Республикабызда дәүләт тәкъдим итә торган программалардан авыл кешеләренең күбесе файдаланып калырга тырыша. Авылда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, крестьян-фермерлык хуҗалыгын оештыру һәм кирәкле җайланмалар алу өчен ул ярдәм булып тора.
Татарстан фермерлары янәдән авыл хуҗалыгын үстерү өчен грантлар алачак. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян-фермерлык хуҗалыкларын сайлап алуда катнашу өчен гаризаларны кабул итә башлады. Авыллардагы кече хуҗалык вәкилләренә, конкурста катнашып, гаилә терлекчелек фермаларын үстерү өчен грантлар алырга мөмкин. Бәйгедә республика территориясендә эш алып бара торган һәм теркәлгән крестьян-фермерлык хуҗалыклары катнаша ала. Җиңүчеләрне, җыелган балларны һәм әңгәмә нәтиҗәләрен исәпләп, бәйгенең комиссиясе билгели. Грантның иң зур күләме 5 млн сум булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар