16+

Илмир ГӘБДРИЕВ: «Елына 365 көн эшлим»

Кайбер кешеләрнең исеме җисеменнән алдан йөри. Героем Илмир Гәбдриев исеме Балык Бистәсе районында таныш. 1000 гектар җирле гаилә фермаларын җитәкләүче хуҗаны эшчеләре, шаяртып, «Себер бае» дип йөртә.

Илмир ГӘБДРИЕВ: «Елына 365 көн эшлим»

Кайбер кешеләрнең исеме җисеменнән алдан йөри. Героем Илмир Гәбдриев исеме Балык Бистәсе районында таныш. 1000 гектар җирле гаилә фермаларын җитәкләүче хуҗаны эшчеләре, шаяртып, «Себер бае» дип йөртә.

Гәүдәсенә күрә эше, хезмәтенә күрә ашы
Без ял итү конторасына килеп кергәндә, хуҗа зур өстәл артында эшчеләренә шашлык әзерләп ята иде. Нәкъ мин күз алдыма китергәнчә баһадир гәүдәле, көр күңелле кеше булып чыкты Илмир абый.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1998 елдан эшли башлаган икән ул.
- Быел уналтынчы ел иген чәчәбез, - ди. - Колхозлар бетә башлаган чор иде. Алай да, колхоз рәисе безгә тиешле гаилә пай җирләрен бирәсе килмәде. Ул вакытта үз җирләрен рәсмиләштерергә җыенучылар иң төп дошман иде күмәк хуҗалык җитәкчеләренә. Хакимияткә җир сорап килгәч, җир алыр өчен авыл хуҗалыгында эшләрлек белем кирәк дип, мине кире бордылар.
Ләкин Себердә чыныккан Илмир абый бу каршылыкларга бирешми. Заманында абыйсы колхозда инженер булып эшләгән. 16 гаиләнең пай җирен аның исеменә яздырып, кыр эшенә тотына алар.
Әлбәттә, һәр эшне башлаган вакытта беренчел капитал кирәк. Менә шунда Себердә эшләп кайткан акча ярдәм итә дә инде. Аларга өстәп «Себер бае» өч «Белорус» тракторы, ике йөк машинасы алып кайта. Ләкин әле ул да эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә җитми, Түбән Камадагы өч бүлмәле фатир да шуңа кереп китә. Эшне башлап җибәрү өчен металлоломнан җыелган чәчү җайланмасы да кул астына керә.
Колхозлар таркала башлагач, Тегермәнлек авылы колхоз рәисе аларга тагын халыкның 200 гектар пай җирләрен бүлеп бирә. Хәзергә кадәр кулланылган җирләре өчен Гәбдриевләр халыкка аренда бәясен түли.

Киңәшле эш таркалмый
Тора-бара хуҗалар да тәҗрибә туплый, ферма да хәлләнеп китә. Колхоздан бушап калган складларны сатып ала башлый алар. 2004 елларда Донурай җирләренә киләләр. Шулай итеп, Гәбдриевләр гаилә агрофермасында хәзергесе көндә 1000 гектарга якын җир бар.
Бар җирдә дә өлгер Илмир абый үз эше өчен файдага булган бер генә дәүләт программасын да игътибарсыз калдырмый.
- 2011 елда гаилә фермасы программасы буенча 1 миллион сумлык акча алдым. Шул акчага мал-туарларга ферма, эшчеләргә ашханә салып чыктык. Дәүләт ярдәмендә фермага илткән 250 метр юлны бетон белән яхшылап эшләдек, электр энергиясе суздык, - дип уртаклашты ул үзенең эше белән.
Бүген алар фермасында 50 баш сыер бар.
- 1 тоннага якын сөт сатабыз, - ди хуҗа.
Ферма янында торган техника өр-яңа. Чәчү башлангач иске-москыны ямаганчы, төзек техникага таянып эшләүне кулайрак күрә алар. Президент программасы буенча ярты бәягә «КамАЗ» машинасы сатып ала. Гаилә фермерларын күтәрү буенча алып барган төрле оешмалар ярдәмендә печән күбәләргә өч пресс сатып алганнар.
Илмир абый фермаларының һәр үсешен, һәр казанышын тәмләп, яратып сөйли. Аның җир кешесе икәне шуннан күренә.

Себер себер инде ул...
- Себер себер инде! Себердә зур акча дип, миңа да Себер «җене» кагылды. Армиядән кайту белән - 1989 елда шул якларга китәргә тәвәккәлләдем, - дип искә ала яшьлеген Илмир абый.
Ерак җирләргә бәхет эзләп чыгып киткән егет Себергә илткән поезд белән иң соңгы тукталышка кадәр бара.
- Элек Себер бае дигәннәренә ачуым килә иде. Үзегез барып 40 градуслы салкында эшләп карагыз дип әйтә идем. Хәзер кушаматыма да ияләштем инде, - ди үзе.
Себер якларында ул нефтьчеләрдә шофер булып эшли. Якын булса да торган җир, сагындыра туган җир, дип тикмәгә генә әйтми инде халык. Чит җирләрнең ачысын да, төчесен дә татып, 10 елдан соң туган авылына кире кайта.

Барысы да Ходайдан тора
- Авыл хуҗалыгы акча эшләү өчен иң авыр өлкә. Монда барысы да синнән һәм Аллаһы Тәгаләдән генә тора. Син бар акчаңны, хезмәтеңне шушы җиргә салырсың, ә ул керем китермәскә мөмкин. Бу бизнеста гарантия юк. Һава торышының да үз капризлары бар бит. Быелгы тамашаны гына карагыз сез?! Иген уңмады инде. Яңгыр яумагач, башаклар серкәләнмәде. Ярый әле печән бераз күтәрелеп китте, - дип көрсенә хуҗа.
Җир эшенең җаен белеп эшләргә кирәк бит аның. Илмир абыйның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур инде. Комбайннарны уру-сугу эшенә бары төштән соң гына чыгара хуҗа. Кичке чык төшүгә эш туктатыла. Икмәк бозылмасын өчен, аңа бернинди дә чык тамчысы төшәргә тиеш түгел икән.
Илмир абый үз эшеннән канәгать. Кемгәдер эшләгәнче, үзеңә үзең хуҗа булуны кулайрак күрә ул. Ләкин авыл хуҗалыгы өлкәсендә бер зур минус бар.
- Елына 365 көн булса, шуның 365е дә эш көне санала. Авыл хуҗалыгында ял дигән сүз юк. Малларга гел күз-колак булып торырга кирәк, - ди хуҗа.
Илмир абый кырның һәр гектар җирен үз куллары белән эшкәртә, ул кырдагы һәр башагын белә. Йокысыз төннәрен, тир түгеп эшләгән хезмәтен шушы җиргә багышлаган бит ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading