16+

Яңалары гына түгел, онытылган элеккеге чирләр дә баш калкыта

Терлекләре һәм кошлар арасында яңа төр һәм шулай ук онытылган элекке чирләр әледән-әле кузгалып тора.

Яңалары гына түгел, онытылган элеккеге чирләр дә баш калкыта

Терлекләре һәм кошлар арасында яңа төр һәм шулай ук онытылган элекке чирләр әледән-әле кузгалып тора.

Соңгы тапкыр республикада моннан утыз ел элек булган бруцеллез чире быел кабат баш калкытты. Шуның нәтиҗәсендә Яңа Чишмә районы фермеры Николай Сколков китерелгән зыян 60 миллион сум белән исәпләнә. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, фермер хуҗалыгы башлыгына ул акчалар кайтарылмаячак, чөнки бруцеллез аеруча куркыныч чир саналмый. Хуҗалыктагы 770 баш эре терлек сугымга озатылган.  

Моннан тыш, август ахырында Лениногорскидагы кош фабрикасында кош гриппы очрагы теркәлгән иде. 

–    Тикшерү нәтиҗәләре кошларда кош гриппы булуын күрсәтте. 213 мең баш кош һәм 225 мең йомырка юк ителде. Шулай ук фабрикадан биш чакрым радиустагы шәхси хуҗалыклардагы кошлар да алынды. Моның өчен халыкка акча кайтарыла. Әмма кош фабрикасына килгән 50 миллион сумлык зыянны кайтару өчен иң элек предприятиенең биологик яктан якланганмы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк булачак, – диде ул журналистларга.  
Спикер билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанда 34 кошчылык фабрикасының 3есе генә биологик яктан якланган. 17 дуңгызчылык предприятиесенең – 12се. 

— Мин фәкать эре предприятиеләр турында гына сөйлим. Алга таба да эшлиселәре килсә, биологик куркынычсызлык турында кайгыртырга тиешләр. Элек без кошчылык һәм дуңгызчылык предприятиеләренә ябык режимда эшләү зарур дип әйтә идек. Мөгезле эре терлекләр буенча бу мәсьәләне әлегә кадәр күтәрмәдек. Әмма бүген бу предприятиеләр дә ябык режимда эшләргә тиеш.  Яңа технологияләр кулланып төзелгән эре предприятиеләр санитар-гигиеник контроль белән тәэмин итә торган җиһазлары булган биналарны һәм дизбарьерларын кулланмыйлар. Алар бүген ачык режимда эшлиләр. Югыйсә яңа һәм шул ук вакытта онытылган элеккеге чирләр чыгып тора. Бу фактны без истә тотарга тиеш. Тагын бер борчыган мәсьәлә: республикага инфекция тере мал белән керә. Терлек алып-сатып белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар. Аңлату эшләре алып барылса да, рөхсәтсез, тиешле документлары булмаган терлекләрне алып керүчеләре дә очрый. Алар терлекләрне дә, халыкны да. үзләрен дә куркыныч астына куя, – дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading