16+
#Спорт 24 апреля 2025, 21:05 Уку өчен 2 минут
3397
0
4

Радик Сәлахов: «Күптән җиңелгән юк иде. Шулай язган инде...»

24 апреля 2025, 21:05
3397
0
4
Уку өчен 2 минут

22-25 апрель көннәрендә Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә милли һәм билбау көрәше буенча «Алыш» Халыкара турниры уза.

Радик Сәлахов: «Күптән җиңелгән юк иде. Шулай язган инде...»

22-25 апрель көннәрендә Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә милли һәм билбау көрәше буенча «Алыш» Халыкара турниры уза.

13 илдән 300 дән артык спортчы теркәлгән, дип белдергән иде оештыручылар. Россия данын яклап, безнең Татарстан егете, чыгышы белән Зәй районыннан булган чемпионыбыз Радик Сәлахов та бу көннәрдә Ашхабадта ярышларда йөри. Радиктан хәл-әхвәлләрен сорашып алдык.

-Ярыш төгәлләнеп, бүләкләү тантанасы булып, әле генә кунакханәгә кайтып җиттек, - ди Радик. - II урында калдым. Финалда төрекмән егетенә җиңелдем. Җиңеп барган җирдән... Уңыш елмаймады, дип әйтимме... Үзем хата җибәрдем. Болай бар да яхшы. 

-Кәефең бик нык кырылдымы, Радик?

-Әзрәк төште инде кәеф. Күптән җиңелгән булмагангадыр. II урында басып тору алай ук рәхәт булмады. Ярар, нишләтәсең, шулай язган инде. Аллага шөкер, имгәнүләрсез көрәштек. Исән-сау кайтып та җитә алсак, бар да яхшы була.

-Иртәгә, 25 апрельдә, Казанда билбау көрәше буенча Россия чемпионаты да башлана бит әле.

-Төрекмәнстанга өченче көн киткән идек. Иртәгә кайтырга чыгабыз. Россия чемпионатына җитешәбез, анда да көрәшәчәкбез, Алла боерса. 

-Көтәбез, Радик! Хәерле очышлар булсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading