16+

“Кабак бик уңды, ә бәрәңге уңышы былтыргыдан начаррак”

Лаеш районының Габишево авылында яшәүче Дания апа Вәлиеваның бакчасында быел кабаклар бик уңган.

“Кабак бик уңды, ә бәрәңге уңышы былтыргыдан начаррак”

Лаеш районының Габишево авылында яшәүче Дания апа Вәлиеваның бакчасында быел кабаклар бик уңган.

Ел да шушы сортны утыртам, моның кадәр зур булып үскәннәре юк иде әле, ди ул. Сортының исемен хәтерләми, кайчандыр кибеттән сатып алган орлыктан үскән кабакларның төшләрен кышка әзерләп куя икән.
– Кабак бик тәмле, сап-сары эчле. Аңардан бәлеш тә ясыйбыз, боткасын да пешереп ашыйбыз. Анысын бигрәк тә яратам инде. Дарчин сибеп, сыер мае белән дә пешерәм. Кышка суыткычта да катырам, – ди ул.

Бакчада эшләр беткәч, кабак бәлеше пешереп, туганнарын чакырмакчы. Коронавирус барлыкка килгәннән бирле очрашып-күрешкән дә юк, кунакларга йөрү тукталды, кеше кешегә керми дә башлады, ди Дания апа.
Без шалтыратканда бакчада бәрәңге ала иде. Бәрәңгесенең сабаклары корып кипкән икән инде. Уңышы әйбәт, Аллага шөкер, әмма былтыргыга җитми инде, узган ел бик әйбәт булды, ди Дания апа. Араларында ваграклары да, черекләре дә күренә икән.

Дания апа кошчылык фабрикасында бригадир булып эшләп пенсия чыккан. Лаеклы ялда иркенләп бакча эшләре белән мәшгуль. Бакчасында җиләк, алма, чия, слива, груша үсә. Кыяр белән помидорлар да күп булган.
– Алган уңышларыбызның рәхәтен күреп, исән-сау ашарга язсын. Иң мөһиме – авыртмаска, – дип саубуллашты бакчачы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading