16+

Казанда берничә мәктәп читтән торып укуга күчкән

Казан хакимияте ике мәктәпнең 30 ноябрьгә кадәр «дистант» ка күчүен раслады.

Казан хакимияте ике мәктәпнең 30 ноябрьгә кадәр «дистант» ка күчүен раслады.

Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Телеграм-каналларда Казанның ике мәгариф учреждениесе — «Салават Күпере» торак районындагы 182 нче лицей һәм Киров районының 135 нче мәктәбе — дистанцион укытуга күчүләре турындагы хәбәрләрне раслады.

Хәбәрдән күренгәнчә, белем учаклары 30 ноябрьгә кадәр мәктәп укучыларын хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы таралу сәбәпле дистанцион технологияләр кулланып укыталар. Лицейда барлыгы 13 авыру очрагы ачыкланган, 135 нче мәктәптә-11. Гомумән алганда, әлеге учреждениеләрдә 3,8 меңнән артык бала белем ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading