16+

Иртәдән кичләргә кадәр Яңгырый хезмәт җыры...

Басу-кырларда Сабан туе диярсең: авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр алны-ялны, көнне-төнне белмичә эшли дә эшли, трактор-машиналар тузан туздыра-туздыра басу-кырларга ашыга. Чәчәләр, тырмалыйлар, ашлыйлар... Агрономнарның кырлардан кайтып керми торган чагы. Халыкның, язның бер көне ел туйдыра, дигән сүзләре һәрвакыт кү­ңелләрдә йөри. Бер генә көнне, бер генә сәгатьне дә бушка үткәрергә ярамый. Чәчү...

Иртәдән кичләргә кадәр Яңгырый хезмәт җыры...

Басу-кырларда Сабан туе диярсең: авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр алны-ялны, көнне-төнне белмичә эшли дә эшли, трактор-машиналар тузан туздыра-туздыра басу-кырларга ашыга. Чәчәләр, тырмалыйлар, ашлыйлар... Агрономнарның кырлардан кайтып керми торган чагы. Халыкның, язның бер көне ел туйдыра, дигән сүзләре һәрвакыт кү­ңелләрдә йөри. Бер генә көнне, бер генә сәгатьне дә бушка үткәрергә ярамый. Чәчү...

Альберт Фатыйхов, Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе:
- Хәзерге вакытта чәчү эшләре бөтен куәтенә бара. Төп өлеше инде тәмамланып та килә. Аллага шөкер, орлыгы да җитәрлек, ашламасы да бар, ягулык та алдык. Бөртекле культураларны быел барлыгы 19 мең 600 гектарда чәчәргә ниятлибез. Шуның 14 меңе инде чәчелде - бу 71 процент эш тәмамланды дигән сүз. Басу-кырларның күп өлешен язгы бодай алып тора, аннан арпа, борчак килә. Уҗым культуралары исә 9 мең 200 гектар мәйданны били. Аларны да инде тырмалап бетердек. Көн яктырганнан алып караңгы төшкәнче эшлибез. Бөртекле культураларны чәчү эшен шушы көннәрдә төгәлләрбез, мөгаен. Һава торышы гына аяк чалмасын. Аннары инде азык культураларын - кукуруз, көнбагышны һәм башкаларны чәчүне тәмамлыйсы гына кала...
Рифкать Камалетдинов, Балтач районы Карадуган җирлеге «Игенче» хуҗалыгының баш инженеры:
- Чәчү эшләре яхшы бара. Дөрес, яңгырлар вакытында бераз эшне туктатып торырга туры килде инде. Әмма яңгыр яуганга сөендек кенә, ул да бик кирәк иде. Хәзер менә җир дә тулысынча өлгереп җитте. Көннәр дә җылытып җи­бәрсә, гел дә әйбәт буласы. Бөртекле культуралар исә барысы да алдан билгеләнгән план буенча чәчелә. Хәзер менә арпа, бодай, борчак чәчеп мәш киләбез. Бөтен көч басу-кырларга, чәчүгә бирелә: көне-төне эшлибез инде. Хуҗалык рәисе Булат Зыятдинов барысын да - орлыгын да, техникасын да алдан ук хәстәрләп куйды, булдырды - ул яктан тоткарлыклар юк. Атна-ун көн эчендә чәчүне бетерергә уйлыйбыз, Алла боерса.
Радик Закиров, Актаныш районы Яңа Әлем авылы «Башак» хуҗалыгының баш агрономы:
- Бүгенге иртәгә арпаны чәчеп бетерәбез. Аннан соң бодайга тотыначакбыз, аннары инде кукуруз, карабодай, рапска да чират җитә. Орлык, ягулык җитәрлек, эшләргә дә эшләргә генә. Җир дә, шифалы яңгырлар явып узгач, тәмам өлгереп җитте. Чәчү эшләрен иртәнге сәгать алтыдан ук башлыйбыз, озынайтыл­ган сменада эшлибез. Тырмалау, культивацияләү эш­ләре исә тәүлек буена бара, анысын ике сменада башкаралар. Барлык чәчү эшләрен дә 20 майдан да соңга калдырмаска иде инде ният.
Наил Сабиров, Арча районы «Дусым» җаваплылыгы чикләнгән җәм­гыятенең директорлар советы рәисе:
Безнең хуҗалыкта җирләр бик соң өлгерә. Тырмалау эшләре инде тәмамланса да, чәчүне әле тулы куәтенә бара дип әйтеп булмый. Уҗым культураларына килгәндә, алар быел яхшы кышлаган. Быелгы ел зур өметләр уята, куанычлы, уңышлы еллар булыр дип уйлыйбыз. Атна башында явып үткән яңгырлар да җир өчен бик файдалы булды. Техника турында әйтсәк, барысы да әзер, яңа чәчү җайланмасы да көйләнгән. Гадәттәгечә, безнең шартларда чәчүне 20-25 майларга тәмамлый алсак, яхшы булыр иде.
Татарстан Республикасы буенча, соңгы мәгълүматларга караганда, язгы культуралар 49 процент мәйданда чәчелгән, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
PS. Апас районы, Татарстанда беренчеләрдән булып, язгы культураларны чәчеп бетергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading