16+

Гел акча гына димәгән...

Шушы ук «Казан ярминкәсе»ндә гаҗәпләндергән тагын бер әйбер әллә ни кадәр төрдәге кош-корттан оештырылган күргәзмә иде. Әлеге кошларның хуҗасы Биектау районындагы Коркачыктан Галиәсгар абый Мифтахов. Ул үзе фермер, җире дә бар. Шул ук вакытта кош-корт үрчетү һәм үстерү белән дә шөгыльләнә. «Монысы махсус керем алырга түгел, күңел өчен», - ди...

Гел акча гына димәгән...

Шушы ук «Казан ярминкәсе»ндә гаҗәпләндергән тагын бер әйбер әллә ни кадәр төрдәге кош-корттан оештырылган күргәзмә иде. Әлеге кошларның хуҗасы Биектау районындагы Коркачыктан Галиәсгар абый Мифтахов. Ул үзе фермер, җире дә бар. Шул ук вакытта кош-корт үрчетү һәм үстерү белән дә шөгыльләнә. «Монысы махсус керем алырга түгел, күңел өчен», - ди...

Шулар арасыннан Кытай ефәге токымлы тавык үзенең нәфислеге, ефәк шикелле каурыйлы булуы белән аерылып тора. Мондый тавыклар Һиндстанда барлыкка килгән. Европага якынча 200 ел элек кергәннәр. Бу тавыклар яхшы чебеш аналары санала. Ә аның ите деликатеслар рәтендә йөри икән. Моңа тавыкның искиткеч матур тышкы кыяфәте генә сәбәпче түгел, ә аның ите дә тәме белән башкалардан аерылып тора.
Галиәсгар абыйның брама токымлы тавыклары да кызыклы. Әлеге төр тавыклар Россиягә 50 нче елларда килеп эләгә. Бу тавыкларны, нигездә, ит өчен үстерәләр, алар үзләренең зурлыклары белән аерылып тора. Тавыклар 3,5-4 кг хәтле, әтәчләре 5-5,5 кг кадәр җитәргә мөмкин. Алар елга якынча 160-180 йомырка салырга мөмкин. Галиәсгар абый әйтүе буенча, бу тавык һәм әтәчләрне паспорты булганда, 2 меңгә дә сатарга мөмкин хәтта. Тышкы кыяфәтләренә карасаң, бу кошлар бик нык күренә. Холык-фигыленә килгәндә, брама тавыклары һәм әтәчләре бик тыныч.
Ә менә сугышчы тавык һәм әтәчләр, киресенчә, үзләренең тиктормас һәм гел сугышырга гына торулары белән үзенчәлекле. Без карап торган вакытта да бер-ике тавык һәм әтәч чәкәләшеп алырга өлгерде. Галиәсгар Мифтахов төрле тавыклар үрчетү белән инде 7 елга якын шөгыльләнә. «Шулай бервакыт дусларда күреп алдым да үзем дә үрчетә башладым. Тавыкларны суярга дип түгел, ә күңел өчен үстерәм. Яратам мин аларны», - ди ул.
- Ә бу эштән керем алып буламы?
- Әлбәттә, декоратив тавыкларны бик теләп алалар. Тавык бер меңнән дә очсыз йөрми инде ул. Әйтүемчә, кайберләрен 2 меңгә дә сатып була.
- Сезнең кебек декоратив тавыклар үрчетү белән шөгыльләнүчеләр бүгенге көндә күпме?
- Һәр эшнең үз кызыксынучылары була. Шуның кебек төрле токымлы тавык үрчетүчеләр дә күп. Интернетта аларның төркемнәре дә байтак. Безнең Коркачыкта мин һәм тагын бер кеше шөгыльләнә бу эш белән.
Галиәсгар абый, кош-корт үстерү белән шөгыльләнергә уйласагыз, иң яхшысы - Һиндстан үрдәге үстерү, диде. «Беренчедән, ул бәбкәләрен үзе утырып чыгара. Аннан гадәти үрдәкләр шикелле бертуктаусыз кычкырып та утырмый. Аның ите дә искиткеч файдалы һәм тәмле. Әмма шунысы бар: аларга җылы кирәк. 15 градустан түбәнрәк булса, аларга салкын тия, шуңа күрә аякларын бик нык сакларга кирәк. Ул гел корыда булырга тиеш», - диде кошчы Галиәсгар абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading