16+

Кәҗә приюты ачкан Морат Сираҗин: «Бәтиләрне батыралар»

Югары Ослан районының атаклы фермеры Морат Сираҗин тарафларыннан «кайнар» яңалыклар берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Ел башында аңа ике «КамАЗ» чыршы китергәннәр, кәҗәләр өчен приют ачып җибәргән, шуның өстенә әле тагын йонлач дуңгызлар да асрый башлаган.

Кәҗә приюты ачкан Морат Сираҗин: «Бәтиләрне батыралар»

Югары Ослан районының атаклы фермеры Морат Сираҗин тарафларыннан «кайнар» яңалыклар берсе артыннан берсе килеп кенә тора. Ел башында аңа ике «КамАЗ» чыршы китергәннәр, кәҗәләр өчен приют ачып җибәргән, шуның өстенә әле тагын йонлач дуңгызлар да асрый башлаган.

Шушы хәбәрләргә ачыклык кертү ниятеннән, Морат Сираҗин белән элемтәгә кердек.

- Кәҗә тотучылар яңа туган бәтиләрне кирәкмәгән йөк буларак кабул итә, - дип сөйләп китте ул. - Хуҗа кешегә кәҗәнең сөте генә кирәк. Ә бәтиләр бөтен сөтне имеп баргач, хуҗаларга берни дә калмый. Кәҗә ике елдан гына сөт бирә башлый. Шуңа күрә бәтиләрне еш кына батырып үтерәләр. Гәрчә Европада ул диетик ит булып саналса да, безнең якларда базарда да, кибеттә дә кәҗә ите юк. Шул сәбәпле, былтыр алар өчен приют ачып җибәрдем. Кеше китерә тора, үземнекеләр белән бергә 70 башка тулды инде.

Морат Сираҗин сөйләвенчә, картлар кыш көне балалары янына шә­һәргә китә, шул сәбәпле кәҗәләрен карый алмый. Җәй көне кайтуын кайталар, әмма тулы канлы авыл кешесе буларак түгел, инде дачниклар булып кына яшиләр. Шунлыктан ел әйләнәсе терлек асраучылар кимегәннән-кими.

- Кешеләр, малны бетереп, үзләрен бәхетле хис итә башлый, «моңа кадәр юләр булганбыз икән», дип уйлыйлар. Ә мал булгач, син гел аларга бәйләнгән: ялың да юк, балаларың янына башка шәһәргә дә бара алмыйсың. 70 нче елларда хөкүмәт шәһәр белән авыл халкын тигезләде. Ә хәзер авылларда, шәһәрдәге сыман, беркем бернәрсә асрамый, - дип фикерләре белән бүлеште фермер.

Яңа елдан соң Морат Сираҗин хуҗалыгына ике «КамАЗ» чыршы китергәннәр. Бу хәл болай булган: ике эшкуар, арендага бина алып, сатуга дип шунда күп чыршы кайтарганнар, әмма сата алмаганнар. Шуңа да яшел чибәркәйләрне, әрәм итмәс өчен, фермерга китергәннәр.

- Чыршыларның сатылмыйча калуын ике нәрсәдән күрәм: йә халык ярлыланган, йә дини күзаллаулары ныгыган... Мөселманнар да, христианнар да Яңа ел бәйрәмен танымый. Татарларда чыршы Нардуган бәйрәмендә генә куелган. Ул кешеләрнең сырхауларын үзенә ала, дип ышанганнар. Халык, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөреп, аны яндыра торган булган. Хәзер бу гадәт онытылды инде. Миңа чыршыларны туралган килеш китерделәр. Аларны хәзер кәҗәләремә, сарыкларыма, дуңгызларыма бирәм, - диде әңгәмәдәшем.

Югары Ослан фермеры азык‑төлек калдыкларын да кабул итәргә әзер. Әйтик, банан, әфлисун, мандарин кабыгы сарыклар өчен иң тәмле сый икән.

- Кешеләр ризык калдыкларын ташлый бит хәзер, ә коммунистлар чорында, һич югы, һәр подъезд янында аның өчен махсус чиләкләр куела иде. Мин бит әле венгер мангалицасы дигән токымлы йонлач дуңгызлар тота башладым. Алар заманында безнең җирлектә дә яшәгән. 922 елда Болгарга килгән гарәп илчесе Ибн Фадлан бөтен кешенең йонлач дуңгыз асраганын язып калдырган. Мин шуларны кире кайтардым, - дип сөйләде Морат әфәнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading