеп яшисез?

- Бүген мин - «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты. Кешеләргә азмы‑күпме генә булса да ярдәм итә алу - искиткеч зур бәхет. Февраль аенда Актанышта чаңгы буенча төбәкара ярышлар үткәрергә җыенабыз. Гыйнвар аенда шахмат сөючеләр янына Анатолий Карповны көтәбез, район өчен бу - зур вакыйга.

Фәрит Салиховларның йортлары тирәли дистәләгән юкә, миләш, нарат, балан һәм җимеш агачлары үсә. Мин исә аларның кешеләр күңеленә чәчкән матурлык, яхшылык, өмет орлыклары турында уйландым. Яхшылардан яхшылык йогар ди, кайтыр юлга үзем дә күңелем тулы яктылык белән кузгалдым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading