16+

Иң алдынгылар чит ил машиналары белән бүләкләнде

“Дуслар җыелган җирдә”. Ничә ел инде рәттән туган авылым Буа районы Яңа Тинчәле авылында шундый исемле матур бәйрәм үтә.

Иң алдынгылар чит ил машиналары белән бүләкләнде

“Дуслар җыелган җирдә”. Ничә ел инде рәттән туган авылым Буа районы Яңа Тинчәле авылында шундый исемле матур бәйрәм үтә.

Вакыты да уйлап сайланган. 4 ноябрь - халыклар дуслыгы көнендә. Ара ерак дип тормый, төрле җирләрдән кайта бирегә авылдашлар. Кунаклар да күп җыела. Менә быелгысы аеруча истә калырлык, сокланырлык, хәтта үрнәк алырлык итеп узды.

Тырышып эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә итә белә авылдашларым. Җәен Сабан туена җыелган булсак, монысын, һич икеләнми, уңыш бәйрәме дип атау ялгыш булмас. Ә уңышны, чынлап та, мул биргән быел авылымның ипигә ягып ашарлык кара туфраклы җирләре. Бөртеклеләрнең гектарыннан 59 центнер! Район буенча иң зур күрсәткеч дип горурланды тинчәлеләр. Ләкин җир тир түкми, тырышмый гына бирми ул уңышны, үзен яраткан, кадерләгән кешеләргә генә ача ул мул уңыш серләрен.  Шөкер, авылыбызда андый егетләр байтак. 

11 фермерыбыз бер-берсе белән ярыша-узыша эшлиләр туган як кырларында. Хезмәттә генә түгел, яхшылык эшләүдә, игелек кылуда да. Егетләр туган җир кадерен дә, хезмәт кешесенең дә бәһасен белә торганнар. 

Фәнис Шәрәфетдинов аеруча тырыш, бик тә игелекле. Үтә дә юмарт егетебез үз хуҗалыгында көнне төнгә ялгап эшләгән 2 механизаторына Япониядә эшләнгән “Тойота Камри” машиналары бүләк итте. Ә лаеклы ялдагы хезмәткәренә үзебезнең “Нива”ны. Ачкычын авылыбызның иң мәрхәмәтле баласы Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллинның тапшыруы да символик мәгънәгә ия. Димәк, Фәнис яхшылык эшләргә, авылдашларын сөендерергә аңардан өйрәнгән, аннан үрнәк алган. Быел авылыбызда гөрләгән Сабан туеның да төп иганәчәсе Фәнис булган иде. Ә инде Радик Рәүф улының туган авылына эшләгән яхшылыкларын санап кына бетерерлек түгел. Һәрбер урамдагы асфальт юллар, тирә-ягы гөлләргә күмелгән чишмә, “Бердәмлек” паркы, яңартылган мәктәп мәчет биналары, ел саен гөрләгән сабан туйлар...  болар бик азлары гына. Яшьләре — аңа рәхмәт әйтеп, өлкәннәре — дога кылып, каладан калышмаган салада яши бүген авылдашларым. ...

— Республикабыз уңышларында авылдашларыбызның өлеше бар. Бу зур шатлык һәм горурлык, - диде Радик Рәүф улы, киң елмаеп.

Министр үзе сәхнәдә гади механизаторга затлы чит ил машинасының ачкычын тапшырганда бик күпләр: “Мин дә кайтам туган авылыма. Басуда иген игәм!” - дип уйлап куйгандыр. Эһ, шулай булсын иде дә. Бай тарихлы, данлы үткәнле, матур бүгенгеле Яңа Тинчәлемнең якты киләчәге дә булсын иде! Хәер, мондый бәйрәмнәр дә туган авылымны яратучы игелекле балалары тарафыннан нәкъ шул максат белән оештырыла бит инде. Киткәннәр читтә каңгырап йөрмәсеннәр дип. Хезмәт сөючеләргә бәхетне туган җирдә дә табып булганын күрсәтер өчен.

Бәйрәмдә Пермьнән килгән “тайга кызы”, авылыбызның яраткан килене озак еллар мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укыткан, дистә еллар директор дилбегәсен дә тоткан Сәфинә апа Алиуллованы да чәчәкләргә күмделәр.

—  Мин гади мөгаллим генә бит, - диде ул дулкынланудан күз яшьләрен сөртеп. Гади хезмәт кешесен, үз эшенең остасын зурлар, данлар вакыт җитте.
“Икмәк булса. Җыр да була” - диләр. Җыр-бию дә мулдан булды ул көнне. Уңган-игелекле авылдашларымны бәйрәм белән котларга эстрадабызның иң якты йолдызлары Ришат Төхфәтуллин һәм Алия Карачуринаның төркеме кайткан иде. Сәхнәне дер селкетте алар.

”Игелекле җаннар иле син, авылым, Яңа Тинчәле!” - дип сөенеп язган идем мин бер шигыремдә авылдашларыма олы рәхмәтемне җиткереп. Дөрес язганмын, алар моны һәрдаим исбатлап тора. Исән генә булсыннар! Кайтыр өчен һәркемнең дә туган авыллары исән булсын!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Йолдыз, рәхмәт яусын! Авылыбызны, аның уңган- булган ул-кызларын мактап язган мәкаләләрең өчен. Эйе, күпләр үрнәк алырлык итеп эшли дә, яши дә, ял да итә белә авылдашлар. Шушы бәйрәмнәрне оештыручы асыл егетләребезгә барчабызның рәхмәте үзләренә меңе белән төшсен. С. Алиуллова.

    Мөһим

    loading