16+

Кабакның да үз бәйрәме була

Бәйрәмнәрнең ниндие генә юк бездә хәзер. Заманага карап та үзгәрә бугай алар. Элек Сөмбелә уздырсалар, хәзер Кабак бәйрәм ясап данлана.

Кабакның да үз бәйрәме була

Бәйрәмнәрнең ниндие генә юк бездә хәзер. Заманага карап та үзгәрә бугай алар. Элек Сөмбелә уздырсалар, хәзер Кабак бәйрәм ясап данлана.

Бердәм сайлау көнендә сабалылар, әнә, тавыш биреп кайтканда матур бәйрәм тамашасында катнашкан.

Бу хакта безгә Розалия ханым Мөхәммәдиева хәбәр итте. Бәйрәмнең ничек матур икәнне аңлатыр өчен фотолар да җибәрде. Дөресрәге, үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Ул бик күп еллар мәктәптә биология фәннәре укыткан мөгаллимә. Бу бәйрәмгә ул кабак үстереп кенә түгел, шигырь язып та алдан ук әзерләнә. “Саба дулкыннары” радиосының һәм район газетасының штаттан тыш хәбәрчесенең (соңгы араларда безнең Шәһри Казан» газетасы белән дә якыннан дуслашты) кулында һәрвакыт каләм. Ул аның белән шигырь юллары да тезә, мәкалә дә яза. Менә кабак бәйрәменә дә бу тыйнак яшелчәнең файдалы үзлекләре турында олысы да, кечесе дә аңларлык итеп шигырь язган. Халык авыз иҗатын яраткан, аны берәмтекләп җыйган һәм өйрәнгән кеше дә ул. Шуңа илһам еш килә аңа, ул аны халыкның үзеннән ала. Тырышлыгын күрәләр. Һәр ел саен бу бәйрәмнән грамоталар, бүләкләр алып кайта.

Розалия ханым Мәскәүнең Халык Казанышлары күргәзмәсенең алтын медаленә дә ия булган кеше. Анысы да шул кабак аркасында. 1999 елда укучылары белән бергәләп үстергән булган алар бу гигант 72 килолы кабакны. Сабада узган быелгы бәйрәм дә тырыш укытучыга шушы матур мизгелләрне исенә төшергәндер.

27 ел үз укучыларына табигатьне яратырга, аны сакларга кирәк икәнлеген аңлаткан мөгаллим “Ел укытучысы” исемен, дә грантлар да алган. Ләкин иң мөһиме аның өчен ул бүләкләр түгел. Ә үз укучыларының аның дәресләрен онытмый үз тормышларында куллануы. Менә бүгенге бәйрәмдә дә кая карама аның укучылары. Ә бу утыз елга якын балаларга белем биргән, хөрмәткә лаек мөгаллимәгә кабак бәйрәме тәэсирен арттыра, хатирәсен ел буена җитәрлек итә. 

Йолдыз ШӘРАПОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading